Габдулла Тукай. Весна («Пиши, ясней пиши, перо…») (Перевод Равиля Бухараева)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Яз («Тыныч торма...»)» (1907) на русский язык.
Пиши, ясней пиши, перо, и пробуждайся ото сна,
Ведь на земле уже давно весна, лучистая весна!
Пиши, перо мое, пиши, хоть пару строчек напиши,
Чтоб на бумагу перешли волненья сердца и души.
Уже вокруг журчат ручьи весенней радостной поры,
Туман восходит над землей, восходят синие пары…
Они сгущаются, как дым, и взору чудится тогда,
Что заволакивают мир туманы Страшного суда…
Льды воскресают и плывут, несомы черною рекой,
Дробясь, сшибаясь, рвутся вдаль, могильный позабыв покой!
Внезапно кажется тебе, что в судный час со всех концов
На сборище воскресших душ стремится войско мертвецов,
Что вдруг тряхнул рогами бык и землю удержать не смог,
Что света божьего конец вдруг протрубил могучий рог,
Что все усопшие спешат к порогу Страшного суда:
Какие — в рай, какие — в ад, и неизвестно, кто куда!
Вселенную в зловещий час объемлют ужас и испуг,
Повсюду страшный шум и гам, перемешалось всё вокруг!
Природа в этот грозный миг теряет вид привычный свой,
Как на закате облака — даль стала жуткой и рябой…
Но вскоре истинный свой цвет находят небо и земля,
Готовь зерно, паши и сей, работай, душу веселя!
И солнце сеет с высоты лучи горячие свои,
И прояснился наконец печальный, темный лик земли.
В напрасной ярости зима уходит в стуже и снегах.
И шелковистая трава зазеленела на лугах.
Так обновляется всегда готовый к праведным трудам,
Так воскресает люд земной, чьи предки Ева и Адам.
Так с наступлением весны я размышляю ясным днем —
То о кончине я грущу, то восхищаюсь бытием.
(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель. — 1988. — 432 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Яз («Тыныч торма...»)
Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!
Тагын җитте мөнәүвәр яз, аяз яз.
Яза күр, и каләм, яз, гәрчә аз-аз,
Дәһ булсын, әйләсен дил иһтизаз, яз.
Эрергә башлады бозлар вә карлар,
Томаннары чыктылар җирдән вә парлар.
Төшерә искә язның бу томаны
Дөханы ахыр — ахыры заманы.
Кисәктән җанланып, бозлар агалар;
Чабалар, берсене берсе кагалар.
Белерсең син боларның мәхшәре дип,
Бу бозларны — үлекләр гаскәре дип;
Өрелмеш дип белерсең санки мөгез,
Вә яки мөгезен селкеткән үгез.
Болар әллә бара дәһшәтле судка,
Беленми: кайсы — җәннәт, кайсы — утка.
Бу галәмне тота бертөрле каушау.
Бөтенләй болганадыр, килә шау-шау.
Бөтен сахра гарип төсләр аладыр,
Болыт төсле ала булып каладыр.
Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир,
Чәч орлык, сөр сабан инде, бу — чын җир.
Кояш та җып-җылы нурлар сачадыр,
Күңелсез җир йөзе күңлен ачадыр.
Китә, саубуллаша кыш зәмһәрире,
Чыга җиргә яшел чирәм хәрире.
Терелә, җанланадыр халкы галәм,
Яңара халкы Хаува, халкы Адәм.
Шулай шул: уйлата яз төрле якны,
Димәк ки — бер мәматны, бер хәятны.
Мөнәүвәр — нурлы, якты.
Әйләсен дил иһтизаз — күңел дулкынлансын.
Дөханы ахыр — ахыры заманы — заман ахыры җитүен белдергән актыккы ут-төтен.
Мәхшәр — динчеләр уенча кыямәт (дөнья беткән) көндә яңадан терелгән кешеләрнең җыелу урыны һәм вакыты.
Санки — әйтерсең лә, гүя.
Зәмһәрир — суыклык.
Хәрир — ефәк.
Халкы галәм — дөнья халкы.
Мәмат — үлем.
Хәят — тормыш, тереклек, яшәү.
(«Яз («Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!»)». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 апрель (4нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылып чыккан. «Ахыры бар» дип куелган. Текст шуннан алынган.
Өрелмеш дип белерсең санки мөгез — Исрафил фәрештәнең сур өргәне күздә тотыла.
Халкы Хаува, халкы Адәм — Адәм пәйгамбәр белән Хаува нәселе, ягъни җир халкы.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).