«Озын эрбет» көе
Йөгереп төштем инешкә - очырадым җимешкә; Синең кебек булса булыр оҗмахтагы фәрештә. Безнең урам - тар урам, тар булса да бар урам; Бусагадан чыгып торса, тартып алырдай була. Без урамнан үткән чакта...
Йөгереп төштем инешкә - очырадым җимешкә;
Синең кебек булса булыр оҗмахтагы фәрештә.
Безнең урам - тар урам, тар булса да бар урам;
Бусагадан чыгып торса, тартып алырдай була.
Без урамнан үткән чакта карап калды чоланнан;
Карамас иде чоланнан - бергә үстек оланнан.
Иртә буран, кич тә буран - мамык шәлеңне уран;
Кигән киемеңне күрсәм дә, үзең күргәндәй була.
Җирән атымны җикмәймен: җиксәм керми елгага;
Яшь йөрәгемне аздырып, кил, кулыңны болгама.
Җиделе лампа, мамык филтә яна өй уртасында;
Җиде уятып, җиде үбә җиде төн уртасында.
Ямьле Агыйдел буенда ат эчердем төшереп;
Җаныкаем елый микән бәне исенә төшереп?
Итек кимә - ки читек: читек аяк талдырмас;
Ярны сәүсәң, сәү матурын - матур хәтер калдырмас.
Тауга менеп, ташка басып, агач кискәнең бармы?
Ак беләгең ястык итеп яр йоклатканың бармы?
Очар идем - канат юк, кунар идем - нарат юк;
Сагынганда барыр идем - җигеп куйган пар ат юк.
Иртә торып, таңнар илә көтү куа көтүче;
Сөймим дип әйтер урынга хәнҗәр алып үтерче.
Җырлар дәфтәре >>>