ТАТ РУС ENG

Яз («Тыныч торма…»)

Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!
Тагын җитте мөнәүвәр яз, аяз яз.

Яза күр, и каләм, яз, гәрчә аз-аз,
Дәһ булсын, әйләсен дил иһтизаз, яз.

Эрергә башлады бозлар вә карлар,
Томаннары чыктылар җирдән вә парлар.

Төшерә искә язның бу томаны
Дөханы ахыр — ахыры заманы.

Кисәктән җанланып, бозлар агалар;
Чабалар, берсене берсе кагалар.

Белерсең син боларның мәхшәре дип,
Бу бозларны — үлекләр гаскәре дип;

Өрелмеш дип белерсең санки мөгез,
Вә яки мөгезен селкеткән үгез.

Болар әллә бара дәһшәтле судка,
Беленми: кайсы — җәннәт, кайсы — утка.

Бу галәмне тота бертөрле каушау.
Бөтенләй болганадыр, килә шау-шау.

Бөтен сахра гарип төсләр аладыр,
Болыт төсле ала булып каладыр.

Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир,
Чәч орлык, сөр сабан инде, бу — чын җир.

Кояш та җып-җылы нурлар сачадыр,
Күңелсез җир йөзе күңлен ачадыр.

Китә, саубуллаша кыш зәмһәрире,
Чыга җиргә яшел чирәм хәрире.

Терелә, җанланадыр халкы галәм,
Яңара халкы Хаува, халкы Адәм.

Шулай шул: уйлата яз төрле якны,
Димәк ки — бер мәматны, бер хәятны.


Мөнәүвәр — нурлы, якты.
Әйләсен дил иһтизаз — күңел дулкынлансын.
Дөханы ахыр — ахыры заманы — заман ахыры җитүен белдергән актыккы ут-төтен.
Мәхшәр — динчеләр уенча кыямәт (дөнья беткән) көндә яңадан терелгән кешеләрнең җыелу урыны һәм вакыты.
Санки — әйтерсең лә, гүя.
Зәмһәрир — суыклык.
Хәрир — ефәк.
Халкы галәм — дөнья халкы.
Мәмат — үлем.
Хәят — тормыш, тереклек, яшәү.

(«Яз («Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!»). «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 апрель (4 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылып чыккан. «Ахыры бар» дип куелган. Текст шуннан алынган.
Өрелмеш дип белерсең санки мөгез — Исрафил фәрештәнең сур өргәне күздә тотыла.
Халкы Хаува, халкы Адәм – Адәм пәйгамбәр белән Хаува нәселе, ягъни җир халкы.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 

Комментарий язарга


*