ТАТ РУС ENG

«Сәгать чылбыры» көе

Биек тә лә тауның башларында кодрәт илә кое казылган;
Әй… югалттым сәгать чылбырым —
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Без күрәселәрне кем күрсен: мокатдәрдә шулай язылган;
Әй… югалттым сәгать чылбырым —
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Мендем дә лә тауларның башына, язулар да яздым ташына;
Әй… югалттым…
Ярабби Алла, кадир мәүла, ниләр яздың микән башыма?
Әй… югалттым…
Биек тә лә тауның башларында тубылгыдан читән кем үрсен;
Әй… югалттым…
Ходаем язмышларны без күрәбез, безгә язылмышны кем күрсен;
Әй… югалттым…
Кара урманнарны якты иткән алмагачкайларның биеге;
Әй… югалттым…
Гакыллды да башым тиле иткән яшь йөрәккемнең көеге;
Әй… югалттым…
Утырдым ла көймәнең түренә, карадым ла суның төбенә;
Әй… югалттым…
Су төпкәйләрендә күп яшел таш, ни күрмәде инде безнең баш!
Әй… югалттым…
Түгәрәк тә бакча эчләрендә кызарып та үскән вак алма;
Әй… югалттым…
Бу вафасыз дөнья эчләрендә талигане бирсен бер Алла;
Әй… югалттым…
Түгәрәк тә куак, эче күл, әйләнәсе аның кызыл гөл;
Әй… югалттым…
Хак язмышлары бардыр әллә, ни булыры билгеле түгел;
Әй… югалттым…
Сәхраларга чыгып йөргән чакта йөрегән дә җирең тау булсын;
Әй… югалттым…
Кая гына барсаң да бер кояш — газиз дә генә башың сау булсын;
Әй… югалттым…
Ап-ак кына, ап-ак кына, ап-ак — агына, талга да ла менеп кагына;
Әй… югалттым…
Бу дөньяларның рәхәтен бер күрербез микән тагын да;
Әй… югалттым…
Айдан ерак түгел якты йолдыз февраль генә микән, март микән;
Әй… югалттым…
Яшь йөрәккәйләрем еллар көткән хәсрәт кенә микән, дәрт микән;
Әй… югалттым…
Әй… югалттым сәгать чылбырым —
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?

Талига — дәвамлы бәхет.


Җырлар дәфтәре >>>

 

Комментарий язарга


*