Тукай дөньясы

«Яңа сәфәр» көе

Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак; Кайтыр идем — илләр ерак, кайтмасам — яна йөрәк. Җәйләр яхшы җәйләргә, яулык яхшы бәйләргә; Ак алъяпкыч, кара камзул килешә нәзкәй билләргә. Байлар күк...

Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак;
Кайтыр идем — илләр ерак, кайтмасам — яна йөрәк.

Җәйләр яхшы җәйләргә, яулык яхшы бәйләргә;
Ак алъяпкыч, кара камзул килешә нәзкәй билләргә.

Байлар күк ат җигә диеп, мин дә җиктем күк бия;
Сеңлесенә сүз әйтмәгез — тутасына күз тия.

Без утырган караватның асты-өсте салават;
Сеңелесенә наплевать — тутасына сәлам әйт.

Җаныем, урак урган чакта кулың кисмә — кан агыр;
Әйтеп-әйтеп тыңламаса, шунда хәтерләр калыр.

Кара пирес түбәтәй, кәләш алып бир, әтәй;
Кәләш алып бирмәсәң, синдә тормамын, әтәй.

Кара пирес түбәтәй, кәләш алып бир, әтәй;
Сәнең киленең булыр, бәнем күңелем булыр.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява безнең авыл читенә;
Аллар бетеп, гөлләр үрсен җаныемның битенә.


Җырлар дәфтәре >>>

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз