Габдулла Тукай. Жениться – много думать не годится (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Өйләнү — түгел сөйләнү» (1910) на русский язык.
(из Иванова-Классика)
– Друг, посоветуй от души и честно:
Я нынче присмотрел себе невесту.
Что скажешь ты, когда бы мне жениться,
Устроиться как все, остепениться?
– Конечно, друг, женись без муки лишней,
Да ниспошлёт тебе любовь Всевышний!
– Так думаешь? Оно, быть может, так, конечно,
Когда бы дело обошлось успешно.
Жениться – ведь хлопот не оберёшься,
Как с ней потом, шайтаном, разведёшься?
Навеки связан по рукам-ногам. Напрасно
И глупо это: нецелесообразно.
– Так не женись, когда так глупо это,
И не проси ни у кого совета!
– Да так-то оно так, но, к горести великой,
Не быть бы ей такою луноликой!
Как ангел, улыбаясь пред тобою,
В объятия твои бросается стрелою.
Как можно всё стерпеть и не жениться?
Женюсь, смогу, быть может, насладиться.
– Тогда женись без робости и страха,
Да будет милость над тобой Аллаха.
– Так думаешь? Оно, быть может, так, конечно,
Когда бы дело справилось успешно.
Но если женолюб, красавец первый,
Мою дорогу перейдёт соперник,
Которого моя жена полюбит,
И в месяц все труды мои погубит?
– Так не женись, когда опасно это,
И не проси ты у меня совета!
– Нет, не женюсь. Слова прекрасны эти,
Но холостому трудно жить на свете.
Лежишь один, как льдина, на перине,
На этом свете, словно на чужбине,
Не отвлекаясь даже хоть отчасти.
Нет, это очень далеко от счастья!
Вот, если нынче сватов к ней заслать, я
Уже смогу попасть в её объятья.
В тепле её объятья молодого
Не надо больше счастья никакого!
– Тогда женись, друг, без мороки лишней,
Пусть даст тебе Аллах красивой жизни!
– А если, наподобие индюшки,
Окажется спесивой и бездушной
Она, достатку моему не рада,
Моих подарков будет ей не надо?
Нарядов дорогих ей будет мало,
И будет в том причина для скандала,
Одно имея на уме, и хуже –
Причиной станет разоренья мужа!
– Так не женись, когда так страшно это,
И не проси ни у кого совета!
– Да так-то оно так, но хочется мне просто
Родительского счастья и отцовства.
Когда дитя – какое умиленье! –
Бегом взбегает на твои колени
И лепетанием твой слух и дух ласкает,
Ах, выше, слаще счастья не бывает!
– Ну и женись, и не терзайся лишне,
Пошлёт отцовство, может быть, Всевышний.
– Оно, конечно, но когда пять-шесть их
По лавкам и углам – как прокормить всех?
Пот проливай, всю жизнь на них гни спину,
Час неровён, от этой жизни сгину.
– Так не женись, когда так трудно это,
И не проси ни у кого совета.
– Да так-то оно так, а если все поспеют,
Как земляника, вырастут, созреют,
На ум и силы опираясь, каждый
Сподобится хороших дел однажды.
Разбогатеют, может быть, и сладок
Присмотр их будет мне во дней остаток.
– Тогда женись, не сомневаясь лишне,
Покоя в старости пусть даст Всевышний.
– Да так-то оно так, а если всё напротив:
Умрёт жена, детишек малых бросив.
Пять или шесть их на руки и душу,
Ни дня, ни ночи, затыкай хоть уши!
Вот и дрожу я, и боюсь, товарищ,
Когда подумаешь и это всё представишь.
– Так чёрта ли жениться? Зная это,
Зачем ты просишь у меня совета?!
Одно скажу и добавлять не буду:
Женись, так мяса надо в день по пуду.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Өйләнү — түгел сөйләнү
(Иванов-Классиктан)
– Кара, иптәш, сиңа килдем киңәшкә:
Күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә.
Ни дирсең син, әгәр дә мин өйләнсәм,
Кеше төсле урынлашсам, көйләнсәм?
– Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Матур, якты гомер бирсен Ходаем.
– Шулай димсең? Шулаен ул шулай да,
Ярый ла эш барып торса уңайга.
Хатын алмак читен бит һәм мәшәкъкать,
Бер алгач, булмый бит, шәйтанны, ташлап.
Бөтенләй бәйләнә анда аяк-кул,
Җүләрлек ул – өйләнмәк, гайре мәгъкуль.
– Алайса, көчләми һичкем, өйләнмә,
«Киңәш бир дә киңәш бир», – дип сөйләнмә!
– Шулай димсең? Шулаен ул шулай ла,
Әгәр дә охшаса ул тулган айга!
Фәрештә күк көлеп алдыңда торса,
Вә, туптай, киң кочакка ул атылса!
Шулай булгач, ничек алмый түзәрмен, –
Алам мин, бәлки, рәхәттә йөзәрмен.
– Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Сәгадәтле гомер бирсен Ходаем.
