ТАТ РУС ENG

Тукай шәҗәрәсе. Дамир ГАРИФУЛЛИН

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның нәсел-нәсәбен, кардәш-ыруларын өйрәнүгә Зәкия Рәсулова бик күп көч куйды. Ул бөек Тукай эзләреннән йөреп күп җирләрдә булды. Арча—Әтнә якларын аркылыга-буйга айкап чыкты. Мәскәү, Ленинград, Казахстан, Ерак Көнчыгыш якларына барды. Шуларның нәтиҗәсе буларак, ул 1985 елда «Тукай эзләреннән» дип аталган китап чыгарды һәм анда шагыйрьнең әтисе һәм әнисе ягыннан булган нәсел җәдвәлләрен бастырып чыгарды. Аннан соң да Зәкия апа Тукай турында мәгълүматлар туплавын дәвам итте, яңа табышларын газета-журналлар аша халкыбызга җиткерә килде.
Әйе, милләтебезгә бик тә игелекле эш эшләп калдырды Зәкия Әхмәт кызы Рәсулова. Ул 1999 елның октябрь аенда үзе туган Казан шәһәрендә 83 яшенә җитеп вафат булды. Авыр туфрагы ана йомшак мендәр дә, җылы юрган да булсын.
Габдулла Тукай 1886 елның 14 (26) апрелендә элекке Казан губернасының Казан өязе Мәңгәр волостенә караган Кушлавыч авылында мулла Мөхәммәтгариф бине мулла Мөхәммәтгалим гаиләсендә дөньяга килә.
Әтисе Мөхәммәтгариф 1864 елның 30 апрелендә Кышкар мәдрәсәсендә муллалыкка указ алып Кушлавыч авылының икенче мәхәлләсенә мулла итеп билгеләнгән була. Ул, истәлекләргә караганда, «уртача буйлы, коңгырт чәчле, зәңгәрсу күзле, матур борынлы кеше булган. Үзе телгә-сүзгә бик оста, мәзәкчел булып, кием-салымны да купшы кияргә яраткан. Башына кырпулы каракүл бүрек киеп, аны аз гына кыңгыр салып җибәрә торган булган». Мөхәммәтгарифның хатыны Бибигафифә Сираҗетдин кызы 1885 елның 28 апрелендә (яңа стиль белән 10 майда) бала тапканда кан китеп 42 нче яшендә вафат була. Шуннан соң Мөхәммәтгариф хәзрәт 8 яшьлек кызы Газизә, 13 яшьлек улы Мөхәммәтшәриф белән тол кала. Ул Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров дигән Өчиле авылы имамының Камилә исемле беренче хатыныннан туган Бибимәмдүдәгә өйләнә. Менә шушы никахтан Габдулла Тукай туа. Әтисе аны метрикә кенәгәсенә «Габдуллаҗан» дип теркәгән. Кызганыч ки, баланың әти-әнисе бик иртә үлеп китә. Әтисе Мөхәммәтгариф 1886 елның 29 августында (яна стиль белән 10 сентябрьдә), Бибимәмдүдә исә 1890 елның 18(30) гыйнварында бакый дөньяга күчәләр. Беренчесе — 44, икенчесе 25 яшендә була. Әтисеннән Габдулла 4 ай ярымлык, әнисеннән 3 яшь тә 7 айлык булып ятим кала. «Мәмдүдә озынчарак йөзле, сызылып киткән кара кыйгач кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы, кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган оста телле, үзе тегү-чигүгә  маһир бер мөлаем сылу булган».
Әйе, Габдулла Тукай әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да муллалар нәселеннән. Габдуллада зыялы затлар каны аккан.
Әмма хәзергә кадәр «Тукаев» фамилиясенең кемнән килүе, ана Габдулла Тукай нинди мөнәсәбәттә булуы ачыкланмаган. Шагыйрь нәселендә Тукаев — Тукаева фамилияләрен йөртүче бер кеше дә юк. Барысы да диярлек үзләренә фамилия итеп әтиләренең исемен алганнар. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә «Габдулла Тукай» китабын чыгарып Ибраһим ага Нуруллин да моның ахырына чыкмады. Ул да элекке картлардан ишеткән риваятьләр белән генә чикләнүен белдерде.
Берәүләре шагыйрьнең ерак бабалары арасында Туктаргали исемле кеше булуын һәм аны кыскартып Тукай дип йөртүләрен әйтәләр, икенчеләре Кушлавыч авылындагы Тукый тавын Тукайның борынгы бабасына бәйләп сөйлиләр.
Габдулланың мәктәп елларында Гарипов (Гарифов — әтисе Мөхәммәтгарифтан) фамилиясе белән йөрүе хакында истәлекләр бар (Ярулла Моради).
