ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

1910 ел

Халык моңнары

Мөкаддимә   Мин — Шүрәле һәм дә татар урманнарында гына була торган «милли Шүрәле» булганга, мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым. Ул Гайнетдиннәрнең бәрәңге пешерер өчен...

Адәмнең биш әгъзасы нишли?

Күз — кеше бәхетенә кырын карый. Колак — кеше серен тыңлый. Борын — кайдан җил исә, шул якны исни. Тел — ялганлый. Кул — кеше хакын җомарлый.   ("Адәмнең биш әгъзасы нишли?" — «Ялт-йолт»ның 1910...

Чүп–чар

Күмәч кибетендә Асрау кыз: — Абзый, бу сезнең биргән күмәчеңез керосинлы икән, акчамны кире биреңез! Кибетче: — Сезгә тагын ике тиенгә электрическилесе кирәк идемени? Гакыллы  хайван Эчәргә бик ярата торган бер кеше чишмә катыннан үтеп...

Сабын ашаганнар

(Хикәя) Казанның карт бер хәзрәтенең тиле-миле генә надан бер мәхдүме урамнан бара икән; шул вакыт бер тәрәзәдән берничә татар яшьләренең җыелышып күмәч белән сыр (эремчек) ашаганнарын күргән. Бу эш рамазан шәрифтә һәм дә көпә-көндез эшләнгәнгә,...

Ике хәзрәт вә извозчик

(Хикәя)   Ике хәзрәт фәкыйрь генә бер мужикта эчләре шартлаганчы ашап чыгалар да, икендегә җитешә алмабыз дипме, ни өчендер извозчик ялламакчы булалар. Берсе кычкыра: — Извозчик! Фәлән җиргә 15 тиен!— ди. Извозчик: — Юк, хәзрәтләр,...

Гаҗәп талантлар

(Истигъдаде фәүкылгадә) Һади Максудиның(1) — бик матур мәузугъ (тема)лардан бик тозсыз мәкаләләр язарга; Рәшит казыйның(2) — үз-үзен мактарга; Шәһидуллиннең(3) — игълан җыярга; Хәмзә ахунның(4) — донос ясарга; Вәли мулланың(5) — вәкыф малы ашарга; Чәйдәшевләрнең(6) —...

«Яшен» мәрхүм

«Яшен» мәрхүм үлем түшәгендә яттыкларында, бәндәләре хазир вә назир* идем. Бичараның актык сулышлары якыная иде. Мин, мөселман булдыгымнан, «Яшен» мәрхүмнең тере заманда динчеләрнең теңкәсенә тиеп үзәгенә үткәнгә, имансыз китүеннән бик каты куркып, бичараның янында һаман...

Кеше — хайваннар

Үрдәк — чапан эчендә симергән бай хатыныдыр. Ары да авып, бире дә авып, сатай-матай йөрер. Мәче башлы ябалак — татар суфи вә хафизыдыр. Үзенең ризыгын караңгыда гына табар. Күке — «Кәримев-Хөсәенев» ширкәтедер(1). Үзе оя ясамыйча,...

Керешү хотбәсе

Әлхәмде лимән халәкаль-инсанә минәт-таши вәттупрак. Вә зәййәнәһү билбаши вәлборный вәлколак. Вәлләгънәтел лиш шәйтан әлләзи зәййәнәл-болака «Билпьяныл хап»(1). Вә нәууарәл-Печән базарә биләнвагыйн нәҗасати вәлпычрак. Вә әмләә бәлдәтел Орски биәнвагый сәфсәтатин Әхмәд әл-Исхак(2). Вә бәшарә фирмәтел Кәримеф...

Акыллы башлар

Бер татар приказчигы: — Тамчы, тамчы тамар да күл булыр, — дип әйтте дә, ди, байның кассасын аз-азлап чиертергә тотынды, ди. Күп тә үтмичә, самавырчы малайлыктан «Печән базары бае»лыкка тәрәкъкый итте, ди. Бер татар бае:...