«Сәгать чылбыры» көе
Биек тә лә тауның башларында кодрәт илә кое казылган; Әй... югалттым сәгать чылбырым - Тапмадыңмы, сары ла былбылым? Без күрәселәрне кем күрсен: мокатдәрдә шулай язылган; Әй... югалттым сәгать чылбы...
Биек тә лә тауның башларында кодрәт илә кое казылган;
Әй... югалттым сәгать чылбырым -
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Без күрәселәрне кем күрсен: мокатдәрдә шулай язылган;
Әй... югалттым сәгать чылбырым -
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Мендем дә лә тауларның башына, язулар да яздым ташына;
Әй... югалттым...
Ярабби Алла, кадир мәүла, ниләр яздың микән башыма?
Әй... югалттым...
Биек тә лә тауның башларында тубылгыдан читән кем үрсен;
Әй... югалттым...
Ходаем язмышларны без күрәбез, безгә язылмышны кем күрсен;
Әй... югалттым...
Кара урманнарны якты иткән алмагачкайларның биеге;
Әй... югалттым...
Гакыллды да башым тиле иткән яшь йөрәккемнең көеге;
Әй... югалттым...
Утырдым ла көймәнең түренә, карадым ла суның төбенә;
Әй... югалттым...
Су төпкәйләрендә күп яшел таш, ни күрмәде инде безнең баш!
Әй... югалттым...
Түгәрәк тә бакча эчләрендә кызарып та үскән вак алма;
Әй... югалттым...
Бу вафасыз дөнья эчләрендә талигане бирсен бер Алла;
Әй... югалттым...
Түгәрәк тә куак, эче күл, әйләнәсе аның кызыл гөл;
Әй... югалттым...
Хак язмышлары бардыр әллә, ни булыры билгеле түгел;
Әй... югалттым...
Сәхраларга чыгып йөргән чакта йөрегән дә җирең тау булсын;
Әй... югалттым...
Кая гына барсаң да бер кояш — газиз дә генә башың сау булсын;
Әй... югалттым...
Ап-ак кына, ап-ак кына, ап-ак — агына, талга да ла менеп кагына;
Әй... югалттым...
Бу дөньяларның рәхәтен бер күрербез микән тагын да;
Әй... югалттым...
Айдан ерак түгел якты йолдыз февраль генә микән, март микән;
Әй... югалттым...
Яшь йөрәккәйләрем еллар көткән хәсрәт кенә микән, дәрт микән;
Әй... югалттым...
Әй... югалттым сәгать чылбырым —
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Талига — дәвамлы бәхет.
Җырлар дәфтәре >>>