Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Жалоба (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Читен хәл» (1911) на русский язык.

Для чего было родиться мне на свет?
Сколько этой горькой жизни пить шербет?!

Обращается жизнь, нету ей конца! –
Облегченья от зимы и летом нет.

Где пристанище последнее найду?
Устал. Наступаю трижды в тот же след.

Скройся, солнце, ты, кровавое пятно!
Не стели мне белый саван свой, рассвет!

Наложил бы руки на себя, да грех.
Заболеть хотя бы что ли, так ведь нет!



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Читен хәл

Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм,
Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!

Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә! —
Җәй килә утлар чәчеп, син кышласаң.

Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем?
Җилкенәмен — бер басарга өч басам.

Каршыма чыкма, кояш, син — канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!

Катле нәфситсәм, Ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!



Мәүхыйф — туктый торган урын.
Катле нәфситсәм (нәфес итсәм) — үз-үземне үтерсәм.
(«Читен хәл». «Шура»ның 1911 елгы 17нче (1 сентябрь) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «14 июль, 1911 сәнә» дип куелган. Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз