Тукай дөньясы

«Агыйдел» көе

  (Озын) Агыйделләргә дә басма салдым, баскан гына саен калкадыр; Агыйделнең аръягында калды бәнем дилбегәм; Әй... калмады бәнем дилбегәм, калды нәзекәй билгенәм. Үзем дә, җаныем, гаҗәпләнәм:...

 

(Озын)

Агыйделләргә дә басма салдым, баскан гына саен калкадыр;
Агыйделнең аръягында калды бәнем дилбегәм;
Әй... калмады бәнем дилбегәм, калды нәзекәй билгенәм.
Үзем дә, җаныем, гаҗәпләнәм: күргән саен гыйшкым артадыр;
Агыйделнең аръягында калды бәнем йөгәнем;
Әй... калмады бәнем йөгәнем, калды бәнем сөйгәнем.

Агыйделләрнең дә аръягында кулъяулыгым калды шул, ал, җаный;
Агыйделнең аръягында калды бәнем чатырым;
Әй... калмады бәнем чатырым, калды бәнем матурым.
Бәне дә лә ташлап, ятны сөйсәң, оҗмахлардан мәхрүм кал, җаный;
Агыйделнең аръягында калды кешнәп малкаем;
Әй... калмады кешнәп малкаем, калды елап җанкаем.
 

Агыйделкәйләргә, ай, төшәрсең, колачларың салып та йөзәрсең;
Агыйделнең аръягында аккош тора кагынып;
Әй... ятсам йокыларым килми син җаныемны сагынып.
Кычкырыр да кәккүк, сайрар былбыл — шул чакларда ничек түзәрсең?
Агыйделне атлап чыктым ак бәкәлле ат белән;
Әй... җаныемны эзләп таптым туксан тугыз хат белән.

Агыйделләрнең дә аръягында борылып кына үскән бер зикән.
Агыйделгә басма салдым — яктан якка җитмәде;
Әй... бер  матурга гыйшык тоттым — ходаем насыйп итмәде.
Хуш, бәхил бул инде, сөйгән ярым, айрылышыр көннәр шушы икән;
Агыйделгә төшкәнем юк: үскән микән яшь тирәк?
Әй... яна дисәң, юк ялкыны — нигә яна бу йөрәк?

Агыйделләрнең дә буйларында аккошлар да йөридер җим эзләп;
Агыйделгә прахут килгән — туктатыгыз кантурга;
Әй... гакылын-фигылен сынамыйча алданмагыз матурга.
Ямьле Агыйдел буенда җаныкаем йөри бәне эзләп;
Ап-ак, ап-ак акчарлак, килә Агыйдел буйлап;
Хәстә ятып сарга саргаймадым, бән саргайдым сәне уйлап.

Агыйдел дә буе, ай, кылганлык, бер  бөртеккәйләре дә кыл кебек;
Агыйделнең аръягында кычкыралар пибекләр;
Әй... көндез эшләп, төнлә йөреп мал табалар егетләр.
Сөйгән ярым да ла исемә төшсә, тән чыгулары да әллә ни кебек;
Агыйделдә су керергә аша йөзеп чыга алмыйм;
Әй... сөйгәнемә барыр идем, төнне ничек чыгармын!


Җырлар дәфтәре >>>

 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз