ТАТ РУС ENG

«Озын эрбет» көе

Йөгереп төштем инешкә — очырадым җимешкә;
Синең кебек булса булыр оҗмахтагы фәрештә.

Безнең урам — тар урам, тар булса да бар урам;
Бусагадан чыгып торса, тартып алырдай була.

Без урамнан үткән чакта карап калды чоланнан;
Карамас иде чоланнан — бергә үстек оланнан.

Иртә буран, кич тә буран — мамык шәлеңне уран;
Кигән киемеңне күрсәм дә, үзең күргәндәй була.

Җирән атымны җикмәймен: җиксәм керми елгага;
Яшь йөрәгемне аздырып, кил, кулыңны болгама.

Җиделе лампа, мамык филтә яна өй уртасында;
Җиде уятып, җиде үбә җиде төн уртасында.

Ямьле Агыйдел буенда ат эчердем төшереп;
Җаныкаем елый микән бәне исенә төшереп?

Итек кимә — ки читек: читек аяк талдырмас;
Ярны сәүсәң, сәү матурын — матур хәтер калдырмас.

Тауга менеп, ташка басып, агач кискәнең бармы?
Ак беләгең ястык итеп яр йоклатканың бармы?

Очар идем — канат юк, кунар идем — нарат юк;
Сагынганда барыр идем — җигеп куйган пар ат юк.

Иртә торып, таңнар илә көтү куа көтүче;
Сөймим дип әйтер урынга хәнҗәр алып үтерче.


Җырлар дәфтәре >>>

 

Комментарий язарга


*