Ни генә булмасын, кемнәрдер шагыйрь нәселендә Тукай исемле кеше булуын белгәннәр һәм тора-бара шуны Габдуллага да җиткергәннәр. Тукаев фамилиясе юктан бар булмаган, әлбәттә. Мәрхүмә Зәкия апа Рәсулова хезмәтләрендә шагыйрьнең нәселен күрсәткән менә мондый исемлек ярылып ята.
Габдулла Тукай — аның атасы Мөхәммәтгариф, аның атасы Мөхәммәтгалим, аның атасы Шәмсетдин, аның атасы Мортаза, аның атасы Туктулы бабай. Кем белә, бәлкем әнә шул Туктулы бабайны Тукай дип йөргәннәрдер. Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф бу хакта тәгаен гына белгәндер, билгеле. Бәлкем шул Туктулы бабайның атасы Габдуллаҗан булып, булачак шагыйрьгә исем дә шуның хөрмәтенә — җиденче буын бабасы хөрмәтенә бирелгәндер. Алдагы эзләнүләр моңа ачыклык кертер әле дип өметләник.
Габдуллаҗанны (Габдулланы) кыскартып Габдекәй дип атау гадәте булган. Габдекәйдән Габдукаев, Абдукаев, Тукаев фамилияләре ясалган очраклар бар.
Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә ягыннан шәҗәрәдәге төп исемлек: Бибимәмдүдә, аның атасы Зиннәтулла, аның атасы Зәйнелбәшир, аның атасы Әмир (Әмирхан) була. Бу исемлектәге Зиннәтулла хакында замандашларының җылы сүзләре байтак. Ул китап яратучы, язу-сызу белән дә шөгыльләнүче кеше булган. Кайбер шигырьләре дә сакланып калган. Ул Пермь ягыннан, Гайнә иленнән Кышкар мәдрәсәсенә укырга килгән. Соңыннан мөэзин булып Кушлавычта эшләгән. Ә инде Өчиле авылы мөселманнарының соравы буенча аларга имам буларак хезмәт итә. Менә шул хәзрәтнең Камилә исемле беренче хатыны аңа Бибимәмдүдә исемле бердәнбер кызын бүләк итә һәм озак та тормый вафат була.
Бибимәмдүдә булачак бөек шагыйребезнең газиз анасы. Ул да дөньяга фәкать бер генә бала — Габдулланы гына таба.
Шулай да ата-баба ягыннан Габдулла Тукай нәселенең шәҗәрәсе һаман тармаклануын дәвам итә. Әйтик, Тукайның апасы (ата бер, ана башка) Газизә Зәбирова, я булмаса әтисе белән бертуган Газизә Госманова, Фаизә Шәмсетдиноваларнын балалары, оныклары, туруннары хакында озын һәм күп итеп язарга мөмкин булыр иде.
Мәсәлән, Зәкия апа Рәсулова язганча, Газизә Зәбированың алты баласы була. Шуларның берсе яшьтән үк үлә. Олы кызы Гайшә исә студент чакта вафат була. Вәли исемле улы СССР Фәннәр академиясенең тарих фәннәре ассоциациясе гыйльми секретаре. Аның Раҗия — медицина хезмәткәре, Сәлим — су асты көймәсе командиры, Рөстәм — инженер-механик, исемле балалары була.
Газизә Забированың Гали исемле улы мехчы булган, гражданнар сугышында Чапаев дивизиясе составында сугыша. Аның Суфия, Рәшит, Рәисә, Рафаэль исемле балалары туып үскәннәр.
Газизә апаның Фаизә исемле кызы Ленинградта «Эрмитаж»да фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Ә инде кече улы Хөсәен югары белем алып төзүче-инженер һөнәрен үзләштерә. Ул Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр катнаша, күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә. Аның өч кызы була. Әлфия белән Наил архитектор булалар. Төпчек кызлары Диләрәдә Мәскәү архитекторлар институтын тәмамлый, аннан соң Казан төзүче-инженерлар институтында хезмәт куя.
Тукай — халык шагыйре, татар халкының мәшһүр улы. Ул үзенең иҗаты белән бөтен төрки дөньяга хезмәт итә. Без Тукайны бишектән үк ишетеп беләбез, аның шигырьләре, җырлары, әкиятләре белән әсирләнеп үсәбез, һәр җанда шагыйрьгә булган җылылык арта бара.
Шагыйрь һәм Кеше буларак, Тукай — мәңге кабатланмас, мәңге уникаль шәхес. Күкләрне яктыртып, һава сафландырып узган яшендәй гомере белән ул халкыбызның әдәби, мәдәни, рухи күгендә җуелмас эз калдырды.

(Чыганак: Гарифуллин Дамир. Шәҗәрәләр: 1 китап. – Яр Чаллы, 2002. – 160 б.).