Тукай дөньясы

Режиссер Сабир Өметбаевны якташлары искә ала

2023 елның октябрендә Минзәлә шәһәрендәге татар театрына нигез салган режиссер, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаев (1908-1982) тууына 115 ел тулды. Сабир Өм...

Режиссер Сабир Өметбаевны якташлары искә ала

2023 елның октябрендә Минзәлә шәһәрендәге татар театрына нигез салган режиссер, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаев (1908-1982) тууына 115 ел тулды.

Сабир Өметбаев тумышы белән Татарстанның Кама Тамага районы Олы Кариле авылыннан. Бүгенге көндә авылның мәдәният йорты аның исемен йөртә, биредә режиссерга һәйкәл-бюст куелган. Остазларына хөрмәт йөзеннән, ел саен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Олы Карилегә килеп, тамашачыларга спектакльләр, концерт программасы күрсәтә.

Быел Минзәлә театры артистлары Олы Кариледә ноябрьдә Сабир Өметбаев истәлегенә һәм милли сәнгатькә багышланган театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәчәк.

Сабир Өметбаев Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Минзәлә театрында куйган «Язылмаган законнар» һәм «Тамырлар» спектакльләре өчен 1960 елда лаек була.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз