ТАТ РУС ENG

Җырлар дәфтәре

Габдулла Тукай. «Җырлар дәфтәре»

Г.Тукайның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында сакланучы җырлар дәфтәре   “ҖЫРЛАР ДӘФТӘРЕ” – Уральскидә яшәгән чагында Габдулла Тукайның үз  кулы белән төзелгән җырлар җыентыгы. Бу җыентыкның кулъязма оригиналы 1946 елда табыла. Оригинал...

*** («Биек тә лә тауның башларында…»)

Биек тә лә тауның башларында кодрәт илә кое казылган микән; Бер матурга бәнем күңлем төште, Мокатдәрдә кемгә язылган микән? Ефәк тә лә путал билбавың билләреңне өч кат әйләнсен; Бер матурга бәнем күңлем төште: сачкенәләре бәңа...

*** («Сахраларга чыктым кош тотарга…»)

Сахраларга чыктым кош тотарга, кошлар киткән икән Бохарга; Сурәтләрен ясап куяр идем күз алдымда карап тотарга. Базарларга барып ниләр алдың? — Алмаһилар белән гөлмаһи; Әлмәликелкоддус гыйндуллаһи, бән сөямен сәне, валлаһи! Урманнарга бардым, агач кистем уң...

«Агыйдел» көе

  (Озын) Агыйделләргә дә басма салдым, баскан гына саен калкадыр; Агыйделнең аръягында калды бәнем дилбегәм; Әй… калмады бәнем дилбегәм, калды нәзекәй билгенәм. Үзем дә, җаныем, гаҗәпләнәм: күргән саен гыйшкым артадыр; Агыйделнең аръягында калды бәнем йөгәнем;...

«Җырчы Фәхри» көе

Үстек инде — зур булдык, ат урладык — бур булдык; Ат урлап та тотылмадык, кыз урламай хур булдык. Абзый, безгә яхшы ат кирәк: йә йөгерек, йә юрга; Абзый, безгә дус-иш кирәк: йә гармунчы, йә мулла....

«Сәрмәсән буе» көе

Сәрмәсән дә буе киртләч-киртләч, киртләчләре китәр боз киткәч; Ир балалар кайта берләр киткәч, кыз балалар кайтмый бер киткәч. Авырта да башым, яна йөрәгем, сез дусларны көн дә күрмәсәм; Гомрем дә булса онытмамын сез дускайларымны, үлмәсәм....

«Ай, җаный, каласың» көе

Сандугачлар җиргә төшәр сайрый-сайрый җим өчен; Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың? Без йөрибез сезнең өчен, сез йөрисез кем өчен? Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың?   Сандугачка җим бирмисең: ачка үлсен дисеңме? Ай, җаный,...

«Сасы борын» көе

Җем-җем кара сачеңпе көн дә майлап тарыйсың; Ике күзеңне тутырып инде кемгә карыйсың? Беләзегем сынды диеп сандыкларга ташлама; Бу илләрдән китте диеп башка ярлар башлама. Ач капкасын — гөл бакчасын, кояш төшсен түтәлгә; Күзем төшсә,...

«Ак бүрек» көе

Тау башкайларында асыл таш — төлке балалары тараткан; Ак бүрек — кар кебек; аузы — шикәр, теле — бал кебек. Бәндә теләүләре белән булмай, бер ходаем шулай яраткан; Агын су каршы ага; сөйгән ярың булса,...

«Ситдыйк солдат» көе

Егет алай алданмас, кызлар бизәнмәй булмас; Кызлар белән егет барда уен-көлкесез булмас. Француз күлмәк тузмай диләр, җәй буена туза икән; Егет гомре узмай диләр, шулай йөреп уза икән. – Чылдыр-чылдыр ни чылдырдай? — ат өстендә...