Тукай дөньясы

«Ак бүрек» көе

Тау башкайларында асыл таш — төлке балалары тараткан; Ак бүрек — кар кебек; аузы — шикәр, теле — бал кебек. Бәндә теләүләре белән булмай, бер ходаем шулай яраткан; Агын су каршы ага; сөйгән ярың булс...

Тау башкайларында асыл таш — төлке балалары тараткан;
Ак бүрек — кар кебек; аузы — шикәр, теле — бал кебек.
Бәндә теләүләре белән булмай, бер ходаем шулай яраткан;
Агын су каршы ага; сөйгән ярың булса, каршы ала.

Очырдым һомай, ай, кошларын, таба  алмадым кунган төшләрен;
Агын су агыза; яшь йөрәгем яна ялгызга.
Алларына килми, һичкем белми бер ходайның язган эшләрен;
Агын су йөзәргә; яна йөрәгем — ничек түзәргә!

Алып та ла бирим пар беләзек: киярсең син ике кулыңа;
Ак бүрек — кар кебек...
Бәхетле дә бала тугъры килә җаннары да тыныч урынга.
Агын су каршы ага...

Ялан җирдә үсә, ай, куш каен, яфраклары җилгә бәйләнә;
Агын су агыза...
Исләремә төшсә — исем китә, исемә керсә — башым әйләнә;
Агын су йөзәргә...

Без китәрбез, дуслар, сез калырсыз, камышлардан күпер салырсыз;
Ак бүрек — кар кебек; авызы — шикәр, теле — бал кебек.
 Без киткәндә, юлга карый-карый, тилмерешеп елап калырсыз;
Агын су каршы ага; сөйгән ярың булса, каршы ала.

Һаваларда йолдыз иләк-иләк, Җидегән йолдызлары бик сирәк;
Агын су агыза; яшь йөрәгем яна ялгызга.
Бу фани дөньяларны көтәргә карчыгадан уңган ир кирәк;
Агын су йөзәргә; яна йөрәгем, ничек түзәргә!


Җырлар дәфтәре >>>

 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз