ТАТ РУС ENG

Хатлар

Апасы Саҗидәгә (Уральск, [1902] ел)

Уральскидән Өчилегә Әлхатты ныйсфел-мөлякат. Һүвә Аллаһел бари. Бисмиллаһ иррәхман иррәхим. Әсгадәкә Аллаһе фид-дарәйни. Сезки, әгаззен-наси вә әкрәмех-хавас улан җизнәмезнең җәнабе галиләренә сәламе мәснүнләремезне ирсаль вә иблягъ әйләдекемез бәгъдендә, фатихаи хәйрияләреңезне өмид идә калдым. Вә кянә...

Апасы Саҗидәгә (Уральск, 1903 ел, 30 июнь)

1903 ел, 30 июнь Уральскидән Өчилегә Биисми Габдулла бине Мөхәммәдгариф Тукаев.*   Фөтүвәтле вә сәгадәтле җизнәмез илән миһербанә вә мөшфика Саҗидә апайга биниһая догаи-сәламләремне васил вә мөтәвасил әйләдем. Кәзалик мөгаззәзә вә мөхтәрәмә сеңлемез Бибимәсрүрә илән...

Туганнары Абдуловларга (Уральск, [1904] ел, 26 апрель)

[1904] ел, 26 апрель Уральскидән Гурьевкә Сезки ике дөньяда сәгадәтемә сәбәп улан шәфкатьле агаларым Әхмәди әфәндем илә Әүхәди әфәндемә ля ниһаятьлә сәлам вә хәер-фатихаларыми иһда итдекем бәгъдендә, сездән дә хәер-дога өмид итдем. Ушандак мөкәррәмә Газизә...

Пирмөхәммәт Ниязовка (Уральск, 1904 ел, 11 декабрь)

1904 ел, 11 декабрь Уральскидән Әстерханга Мөхтәрәм әфәндем! «Тәмәдден, яхуд Мәгарифе исламия» ичүн йибәрелмеш парәңез вакытында кәлмеш иде. Адрәсеңез дәфтәрә каид улынмыш иде. Фәкать «Тәмәдден» китабының вәгъдәсендә чыйкмасына беркач гозер вә сәбәбләр улды. Шимди у...

Гыйльметдин Шәрәфкә (Уральск, 1907 ел, 9 июнь)

1907 ел, 9 июнь Уральскидән Казанга Хөрмәтле Гыйльметдин Шәрәф әфәнде! Тарафыңызга заказной бандероль уларак «Әшгар мәҗмуга»мне йибәрдем. Шигырьләрнең мөкаддәм-моаххир басылуын рәкымнәр илә яздым. Үзеңез аерырсыз. Зинһар, яхшылап тәсхих итеп басыңыз. Азсынсаңыз, ушбу арада тагы бәгъзе...

Гыйльметдин Шәрәфкә (Уральск, 1907 ел, 5 июль)

1907 ел, 5 июль Уральскидән Казанга «Тарафыгызга тагы да «Шүрәле» вә «Тәрбиятел әтфальгә» сәрләүхәле шигырьләремне күндердем. Шуларны «Китмибез!» вә «Бездә истигъдад бар» шигырьләре белән бергә рисаләнең башына куярсыз. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» (бу әсәр...

Апасы Газизә Госмановага (Казан, 1907 ел, 30 декабрь)

1907 ел, 30 декабрь Казаннан Уральскигә Мөхтәрәмә Газизә апай! Вакыты бераз үтә төшкән булса да, Сезне гайде сәгыйд Корбан берлә тәбрик итәм: гайде Корбан котлы вә мөбарәк булсын! Мәстүрә абыстай аркылы йибәргән хатыңыз, әманәтеңез һәм...

Габдулла Кариевкә (Казан, 1907 ел, 30 декабрь)

1907 ел, 30 декабрь Казаннан Уральскигә Хөрмәтле аркадаш Габдулла Хәйруллин* җәнабләре! Сезне иң элек гайде сәгыйд илә тәбрик итәм (ахыры көннәре булса да). 30 декабрь тарихлы мәктүбеңезне алмаклә мәмнүн булдым**. Бичара караңгыда калган Уральск мөселманнарына...

Апасы Газизә Госмановага (Казан, 1908 ел, 27 март)

1908 ел, 27 март Казаннан Уральскигә Сөекле гаммәм Газизә апай! Каз вә кортлы майларыгызны алгач, Сезгә бер хат язган идем, алгансыздыр. Шул вакыттан бирле Сездән бер дә хат-хәбәр алганым юк. Әллә адресымны белмисезме? Белмәсәгез, менә...

Габдерахман Дәүләтшингә (Казан, 1908 ел, 9 июнь)

1908 ел, 9 июнь Казаннан Хөрмәтле Габдерахман әфәнде! Менә Сезгә актык мәртәбә мөрәҗәгать итәм: әгәр Сездә миңа тиешле акча, үзеңез әйткәнчә, беткән булса да, пожалуста, Сез хәзер 25 сум акча биреп йибәреңез әле. Мин Сезгә,...