«Эстәрле» көе
Безнең чишмә — салкын чишмә, иртә белән туңадыр; Әй... төнлә йөргән яшь егетләр кызлар белән кунадыр. Ач тирәзәң җиләзгә, ки камзулың көязгә; Әй... исмең кушып җырлар идем - фаш буладыр өязгә. Кирт...
Безнең чишмә — салкын чишмә,
иртә белән туңадыр;
Әй... төнлә йөргән яшь егетләр
кызлар белән кунадыр.
Ач тирәзәң җиләзгә,
ки камзулың көязгә;
Әй... исмең кушып җырлар идем -
фаш буладыр өязгә.
Киртә буе сигез юл,
сигезе дә тигез юл;
Әй... кызыңны безгә бирмәсәң,
бизгәк тотсын сигез ел.
Без барабыз Кырымнан,
Кырым шәһәр кырыннан;
Әй... бәнем җаныем булса,
таныр җырлап килгән җырымнан.
Әдрәс бишмәт җиңе озын,
җиңе озынга төн озын;
Әй... төн озынын шуннан беләм:
бер түшәктә бер үзем.
Челтәрле күпер өстендә
көзгеле поднос бән юдым;
Әй... үзең былбыл, сачең чылбыр,
кемнәр өчен сән тудың?
Челтәрле күпер тактасын
җиз дагалы ат таптасын;
Әй... сезне безгә, безне сезгә
кайчан дошман мактасын.
Урманда агач шартлыйдыр,
куян вак-вак атлыйдыр;
Әй... дошман безне ашар иде —
бер ходаем саклыйдыр.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
аккош балаларына;
Әй... нужа күрми гакыл керми
ата балаларына.
Ишек алдың бозлавык —
таеп егылган тавык;
Әй... кызыңны безгә бирмәсәң,
битеңә чыксын сызлавык.
Бәнем кан җирән атым бар,
һич суктырмай малкаем;
Әй... кулъяулыгын болгай-болгай
елап калды җанкаем.
Без барабыз Аскәнттән,
Аскәнт тавы астыннан;
Әй... бәнем җаным елап калды
француз яулык астыннан.
Җырлар дәфтәре >>>