Габдулла Тукай. Во время грозы (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Яшен яшьнәгәндә» (1911) на русский язык.
Ты не пугай меня, Аллах, грозой,
Я молний не боюсь, стою живой!
Как ни грози грозой, мой ясный день
Я оплатил страданьем и слезой.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Яшен яшьнәгәндә
Куркытма син, Алла! Яшен белән,
Барыбер мин куркъмыйм, яши беләм!
Куркытсаң да куркъмыйм, аязымны
Сатып алдым аһым, яшем белән!
(«Яшен яшьнәгәндә». — Г.Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, беренче тапкыр Өчтомлыкның 2нче томында (1930) басылган. Шигырьнең оригиналы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсе архивыңда Г.Тукай фондыңда саклана (9 ф., 1 тасв., 1 эш, 1 б.). «Гъ.Т. 26 июнь, 11 сәнә» дип куелган.
Текст кулъязмадан алынган. Бу шигырь «Ялт-йолт» журналының рәсми редакторы Әхмәт Урманчиевның өендә сакланган Г.Тукай кулъязмалары арасыннан чыккан. Кулъязмада шигырьнең исеме янында ук «Исерек вакытымда язылган» дигән искәрмә дә бар. Ф.Сәйфи-Казанлы аны «Исерек чагында язылган» дип укыган һәм, тексттан аерып алып, томның аңлатмалар һәм искәрмәләр өлешенә урнаштырасы иткән. Аннаң соңгы басмаларда исә бу искәрмә турында бер сүз дә әйтелми. Факсимилесен биргәндә дә ул сүзләрне (Г.Тукайның үз искәрмәсен!) төшереп калдыралар. 1985 елгы томда гына факсимиле, ниһаять, тулысы белән бирелә, ә басма тексты эчендә исә ул китерелми. Күрәсең, бу сүзләр Г.Тукай образына – сөекле шагыйребез образына тап төшерү дип уйлангандыр.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).