Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Забавный ученик (Перевод Рувима Морана)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кызыклы Шәкерт» (1910) на русский язык.

— Ну давай, Акбай, учиться! Сядь, дружок, на хвостик свой!
Смело стой на задних лапках! Чур, не падать, прямо стой!

— Ах, зачем меня ты мучишь? Я совсем еще щенок,
Мне всего недель двенадцать… Не хочу учить урок!

Отпусти меня, не надо! Прогуляться я хочу.
На лугах, на мягкой травке поваляться я хочу.

— Глупый песик! Нужно к делу приучаться с малых лет,
Ремеслом не овладеешь, если будешь стар и сед!



(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Кызыклы Шәкерт

— Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!



(«Кызыклы Шәкерт». — «Күңелле сәхифөлөр»дә (1910) басылып, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз