rn(«Су анасы» эзеннән)rn
rn rn
rnГ. Тукай в своем творчестве опирался на устное народное творчество, с болыним уважением относился к народному языку. В этой статье речь идет об известном мифологическом персонаже су анасы (‘водяная’), описанном в стихах Тукая и о его диалектных вариантах. География распространения этого мифологического персонажа и рассказов о нем огромна. Примечательно то, что при наличии тукаевской водяной, в то же время этот образ еще более обогатился местными верованиями, народной фантазией и уникальным диалектным языком. Об этом свидетельствуют многочисленные экспедиционные материалы, собранные по всем диалектам татарского языка.rn
rn
rnҺич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
rnБарчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
rnҖен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул,
rnСөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул
rn(Г. Тукай. «Сабыйга» шигыреннән).
rn
rn
rnСөекле шагыйребез Г. Тукай «искеләрдән калган», «шагыйранә ялган» дип атаган мифологик персонажларны: су анасы, шүрәле, җен-пәриләр һәм убырларны үзенең иҗатында бик киң яктырта. Әлеге образлар укучы күңелендә, балачактан алып, гомер буе онытылмый торган, күңелгә нык сеңгән тирән эз калдыралар. Г. Тукай халык авыз иҗатын чын күңелдән яратып, аңа зур хөрмәт белән карап, аның иң халыкчан вариантларын үзенең әсәрләре тукымасына керткән.
rnГ.Тукай иҗаты һәм гомумән татар мифологиясе турында күп хезмәтләр язылган, сәнгать әсәрләре иҗат ителгән. Мәсәлән, К. Насыйридан башлап, Ф. Ур-манчеев, Л.Җамалетдинов, С.Гыйләҗев, С.Шәмси, Р. Әхмәтҗанов, Әхсән Фәтхетдинов, Г. Гыйльманов һ. б. хезмәтләрен күрсәтергә мөмкин. Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты үзе генә дә ни тора!
rnМенә шушы мифологик персонажлар бүгенге көндә җирле сөйләшләрдә ни дәрәҗәдә сакланалар, атамаларның, образларның төрлелеге нинди чагылыш таба?
rnДиалектлар, җирле сөйләшләр безнең рухи мирасыбызның бер өлеше, күрсәткече, телебезнең бик зур rnхәзинәсе. Алар — әдәби телнең тамырлары, таянычы, терәге, дип саналырга хаклы. Татар диалектларында мифологик персонажлар атамалары шактый зур тематик төркемне тәшкил итәләр. Безнең борынгы бабаларыбыз мифологик персонажларны, төрле рухи затларны өй һәм каралты тирәләрендә дә, аннан читтә, табигатьтә дә яшиләр дип күз алдына китергәннәр, атамалары да күп очракта шуңа бәйле рәвештә килеп чыккан.
rnДиалектологик экспедицияләрдә Рязань һәм Тамбовтан, Пенза һәм Мордовияләрдән алып, Әстерхан һәм Ерак Себер төбәкләренә кадәр сибелгән татар авылларында бик күп мифлар һәм мифологик хикәятләр, этнолингвистик мәгълүматлар язып алу насыйп булды. Мифологияне халыкның рухи культурасы белән бәйле рәвештә өйрәнү төрле тармак кешеләренең: филолог-фольклорчыларның, тел белгечләренең, тарихчыларның да уртак бурычы булып тора. Мифларның төп яшәү урыны бары тик телдә, җанлы сөйләмдә генә. Шуның өчен диалектологик экспедицияләр вакытында без иң ерактагы архаик төбәкләрдән дә мөмкин булган дәрәҗәдә тулырак этнолингвистик материаллар туплау максатын күз алдында тотабыз. Соңгы елларда «рухи мирас» сериясе белән дөнья күргән монографияләр әстерхан, себер, урал, нократ һәм мишәр диалектларындагы, керәшен Сәйдәшләрендәге халык традицияләре лексикасын һәм бүгенге көндә тарих чоңгылына кереп югалу алдында торган мифологияне дә җирле сөйләшләр яссылыгында күтәрүгә һәм тематик яктан системага салуга багышланды. Мифологик персонажлар һәм мифологик хикәятләрнең бик күбесе фәнни әйләнешкә дә, беренче тапкыр буларак, мин үзем кертеп җибәрдем, дип әйтергә мөмкин. Мәсәлән: митлакурик, кырсут, быртанау, аскыргыч, купкан, тукатмыш, йыш әби, җир шәйехе һ. б. Алар махсус программа-сораулык белән өйрәнелде, төгәл адреслары, ягъни таралыш географиясе билгеләп барылды.
rnБиредә укучылар игътибарына су анасы турында җирле сөйләшләрдән язып алынган мифологик-диалектологик атамалар, хикәятләр, текстлар тәкъдим ителә. Нәрсә ул мифологик хикәят? Мифологик хикәятләрнең сюжеты төрле мифологик затлар: шүрәле, өй иясе, бичура, су анасы һ. б. белән очрашуны тасвирлауга корылган. Хикәядәге вакыйга чынбарлыктан никадәр генә ерак булмасын, ул һәрвакыт реалистик тонда сурәтләнә һәм сөйләүче тарафыннан да, тыңлаучы тарафыннан да булган хәл, булган эш, дип кабул ителә. Биредә төп үзенчәлек — мифологик персонажларны, әкиятләрдән аермалы буларак (яшәгән, ди, булган, ди, дип түгел, кайчандыр булган хәл итеп түгел), чынлап та ышанып, үзем күрдем, яки әни, бабай яки туганым сөйләде, дип, чын хәл, дип сөйләүдә. Төзелешләре ягыннан мифологик хикәятләр, текстлар, гадәттә, бик гади, бер эпизодлы гына булалар, аларның сәнгатьчә эшләнеше дә сөйләүченең тел осталыгына бәйле була.
rnСу анасы (миш. д. Мордовиядәге сыркыды сөйләшендә):
rn— Су анасы ды була. Кийаш иңгәц выт су аша куцәргә куцкец (басма) куйганмы, шында утырган, күрәләр иде бырынгылар. Цәцен айырган, башын тарый. Озон цәцле, цумып китә. Заран (зарар) итәргә мужыт кешегә. Бер багытта сүли иде кемдер. Тешә инде суга. Су анасы тарагын калдырган, кемдер алган. Шынарга тәрәзәсенә йергән. «И карак, карак, бир, ул бит минем алтын тарак», — ди. Пакуй бирми башлидыр мынарга. Картлар этә: — «Кийаш иңгәц кенә кайан алдың, шыл урынга куй, кендез тегел». Илтеп куйа шыл күцкезгә. Выт шындый хал’ләр бырынгыларда.
rn— Тан алнысында күчкечкә (басмага) утырган, озон чәчен тари ди су анасы, йалт-йолт итә ди тарагы. Лап итеп суга теште дә ике үреме ике йакка айырылды, — ди.
rnСу анасы (миш. д. Пенза өлк. кузн. сөйләшендә). [Су анасы төнлә буада юына һәм чәчен тарый]:
rn— Келәтләр саклаган бабам. Этә пирбуй сәйәт (сәгать) узды, кучатлар (әтәчләр) кычкырды, калдыр-калдыр су эченә тешә кемдер этә. Бума (буа) булган шунда. Нәк, төнне бала-чагамы төшә, баксан, су эчендә йывына. Кешегә дә ошами, нигә дә ошами, йумынды-йумынды да чыга да бума өстенә килеп утыра и чәчен тари башлый. Куркучымнан калгынырга да куркам, кайа барырга, нишләргә дә белмим.
rnТау өстеннән багып тырамын келәтләр йаныннан. Шулай куркып тан аткынчы утырдым. Этә, ни сын ул булган? Ул этә су анасы булган. Без көлешәбез ыланнар. Анарга инде курыкканга куш күренгән.
rnСу анасы (миш. д. Тамбов өлк. күршә сөйләшендә). [Су анасы инештә юынып утыра]:
rn— Була су анасы ды. Мин бер кат барам инешкә, эштән килдем, зират артында инеш. Зур тегел генә. Сәстрама (апама) этәм, әдә инешкә, барам мин зывынма, киләм инеш кыйысына. Анда утырган, айакларын сузган кап-кара зонлы сые анасы. Кырыгыннан (итәгеннән) тартам сәстрамны, әдә тиз киттек. И кацтык та зыгра (йөгереп). Айакларын шай сузган, утыра.
rnСу анасы (себер диалектларында). [Су анасы елга буенда алтын тарагы белән чәчен тарап утыра]:
rn— Су анасы әйрәнең (елганың) җаршына чыгып чачын тарап торады. Чачы болупты, алтын тарак, болупты. Кешене күрсә чачын тарап утырганда төшеп китәде. Инәм гүргән гой монда әйредә (бараба д.).
rn[Су анасы гөрләп тавыш бирә, күлдә коенырга ярамый, диләр]:
rn— Күлгә төшмәң, күлдә йөзмәң. Сыу анасы тамышын бирде. Быйыл күлдә йөзәргә йарамый дитегәннәр ийе. Тамышын ишетмәдем мин. Ничек була тамышы дип сорасаң, гөрләде биг озак, диләр ийе. Ул йылны кем дә булса батып үләтегән ийе (бараба д.).
rn[Су анасына акча, арыш икмәген салалар]:
rn— Сыу аналарыпысіа тип аіча ташлап киләбес.
rnӨч тапіыр ташлыйбыс.
rn«Миннән өмет иткәннәргә», тип. Иртә мән төш арасында барасын. Аңа арыш икмәге кирәк икән ыргыткалы.
rn— Көмеш аічамы, іалачмы ташлады сыу анасына, әндәү олу суларга ташлады (бараба д.).
rnСу анасы, су атасы (чистай, казан арты, минзәлә, глазов сөйләшләрендә).
rnСөлекбикә (су анасын зурлап әйтү);
rnСеләймән бабай (су атасын зурлап әйтү):
rn— Су анасы бар диләр. Шул Бәркәтәдә берсе сүләп тырган ыйы. Менә шының гына тирәнлеге су, ди, шыл ирне тепкә тыгып утырткан, ди, су анасы.
rnЦәршәмбе кенне дыга кылалар: «Су анасы Сөлекбикә,
rnСу атасы Селәймән бабай», — диләр (чет.).
rnСылубикә (су анасын зурлап әйтү);
rnСөләйман (су атасын зурлап әйтү — дөбъяз сөйләше):
rn— «Су анасы Сылубикә,
rnСу атасы Сөләйман», — дип укып китәм тишмә йаныннан узганда (дөбъяз).
rnСу анасы, су атасы (Удмуртия, глазов сөйләше). [Имләп суга әйберләр салалар]:
rn— Су анасы, су атасына әйберләр саласын. Үзең озонлыгы йепкә йеде түмен түнеп саласин. Йеде чыра, өчне кадак, берне каз каләме (каурые) саласин. Үзең озоннок йеп белән чормап саласин.
rnСу байы (Удмуртия, глазов сөйләшендә бай — хуҗа, ия дигән мәгънәдә кулланыла).
rnСу байының көне глз. җәйге бәйрәм, гербер көне.
rnГербер < удм. июль уртасында үткәрелә торган бәйрәм.
rn— Су байының көнендә койонма кушмайлар. Су байы уйный диләр гербердә. Әйтәм мин оланнарга:
rn«Бармагыз, койонмагыз, су байы тотар», — дип.
rnЫшанмайлар оланнар казыр. «Су буйда чәчен тарап утыра, күргәләгәнебез бар», — дип әйтәләр иде әниләр.
rnСу газизләре,
rnСу хуҗалары,
rnСу әүлийәләре (Мари Эл — бәрәңге сөйләшендә):
rn— Баланы таң суы белән җойындырганда белгән айәтеңне уҗып, су газизләре, су хуҗалары, су әүлийәләре дип багышлыйсың.
rnСу газизләре
rnҖир газизләре (Казан арты — лаеш сөйләшендә):
rn— Су газизләренә дип бер бөртек чәчеңне булса да йолҗып җалдырырга әйтәләр ийе. Иделдән су эчсәң дә шулай дип әйтүчән булганнар.
rn«Су газизләре, җир газизләре,
rnМине ашама, мине эчмә,
rnШушыны аша, шушыны эч», — дип аталап, хәйер биреп җалдыралар.
rnСыу инәсе (Урта Урал — красноуфим сөйләшендә):
rn— Иртүк сыуга төштем йылгага, сыу менгезеп куйыйм әле тип. Терке (нарат) төптә бер хатын утыра. Озон терке җый теге йаҗта. Менә шушылай озон чәчен тарап утыра. Әле мин сыу инәсе икәнен белмим җый аның. Кем озон чәчле кеше сыу койонырга
rnтөшәргә тейеш тим. Бик матур гына утыра торгач шап итеп сыуга төшеп китте, сыу җарылып китте. Менеп сөйләгән ийем, инәм әйтә, сыу инәсе булган ул тей. Озон чәчле, шул хәтле матур итеп тарый чәчне. Үзе йалангач утыра терке төбендә. Аннары бик озаҗ утыра торгач шап итеп сыуга сикерде, сыу йарылып та китте, йуҗ та булды. Йаҗын гына бит әле ул теркелек төбе.
rnСу инәсе (минзәлә сөйләшендә):
rn— Менә балаларны су инәсе алды, диләр. Әллә су инәсе алды, әллә үзләре кереп чумды суга.
rnСу инәсе (себер — том диалектында):
rn— Су инәсе, диләр әшәкерәк кешеләрне.
rn— Сыу кызы (Урта Урал — красноуфим сөйләше):
rn— Сыуга барган чаҗта там/ыш бирмийерәк бардың исәң, басмаҗта чәчләрен ишеп, башларын тарап утырды сыу җызы. Сары чәчле ап-аҗ җыз дип сүләделәр, сыуга төшеп йуҗ булды, диделәр. Ул төшеп киткәндә сыулар бүленеп китте уртага. Аны сыу җы
rnзы дип сүләделәр.
rnСу әбийе (Удмуртия — глазов сөйләшендә):
rn— Су әбийе суда йәши. Су әбийе тарта кешене ко-йонма кергәч. Су әбийе тарткан, диләр суга баткач.
rn— Су әбийен күрдек, диде. Урманнан кайтабыз, ди безнең әни. Су йаман йакшы. Күпергә йитәр алдыннан бер сирәктә (борылышта) берәү алтын тарак белән тарап утыра ди чәчен. Йакынлашып кына килдек, ул шарт итеп суга сикереп төште, ди, бөтөн боломнарны (болыннарны) су алды, ди, бер йиргә дә бара алмайбыз, ди, су артты йөри торган йулларга, ди. Күпер өстенә кайтып кердек, ди, йөгерешеп, үзебез зурлар инде, алай да курыктык, ди. Әллә кайан күренеп тора йалтыраган тарагы, ди, чәчен тарап утыра, ди, су әбийе. Безнең суда күп тотты кешеләрне су әбийе.
rnСу әбийенә укышып, имләп сала, йөргән җиренә, балыклашма барган җиренә, йә өч йул чабышка сала.
rnКүргәнебезчә, сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатындагы барыбызга да таныш «су анасы» әле бер дә картаймаган, халкыбыз күңелендәге матур әкиятләр сыман, бик күп төбәкләрдәге «елга һәм күл төпләрендә тыныч кына яшәп ята икән».
rnБу очракта Г. Тукай иҗатындагы «Су анасы» һәм хәзерге заманда аның халыкта сакланган вариантлары арасында бик тирән ике яклы бәйләнеш сизелә. Халкыбыз Г. Тукай иҗатындагы су анасы белән дә таныш булган, шунлыктан бу образ тагын да үзенчәлекле төсмерләр белән баетылып, янартылып тора, халыкныкы халыкта саклана дигән тәэсир кала.
rn«Су анасы»ның таралыш географиясе дә бик киң: Урта һәм Түбән Иделдән, Әстерханнардан алып ерак Себерләргә кадәр. Атамалары да һәр төбәкнеке үзенчәрәк, халкыбызның тел һәм рухи байлыгын, хыялый күзаллавын чагылдыралар: су анасы, су ийәсе, су пәрие, су пиресе, су инәсе, су байы, су атасы, су газизләре, су әүлиясе һ. б. Әлеге рухи затларны халкыбыз табигатьнең аерылгысыз бер өлеше итеп санап, аларны зурлап ана, инә, әби дип тә, дастаннарда чагылыш тапкан кебек поэтик яңгырашлы исемнәр белән: Сылубикә, Сусылу, Сөлекбикә һәм башкача атап та эндәшкән.
rnҖирле сөйләшләрдә, диалектларда мифологик образлар һәм аларның атамалары гаять бай. Без аларны җирле сөйләш үзенчәлекләрен, тел байлыгын саклаган хәлдә язып алып кайтабыз. Мифологик образларның борынгылыкның чагылышы буларак бүгенге көннәрдә дә өлкән буын кешеләренең хәтерендә, аның телендә сакланып килүе аларның чын халыкчан булуын күрсәтеп тора. Мәктәпләрдә Г. Тукай иҗатын өйрәнгәндә, яшь буынга, һәр төбәкнең үзенең мифларын, аларның атамаларын да искә алып, чагыштырып сөйләп күрсәтү бигрәк тә кызыклы һәм эчтәлекле булыр иде.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rnrn
rn
rnБаязитова Ф. С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары / Ф. С. Баязитова. — Казан, 1995. — 157 б.
rnБаязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты / Ф. С. Баязитова. — Казан, 1997. — 248 б.
rnБаязитова Ф. С. Себер татарлары. Рухи мирас: гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор / Ф. С. Баязитова. -Казан, 2001.-309 6.
rnБаязитова Ф. С. Әлмәт төбәге татарлары. Рухи мирас: гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор / Ф. С. Баязитова. — Казан, 2001. — 277 б.
rnБаязитова Ф. С. Әстерхан татарлары, рухи мирас: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор / Ф. С. Баязитова. — Казан, 2002. — 298 б.
rnБаязитова Ф. С. Урта Урал (Свердловск өлкәсе) татарлары. Рухи мирас: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор / Ф. С. Баязитова. — Казан, 2002. — 428 б.
rnБаязитова Ф. С. Татар-мишәр рухи мирасы. Гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор / Ф.С. Баязитова. — Саранск, 2003.-285 6.
rnБаязитова Ф. С. Нократ сөйләше. Рухи мирас: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе, фольклор / Ф. С. Баязитова. — Казан: Дом печати, 2006. — 240 б.
rnБаязитова Ф. С. Себер ареалы татар диалектларында эт-нокультура лексикасы / Ф. С. Баязитова. — Казан: Алма-Лит, 2010.-740 6.
rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn
rn rn
rn