*** («Әй җанашым, Гаделбану...»)
*** Әй җанашым, Гаделбану! Кайда миңа сезне алу! (*** («Әй җанашым, Гаделбану...»). — 1979 елда М.Сабирҗановадан (1891-1982) М.Әхмәтҗанов язып алган истәлектә китерелгән. Истәлектән күренгәнчә, Т...
***
Әй җанашым, Гаделбану!
Кайда миңа сезне алу!
(*** («Әй җанашым, Гаделбану...»). — 1979 елда М.Сабирҗановадан (1891-1982) М.Әхмәтҗанов язып алган истәлектә китерелгән. Истәлектән күренгәнчә, Тукай Уральскида Гаделбану исемле бер кызга гыйшык тотып йөргән, тик кыз Габдуллага карамаган. «Тукайның кызга әйткән сүзе бар», - ди дә истәлек авторы әлеге икеюллыкны китерә.
Текст истәлектән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).