Габдулла Тукай. Веселая охота (Перевод Виктора Лунина)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Күңелле сәхифәләр» (1910) на русский язык.
У охотника
Непосильный труд:
Зверя ищет там,
Птицу ищет тут.
На заре и днем —
Целый день бегом.
Льется пот со лба
Проливным дождем.
Утка в небесах…
Ну скорей, скорей!
Подними ружье.
Что ж ты медлишь? Бей!
Выстрел. Треск и гром…
Не попал. Увы!
Шляпу сорвало
Ветром с головы.
Утки след пропал.
В шляпу я попал,
Для того ли я
Шляпу покупал?
Ранил шляпу я
И понес домой.
Стали хохотать
Люди надо мной.
Ну и пусть! Зато
К голове в жару
Будет ветерок
Попадать в дыру!
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Күңелле сәхифәләр
Бакчы аучыга,
Кош аулаучыга:
Шактый читен эш —
Арый, талчыга.
Йөгрә дә чаба
Кич-иртә бердәй;
Маңлайдан ага
Тирләр яңгырдай.
Очадыр үрдәк, —
Тизрәк бул, тизрәк:
Китмәсен ерак,
Ат мылтыкны, ат!
Атты, шарт итте,
Каты җил чыкты,
Эшләпә җилгә
Очты да китте.
Үрдәк югалды,
Эшләпә калды;
Мескен эшләпә
Җәрәхәтләнде.
Аттым мин кошка,
Китмәде бушка:
Алып кайтамын
Мәҗрух эшләпә.
Көлсә көләрләр
Кешеләр, күреп;
Тишекләреннән
Җил торыр өреп.
Мәҗрух – яралы.
(«Күңелле сәхифәләр». — «Күңелле сәхифәләр» («Мәктәп мөкяфәте», 4 нче китап) исемле җыентыкта басылган. Текст шуннан алынган. 16 битлек бу китап төсле рәсемнәр белән бизәлеп, балалар зәвыгына туры килерлек итеп эшләнгән. (Күңелле сәхифәләр. Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910. «Теркәү дәфтәре»ндә «Күңелле сәхифәләр»нең дөньяга чыгу вакыты «1910 ел, 12 апрель» дип күрсәтелгән. Искәрмәләрдә «Күңелле сәхифәләр» (1910) дип күрсәтелә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).