ТАТ РУС ENG

Шәрипова Фәйрүзә (Яр Чаллы) Габдулла Тукай — безнең тормышта

rn rn

rn

rnВ данной статье говорится об изучении татарского языка через произведения Г. Тукая, раскрываются научные подходы к его творчеству. Также в статье приводятся интересные факты из жизни Г. Тукая, выводы, основанные на мыслях и высказываниях современных ученых и писателей.rn

rn

rn 
rnХәтерлим әле, моннан 25 ел элек, Габдулла Тукайга 100 яшь тулган көннәр иде. Мин ул вакытта Минзәлә районының Дәвек урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта идем. Шул юбилей уңаеннан докладны да үзем ясаган идем.
rnНичек тантаналы итеп үткәргән идек ул Бәйрәм көннәрен!
rnКай арада 25 ел үтеп тә киткән! Әмма Тукай турында сөйләшүләр, аның хакында әңгәмәләр, аның иҗатын өйрәнүләр бер генә көнгә дә тукталып торганы юк. Бу исә Г. Тукайның ни дәрәҗәдә танылган булуы хакында сөйли. Без, кешеләр, иписез, һавасыз, кояшсыз тора алмаган кебек, Г. Тукайсыз да яши алмыйбыз икән. Моны безгә тормыш үзе раслап тора.
rnБалачагымны искә төшереп үтәсем килә. Мин — Пермь өлкәсеннән кайткан рус телле биш яшьлек кыз бала — авыл балалары белән татарча һич аралаша алмыйм.Чөнки телне белмим. Яшьтәшләрем миннән көләләр: «Марҗа, марҗа!» — дип үртиләр. Ә мин күз яшьләрем белән елыйм. Хәлне сизеп алган укытучы әнием Фагыйлә энем белән мине, тотты да, үз әнисе яшәгән Яңа Бикчәнтәй авылына кайтарып куйды. Ә Саиха әбием — авылның абыстае. Ул рәхәтләнеп өч телдә яза, укый һәм сөйләшә ала. Гарәпчә Коръән укый, ә татар һәм русчадан тәрҗемә әкиятләрне безгә рәхәтләнеп, үзенә генә хас бер интонация һәм дикция белән сөйли. Күңелләргә үтеп керерлек итеп, туган тел турында аңлата, аның үлмәс җәүһәрләре — халык авыз иҗаты, Г. Тукай һәм А. С. Пушкин әкиятләре белән таныштыра иде. Иң мөһиме — ул әкиятләрне бер генә тапкыр сөйләми. Озын кышкы төннәрдә без аны тыңлый-тыңлый, тәмам изрәп йокыга ук китәбез. Тәүге кат «Туган тел» шигырен дә әбиемнән ишеттем мин. Ул өйрәтте шигырьне ничек сөйләргә, көен дә әбиемнән отып алдым. Әбием сөйләгән Г. Тукайның «Су анасын», Г.Тукай үзе дә бик яратып өйрәнгән А.С.Пушкинның «Алтын балык» әкиятләрен без, тыңлый-тыңлый, энем белән үзебез дә ятлап бетердек. Энем белән бер-беребезгә әбидән ишеткән шул әкиятләрне сөйли-сөйли, татар телен өйрәнеп, бер ел эчендә без әти авылына — Дусай-Кичүгә кайттык. Мине инде дусларым үртәми башладылар. Ә Дусай-Кичү авылында тагын бер күршедәге абыстай — Нәгыймә әби — күңелемдә әле һаман да якты хатирә булып саклана. Ул Г. Тукайның «Карлыгач» шигыренә язылган җырны бик матур итеп җырлый иде.
rn… Ачыксалар Карлыгачның балалары
rnЧебен-черки тотып кайта аналары, –
rnдигән җырның сүзләре бүген дә әле колагымда яңгырап тора.
rnӘй балачак, балачак! Һәркемгә якын ул, кадерле ул.
rnГ. Тукайның балачагы турында һәммәбез укып беләбез. Ә ул шундый ятимлектә үсеп, ничек итеп бөек шагыйрь Тукай булган — монысына җентекләп өйрәнүләр аша ирешәбез. Аның иҗатын өйрәнгәндә, Тукайның сәеррәк тоелган сыйфатларына тукталыйк әле. Аңа пөхтәлек җитенкерәмәгән, диләр, өс-башына, киемнәренә карата битарафлык күзәтелгән, дип язалар истәлекләрдә. Бу якларын без берничек тә гаепли алмыйбыз. Чөнки ул тормышта ничек булган, үзен шулай тоткан. Ә кеме булган соң аңа киңәш бирүче, аны өйрәтүче. «Улым, болай киенмә, җыйнаксыз булма!» — дип өйрәтеп торучы якын кешеләрсез үскән үксез бала бит ул. Ә менә үсеп, егетлек яшенә җиткәч, ул бу халәтен үзе дә аңлый. Үзенең өс-башы кызлар күзе төшәрлек булмаганлыгын үз эчендә калдыра. Ә реаль ситуацияләрдә калганда, кызлар белән аралашудан читләшә. Чөнки кызларның үткен карашы аның халәтенә бик дөрес бәя биргәнлеген Тукай яхшы аңлаган. Бу бит кызлардан качу түгел, ә үзенең алар алдында тиешле дәрәҗәдә киенә алмаганлыгыннан кыенсыну халәте. Әгәр Г. Тукайның өс-башы да дусты Ф. Әмирханныкы кебек булса, әлбәттә, ул да кызлардан качмас иде. И бу ятимлек! Ятим Тукай үз йорты булмаганга да өйләнүдән баш тарта. Зәйтүнәдән башка икенче бер кызга да аны туганнары димләп карый. Тик Г. Тукай үзенең проблемалары аркасында башка берәүгә авырлык китерергә теләмәгән. Ул ифрат дәрәҗәдә намуслы һәм югары әхлаклы егет булган. Бер күзенә ак төшкән, чөнки бер им-томчы әби белер-белмәс аның күзенә шикәр комы сала. Шуннан соң ул шул күзенә, ак тапка күрсәтеп, ә менә бу «проклятая печатьне» кая куясың, дип, хәтта якын бер дустына үз халәтенең ни дәрәҗәдә аяныч булуын сиздерә.
rnГ. Тукайның кунакханәдә яшәргә мәҗбүр булганлыгын без беләбез. Ләкин ул анда ничек яшәгән, монысыннан күпләребез аз хәбәрдардыр. Ә мин, истәлек язмаларын укып, шулкадәр тетрәндем. Чөнки ул һәрчак җәфаланып яшәгән. Яз, көз, кыш айларында кунакханәләр начар җылытылган. Ул һәрвакыт салкыннан интеккән: туңган, өшегән. Өстәвенә, төннәр буе тычкан, күселәр йөгерешеп йөреп, аның бөтен тынычлыгын бозган. Ул алардан җирәнгән дә, курыккан да. Менә бу хәлләр әкрен-әкрен тамчы тама-тама ташны тишкән кебек, анда туберкулез авыруы барлыкка килүгә сәбәпче булганнар. Кунакханәдә аңа бер дә рәхәт булмаган. Үзе юмарт кеше буларак, ул бер әйберен дә җыеп куймаган, ишеген бикләмәгән. Шуңа күрә, кемгә нәрсә кирәк, кергәннәр дә Тукай бүлмәсеннән алганнар. Ул вакыт-вакыт илһам килгәндә каләм, карандаш эзләп, кыйммәтле минутларын әрәм иткән. Ә шигырьләрен бер утыруда яза торган булган. Шигырь язганда бүленсә, яңадан инде ул аны дәвам итә алмаган.
rnТагын бер гадәте — ул табибларга да, даруларга да бик ышанып бетмәгән. Табиблар ярдәменнән баш тартып, даруларны эчмәс бер халәттә яшәгәнгә, дәвалану өчен кирәк булган иң мөһим вакытларын үткәреп җибәргән. Хәле чынлап та начарлана башлагач кына, табиблар ярдәменнән дә баш тартмыйча, аспиринны да кушылган вакытта эчә башлаган. Ә инде исән калырына өметләнгән көннәрендә: «Мин әле терелимrnгенә, минем язасы әйберләрем куп әле», — дип әйтә торган булган. Әмма аяусыз чир аның гомерен иртә чикләячәгенә төшенгәч, тын гына үлем сәгатен көткән. «Мин үлемнән курыкмыйм», — дисә дә, аның үләсе килмәгән. Ул яшәргә тырышкан. Ләкин яшәргә тырышып карау гына инде аның гомерен саклап кала алмаган. Язмыш Г. Тукайга кыска гомер китерсә дә, аның иҗатын мәңгелек иткән. Нинди генә тема алсаң да, Г. Тукай иҗатыннан шул темага шигъри юллар табып була. Тукай иҗатының бу ягына, үзе исән вакытта, Мөхәммәт Мәһдиев тә игътибар иткән була.
