Габдулла Тукай. Зимний вечер (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кышкы кич» (1909) на русский язык.
Хорошо вам, детки, зимними ночами
Сесть поближе к печке тесными рядами.
Радостно, уютно и тепло вам вместе.
Ничего плохого не случалось с вами.
Никогда не знали ни забот, ни горя,
Ладненько расселись, не шумя, не споря.
Если мама сказку вам расскажет снова,
Долгий зимний вечер пролетает скоро.
Пусть нельзя и носу высунуть из дому,
Разметал на крыше ветер всю солому,
От мороза птицы спрятались по гнёздам,
Хорошо у печки малому, большому.
Не забудьте только, что такое счастье
На земле бывает не для всех, к несчастью.
Для сирот и бедных, без земли и дома,
Бедствием бывает осенью ненастье.
А такой зимою, как сегодня, хуже:
Мёрзнут нос и щёки, отмерзают уши.
На морозе выжить нелегко голодным.
На ветру холодном пропадают души.
Если вам их встретить приведётся вскоре,
Бедных и забитых, со слезой во взоре,
Детки дорогие! Вы их пожалейте,
Будьте утешеньем им в тяжёлом горе.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Кышкы кич
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, —
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.
Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.
Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,
Суыклыктан очар кошлар очалмасын, —
Сезнең урын җылы, әйбәт, — ни кайгы бар?
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.
Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең шуннан була үлемнәре.
Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар, —
Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!
(«Кышкы кич». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 21» дип күрсәтелгән. Әсәр А.Н.Плещеевның (1825-1893) «Зимний вечер» исемле шигыреннән файдаланып язылган. Тукай шигырьнең эчтәлеген татар тормышына якынайта, татар балаларының тормышына хас детальләр кертә, тасвирлавының конкретлылыгы, тәрҗемә ритмикасының тәфсилле, салмак яңгыраш алуы күзгә ташлана.
«Зимний вечер» (1872)
Хорошо вам, детки, –
Зимним вечерком
В комнатке уютной
Сели вы рядком,
Пламя от камина
Освещает вас...
Слушаете жадно
Мамы вы рассказ;
Радость, любопытство
На лице у всех;
Часто прерывает
Маму звонкий смех.
Вот рассказ окончен,
Все пустились в зал...
«Поиграй нам, мама»,
Кто-то пропищал.
«Хоть уж девять било,
Отказать вам жаль»...
И послушно села
Мама за рояль.
И пошло веселье,
Началась возня,
Пляска, песни, хохот,
Визг и беготня!
Пусть гудит сердито
Вьюга под окном,
Хорошо вам, детки,
В гнездышке своем!
Но не всем такое
Счастье Бог дает;
Есть на свете много
Бедных и сирот.
У одних могила
Рано мать взяла;
У других нет в зиму
Теплого угла.
Если приведется
Встретить вам таких,
Вы как братьев, детки,
Приголубьте их.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).