ТАТ РУС ENG

Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр

bf403bb96c01-1

Габдулла Тукай шигырьләре буенча викторина-уен

Максат: – балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту; – уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү; – таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү; – сәнгатьле укуны ныгыту. Җиһазлау: Г.Тукай шигырьләренә багышланган рәсемнәр; кара...

Тургайлар ашыймыз!

—    Менә тургайлар ашыймыз! Тургайлар ашыймыз! — дип, балалар идән буенда йөгерешеп йөриләр иде. Аларның һәммәсенең дә кулларында камырдан ясалган, яңа гына пешкән берәр тургай бар иде. Тургайларның канатлары киерелеп ясалган, күзләре урынына йөзем җимешләре...

Елның дүрт фасылы

Ел тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер: яз, җәй, көз, кыш. Яз айлары: март, апрель, май. Җәй айлары: июнь, июль, август. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль. Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз...

Җир

Җир — барча үсемлекләрне, хайваннарны һәм инсаннарны туйдырып торгучыдыр. Орлыктан туган үсемлек иң элек, үзенең кабыгы белән, җирнең туйдыра торган матдәсен имәдер. Аннан соң, әкрен генә башакланып, үз үлчәвендә зураядыр. Бу үсемлекләрдән хайваннар ризыкланадыр. Күбәләк...

Су

Табигатьтә һәрнәрсә яхшыдыр. Фәкать су һәрнәрсәдән гүзәлрәктер. Пыяла шикелле саф су үтә күренгүчедер. Андый суның төбендәге көтү-көтү йөзгән балыклар су читеннән дә күренәдер. Су тере: ул ага һәм җил сәбәпле дулкынлана. Су тигез урыннарда шаулап,...

Һава

Балыклар суда мәгыйшәт итәләр. Аларның һәр ягын су каплаган. Инсаннарның да һәр ягы һава белән каплангандыр. Балыкларга һава тавышы, алар селкенмәгәндә яки алар янындагы су тыныч торса, ишетелмидер. Шулай ук инсаннарга да, әгәр алар селкенмәсәләр...

Кояш

Җирдәге көннәр, төннәр, ел фасыллары — барчасы да Кояштан киләдер. Иртә белән, Кояш чыкса, якты көн башланадыр. Кич белән, Кояш батса, караңгы төн башланадыр. Кайчан Кояш җәй көне җирне турыдан-туры җылытса, җирдә җылылык күп буладыр....

Чыпчыклар һәм Кызылтүш

Мужик тозак белән берничә Чыпчыкларны тотты да, аларга бармак селкеп, шушы рәвешчә шелтәли башлады: «Ә! Ләктеңезме, караклар! Сез җәй буе минем арышымны, борчагымны чүпләдеңез. Мин хәзер сезнең һәммәңезнең муеныңызны борып ташлармын да боткага салырмын». Мужик,...

Тоз һәм Болыт

Ишәк, тоз төялгән бер җөкне тартып барганда, кечкенәрәк кенә бер су аркылы чыкты. Судан чыккач сизде ки, тоз эреп, җөк шактый җиңеләйгән иде. Ишәк, моны эченә салып куеп, әгәр икенче мәртәбә Хуҗасы авыр җөк төятсә,...

Һәрнәрсәнең үз урыны бар

Габдулла, йокысыннан уянды исә, үзенең кием-салымын аннан-моннан эзләргә тотына. Аның бер читеге урындык астында, икенче сыңгары өстәл астында ята. Бүреге карават астында ауный, кәләпүше бүлмәдә үк юк. Габдулла һәр иртә белән шул баш, аяк киемнәрен...