rnМенә безнең көннәрдә дә чиле-пешле шигырьләр, әсәрләр чыга тора, басыла, таратыла тора. Г.Тукай яшәгән чорда да шул ук хәл күзәтелгән икән. Г. Тукайның шундый авторларга карата үзенең «Мөтәша-гыйрьгә» (ягьни «Шигырь язып маташучыга») дигән шигырендә, бик дөрес һәм урынлы тәнкыйть сүзләре яңгырый. Тормышта кайда, ничек төртелеп калсаң да, Тукай иҗатына гына мөрәҗәгать ит икән. Аның иҗатында һәр сорауга җавап бар.
rnГ. Тукайга еш кына төрле мәҗлесләрдә дә утырырга туры килгән. Эчәргә дә тәкъдим итүчеләр очрап торган. Ләкин аңа тотнаклылык хас булган. Беркайчан да чикне узмаган. Аның бу сыйфаты да безне сокландыра.
rnЭлек мәдрәсәләрдә өч тел бергә укытылган. Төрек теле, гарәп теле һәм татар теле. Күрәсең, шуңа шагыйрь иҗаты авыр аңлаешлы сүзләр белән чуарланган. Бу үзенчәлек аның аеруча башлангыч чор иҗатына хас.
rnУральскида яшәгәндә ул күбрәк, үзе теләп, мәдрәсәдә торырга китә торган була. Чөнки аңа, бер яктан, күмәк тормышта яшәү кызык тоелса, икенче яктан, ул монда үз дәрәҗәсен белергә, тоярга өйрәнгән. Чөнки ул мәдрәсә биргән белемнәрне шулкадәр тиз үзләштергән, яшьтәшләрен үтеп китә башлагач, мөгаллимнәре аны башка артта калучы шәкертләргә остаз итеп куя торган булганнар. Ә бу исә кечкенә Тукайда зур горурлык хисе уяткан, бу сыйфат хәтта аңарда ятимлек мескенлеген дә оныттырган. Еш кына башка шәкертләр казакъ далаларында мулдакә булып йөргәндә Г. Тукай нигә шул хезмәткә алынмады икән? дигән сорау куйган галимнәр бар. Беренчедән, Г. Тукай мулдакәлек өчен вакытны кызгангандыр, дип уйлыйм мин. Ә, икенчедән, мохтаҗлык үзәгенә үтәрлек булмагандыр, дип тә нәтиҗә ясыйсы килә. Чөнки әтисенең дуслары, туганнары, аңа әз булса да, ярдәм итеп торганнар. Шушы сәбәпләр аңа очын-очка ялгап яшәрлек мөмкинчелек биргәндер, дип фараз кылырга гына кала. Шулай да бик авыр вакытларында: «Нигә мин кечкенә Апуш булып калмыйча, олы Тукай булдым икән?» — дип өзгәләнгән чаклары да булган. Авыр тормышы, авыру халәте шундый уйларга этәргәндер инде аны.
rnГ. Тукай иҗаты совет елларында аерым өзекләрен төшереп калдырылып өйрәнелде. Чөнки идеология шуны таләп итте. Ә хәзер Г. Тукай иҗаты бөтен барлыгы, нечкәлекләре белән җентекләп өйрәнүне көтә. Менә шул үзенчәлекне онытмасак иде. Чөнки динне дә белгән Тукайны динсез булган дип әйтә алмыйбыз. Ул бары дин өлкәсендә эшләүчеләрнең наданлыгынrnгына кабул итә  алмаган.  Аның бөтен  үзенчәлеге шунда.
rnГ.Тукай иҗаты, һич туктамас чишмә суы кебек, һәр чорга, һәр кешегә агыла да агыла. Яңадан-яңаrnидеяләр белән буыннан-буынга тоташучы бер чыганак ул. Аны сакларга һәм якларга гына кирәк. Бездән, чордан фәкать шул сорала: Тукайны, Ана телебез — татар телен белүче буыннар челтәре өзелмәсен иде!rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*