Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Вступающим в жизнь (Перевод Наиля Шамсутдинова)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Гомер юлына керүчеләргә» (1910) на русский язык.

Я знаю, дети, как тоска вас на занятиях томит,
Как бремя школьного труда вас, без сомненья, тяготит.

Бывало, так и я скучал в далеком детстве, вздох тая,
И в поиске иных дорог металась тщетно мысль моя.

Прошли «тяжелые года». И вот мечта моя сбылась:
Я повзрослел, и школьный мир вдруг надо мной утратил власть.

Открылись вольному пути: подумал я, во вкус входя, –
Вот радость! Жизнь передо мной, и с ней теперь натешусь я.

0, как я буду петь, играть, смеяться и шутить с судьбой,
Долг за «неволю» школьных лет, поверьте мне, верну с лихвой.

Пошел я жизненным путем: мне все преграды нипочем!
Но ни свободы, ни утех не вижу на пути своем.

Я не могу идти! Увы, нет радости в таком пути,
И ноги ноют, как на грех, отказываются идти.

А призрак счастья манит вдаль и властно требует спешить…
Но средь ошибок и потерь я все ж познал, что значит – «жить».

Жить — неустанно мир творить, искать, труда не прерывать,
И в прилежании своем позора лености не знать.

И каждый должен жизнь пройти по самой трудной из дорог,
Творцу, народу своему исконный возвращая долг.

Я счастлив тем, что я могу идти по этому пути,
Ведь самый верный в мире – он! Я только им хочу идти.

Но если вдруг устану я, запнусь, уже готов упасть,
Разочарованно вздохну на полпути остановясь,

Я тотчас вспомню светлый класс, своих наставников, друзей,
И к школьным дням помчусь стремглав на крыльях памяти моей.

Вновь о «неволе» школьных лет тоской душевною горю;
«Зачем я вырос, стал большим?» – с тяжелым вздохом говорю.

Зачем мой школьный мир святой далек, вздыхай иль не вздыхай?
Зачем я больше не Апуш, зачем зовусь большой Тукай?



(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Гомер юлына керүчеләргә

Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер,
Аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер.

Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә, һәм шунда
Очып эзли иде фикрем азатлык анда да монда.

Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде.
Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде.

Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм:
«Менә шатлык миңа, – дим, – мин хәзер тормыш белән уйныйм.

Шаярырмын, теләрсәм нишләрем, уйнар, көләрмен, – дим, –
Бөтен мәктәптә тоткынлыкларым бурчын түләрмен», – дим.

Кереп киттем гомер юлына... Әллә мин йөри белмим?
Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим.

Барып булмый. Ирексез тукталамын юлда кайчакта, –
Каты сызлап, бу юлымда аяклар йөрмидер хәтта!

Йөреп мин, шатлык эзләп бу гомер юлында акрынлап,
«Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап:

Гомер итмәк – тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми,
Гаталәт хурлыгын асла үзеңә ихтыяр итми.

Тиеш имеш үтәргә изге юлда бу гомер барсы
Түләү берлән бурычны Тәңремә һәм халкыма  каршы.

Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.

Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам,
Гомер юлында бер мәүкыйф ясап алмакны уйлансам,

Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында,
Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.

Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,
«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, – дим. –

Нигә, – дим, – изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»



Гаталәт ялкаулык.
Асла
һич тә.
Мәүкыйф
тукталыш, туктап ял итү урыны.
Итәм дәрхаль тәвәкъкыф
шунда ук тукталам.
Хатиратында
истәлекләрендә.
Тәхаттырлар
истәлекләр.
(«Гомер юлына керүчеләргә».
 «Йолдыз»ның 1910 елгы 16 май (540нчы) санында, «Позняковка тәкълид» икәнлеге күрсәтелеп, «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Язылу датасы «12 нче май, 1910 сәнә» дип куелган. Текст «Күңел җимешләрен»нән (1911) алынган. Шигырь рус шагыйре Н.И.Позняковның (1856-1910) «В жизнь вступающим» әсәреннән файдаланып язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз