ТАТ РУС ENG

Ир, хатын

Әгәр ир башмакчы, йә кәвешче булса — ул хатыны табан астында ятыр.


Әгәр ир гармунчы, йә скрипкәче булса — хатыны дудкасына биер.


Әгәр ир сәгатьче булса — хатыны бору белән генә йөрер.


Әгәр ир шагыйрь булса — хатыны диктовкасы белән генә язар.


Әгәр ир мулла булса — хатыны юллаган мәсьәләне генә юллар.


Әгәр ир солдат булса — хатыны кушканча гына маршавайт итәр.


Әгәр ир тирече булса — хатыны өчен үз тиресен дә базарга чыгарыр.


Әгәр ир ишан булса — хатыны кушкан төшләрне генә күрер.


Әгәр ир мөрит булса — хатыны төреп биргән акчаны гына ишанга илтер.


Әгәр ир озын колаклы яки озын борынлы булса — хатыны колагыннан яки борыныннан өстерәве белән генә йөрер.

 

 

("Ир, хатын". — «Ялт-йолт»ның 1911 ел 27 нче (1 сентябрь) санында «Салам Торхан» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкның 4 нче томына  (1977)  кертелгән.
Текст «Ялт-йолт»тан алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*