ТАТ РУС ENG

Яңалыклар


Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Казан циркында «Печән базарында» тамашасы узды

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә һәм Татарстанда бу уңайдан үткәрелә торган Туган тел көнендә Казанда «Печән базарында» театраль-цирк тамашасы премьерасы тәкъдим ителде. Әлеге тамаша Казан циркында 8 көн дәвамында күрсәтеләчәк.

Шагыйрь Ләис Зөлкарнәй «Узганны кабатлау» китабы өчен 2024 елда Г.Тукай премиясенә лаек булды. /Фото: tatarstan.ru

2024 елның Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде

2024 елның 26 апрелендә, татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көнендә, Казанда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде. Лауреатларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган тантанада бүләкләде.

Фото: tatarstan.ru

Казанда Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

26 апрельдә Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) һәйкәленә чәчәкләр куйды. 2024 елның 26 апрелендә шагыйрьнең тууына 138 ел тулды.

Фото: ИА "Татар-информ"

Татарстан Рәисе Туган тел көне белән котлады

Ел саен 26 апрель Татарстан Республикасында Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 26 апрель – татар халкының танылган шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне. 2024 елда шагыйрьнең тууына 138 ел тула. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов...



tinchurinteatr.ru

Тинчурин театры «Тукай. Илһам. Күп нокта» кичәсенә чакыра

26 апрель – Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 138 ел тулу уңаеннан Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тукай. Илһам. Күп нокта» дип исемләнгән шигърият кичәсе узачак.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Казан циркында «Печән базарында» спектакле премьерасы көтелә

26 апрельдә Казан циркында «Печән базарында» спектакленең (6+) премьерасы булачак. Бу – Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль. Аны Казан циркында милли программаларны торгызуда беренче адым дип тә әйтергә мөмкин.