– Шулай димсең? Шулаен ул шулай да,
Ярый ла эш барып чыкса уңайга.
Хатыннарны сөюче бер матур яшь
Минем ярны сөюдә булса көндәш;
Сөеп китсә хатын һәм ул җегетне,
Читен тормыш: бер айда бар да бетте!
– Алайса, көчләмәс һичкем, өйләнмә,
«Киңәш бир дә киңәш бир», – дип сөйләнмә.
– Өйләнмим, – дим, – «өйләнмим» – ул матур сүз;
Читен шул дөньяда тормак хатынсыз.
Ятасың боз кебек салкын түшәктә,
Гүя син бу җиһанга килмешәк лә!
Бүленми эш тә бер мәгълүм вакытка,
Бу хәлләр бик ерак, иптәш, бәхеткә!
Кәләшкә мин бүгеннән яучы салсам,
Озак үтми аның куйнына барсам,
Җылы куллар белән ул тәнне сарса! –
Бәхет шул, эзләмим мин башка нәрсә,
– Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Җылы, якты гомер бирсен Ходаем.
– Шулай ла, ул әгәр дә иркә булса?
Тәкәббер бер кабарган күркә булса?
Риза булмый минем тапкан табышка
Сәбәп булса һаман юк-бар тавышка?
Риза булмый минем алган киемгә,
Төшерсә ул кесә якны кыенга?
Ире кем? Баймы, юкмы, белми хәлен,
«Китер!» — дип дауласа зәңгәр вә алын?!
– Шулай, иптәш, алай куркъсаң, өйләнмә,
«Киңәш бир дә киңәш бир», – дип сөйләнмә.
– Шулай да бит ата булмак күңелле,
Бөтенләй шат итә ул хәл күңелне.
Балаң йөгреп менә алга «әти!» дип,
«Китер, әткәй, миңа мәммәм! тәти!» – дип.
Бу хәл, иптәш, җуатмасмы күңелне,
Бөтен рәхәт, хозур шунда түгелме?
– Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Әти булмак насыйп итсен Ходаем.
– Шулай да, соң балаң булса биш-алты,
Өең тулса шулардай һәм каралты?
Шуларны туйдырамын дип тирең түк,
Иел җиргә, дуга төсле, билең бөк.
– Алай булса, хатынсыз тор, өйләнмә,
«Киңәш бир дә фәлән бир», – дип сөйләнмә.
– Шулай да, ул балалар үссә бар да,
Әгәр дә җир җиләктәй пешсә бар да?
Таянып яшь гакылга һәм дә көчкә,
Керешсә һәрбере бер яхшы эшкә;
Баеп китсә алар шул эш юлында? –
Итәрләр тәрбия картлык көнемдә.
– Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Тыныч картлык насыйп итсен Ходаем.
– Шулай, ләкин кирегә ишсә язмыш?
Үлеп китсә хатын, күп тормый, яңлыш?
Биш-алты яшь бала калса кулыңда, –
Менә инде чокыр тормыш юлында!
Тынычлык юк аларның борчуыннан,
Колагың тык аларның чыр-чуыннан!
Менә, иптәш, бу эшкә аптырыйм мин,
Бу уйны уйлагач та калтырыйм мин!
– Алай булгач, куша чорт, һич өйләнмә,
«Киңәш бир», – дип йөдәтмә һәм сөйләнмә!
Диим бер сүз, бүтән бер сүз дә катмам:
«Хатын алсаң, кирәк ит көн дә батман!»
Гайре мәгъкүл – мәслихәт түгел.
(«Өйләнү — түгел сөйләнү». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 19нчы (15 декабрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Яшен ташлары»на (2) урнаштырганда 9, 41, 46, 71 нче юллар «Хатын алмак читен эш һәм мәшәкъкатъ», «— Алай булгач, өйлән син, чикмә ваем», «Сәбәп булса һаман юк кычкырышка», «Баеп китсә алар сәүдә юлында» дип үзгәртелгән. Текст «Яшен ташлары»ннан (2) алынган. Тукай бу шигырьгә «Иванов-Классиктан» дип куйган. «Классик» – А.Ф.Ивановның (1841-1894) псевдонимы. Әсәр аның «Советы» исемле 44 юллы шигыреннән файдаланып язылган. Шигырь:
– К тебе за советом приехал я, кум,
Есть важное дело, поставь, брат, на ум.
Я вздумал жениться: загрызла тоска...
– Ну, что же? И с Богом женись, брат, Лука... – дип башлана. Тукай, шигырьнең эчтәлеген гомумән саклаган хәлдә, андагы күренешләрне беркадәр киңәйтеп бирә һәм әсәр 86 юллы булып иҗат ителә. «Совет» шигыренең ахыры болай бетә:
И так, что же делать?.. А но вас совсем,
Друзья адвокаты! Не верю вам всем!
Пойду я жениться, схватишься за ум,
Пойди же ты к черту с советами, кум!..
Тукай шигырьнең бу соңгы строфасын төшереп калдырып, аның урынына яңаны өстәгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).