«Фатима» көе
Кулымдагы кулъяулыгым җил алды Кармасанга; Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң, язып җибәр хатыңа. Иртә исемдә, кич тешемдә — яныңа бармасам да; Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,...
Кулымдагы кулъяулыгым җил алды Кармасанга;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.
Иртә исемдә, кич тешемдә — яныңа бармасам да;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.
Ике аккош очып китте су буенда зиректән;
Ай-вай, Фатима...
Ташлар булгач, җаныкаем, сер салмаслар электән;
Ай-вай, Фатима...
Зәңгәр шәлең пәрдә булмас, чаршау итеп корсаң да;
Ай-вай, Фатима...
Ике күзем күреп туймас, гомерлек яр булсаң да;
Ай-вай, Фатима...
Арка җирнең солысын урып алдым куесын;
Ай-вай, Фатима...
Гомрем булса, онтасым юк куеннарыңның җылысын;
Ай-вай, Фатима...
Ат бәйләдем баганага, атым баралмаганга;
Ай-вай, Фатима...
Көн еладым, төн еладым җаныем табалмаганга;
Ай-вай, Фатима...
Ишек алдың себереп куй алма тәгәрәтергә;
Ай-вай, Фатима...
Җаныемның хәтере калган — ничек бәхилләтергә;
Ай-вай, Фатима...
Таудан тауга чапкан атка эшлияләр киң кирәк;
Ай-вай, Фатима...
Бу дөньяда рәхәт була: сөйгән ярың тиң кирәк;
Ай-вай, Фатима...
Ишек алдында йөримен, карлар яуса көримен;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.
Синнән башка бер ямь тапмыйм, ямансулап йөримен;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.
Җырлар дәфтәре >>>