rn rn
rn
rnВ данной статье анализируется употребление русских и европейских заимствований в произведениях и в некоторых статьях великого татарского поэта Г. Тукая. Поэт в своих произведениях объективно отражал жизнь татарского народа в начале XX века. Поэтому он употреблял русские заимствования, которые вошли и укоренились в татарской разговорной и письменной речи.rn
rn
rn
rnМәгълүм булуынча, дөньяда һичбер тел үзенең үсеш процессында үз лексик байлыгына гына, үзенең бик борынгыдан килә торган сүзлек фондына гына таянып эш итә алмый. Телебезнең бүгенге сүзлек составы — зур тарихи үсеш нәтиҗәсе.
rnТелнең төп лексик фонды тел үсешенә нигез булып тора. Әмма ул тел үсешенең һәрбер дәверен канәгатьләндерерлек, иҗтимагый һәм икътисади тормышның һәр өлкәсенә кирәкле сүзләрне барлыкка китерү белән тулысынча тәэмин итә алырлык көчкә ия түгел. Нинди генә тел булмасын, ул үзенең яшәү дәверендә сүзлек составын үстерү һәм камилләштерү өчен башка чыганакка мохтаҗ. Теге яки бу күләмдә иҗтимагый-икътисади, хәрби-сәяси яисә башка мөнәсәбәтләргә кергән халыкларның тел байлыгы шул халыклар телләренең сүзлек составын үзара үстерүдә өстәмә чыганак булып тора. Халыкларның төрле мөнәсәбәтләргә керүләре алар арасында сүзләр алмашу мөмкинлеген тудыра. Димәк, телдә башка телләрдән алынган сүзләр, ягъни алынмалар базасы барлыкка килә.
rnТелебезгә алынма сүзләрнең нинди характерда килеп керүләре турында Ф. С. Сафиуллина болай дип билгели: «Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Әүвәл башка кабиләләр белән, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән. Алынмаларның иҗтимагый-тарихи җирлеге төрле булган. Бер халыктан, матди байлык элементлары алышканда, теге яки бу сүзләр керсә, икенче халыктан сәясәткә, мәдәнияткә, әдәбиятка, дингә, сәүдәгә һәм башка мөнәсәбәтләргә бәйле алынмалар килеп кергән» (4,58).
rnАлынма сүзләрнең күләме төрле телдә төрлечә булган кебек, төрле язучыларның иҗатында да аларның күләме төрлечә була. Г. Тукай иҗатында алынма сүзләр байтак, бигрәк тә бу күренеш аның башлангыч чор иҗатына хас. Әдипнең бу чор әсәрләрендә гарәп-фарсы һәм төрек алынмалары ифрат күп кулланылган. Шагыйрь рус теленнән һәм Европа телләреннән кереп, телдә нормалашып бара торган сүзләргә дә зур игътибар итә. Г. Тукайның башлангыч чорында күзәтелгән алынма сүзләрнең күплеген, чуарлыгын күреп, Г. Ибраһимов үзенең «Татар шагыйрьләре» хезмәтендә шагыйрьнең телен тәнкыйтьләп болай дип яза: «Бездә һичбер шагыйрь Тукай чаклы начар-буталчык вә корама тел белән башламады. Күрәбез, югары ун ел нәзымның лөгате нинди дә, өслүб вә шивәсе (теле) нинди! Монда татар сүзе унга бер генә улып, калганы гарәптән, госманлылардан, сарттан (үзбәктән). Тәр-киб вә өслүбе кемгә вә кемгә тәкълид (иярү) икәнен бер Ходай үзе генә белсен» (3, 112).
rnРус һәм татар халыкларының үзара сүз алышуы күптәннән килә. Рус сүзләрен хәтта борынгы җырларда, бәетләрдә дә очратырга мөмкин. Гомумән, төрки-татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкаре булган «Игорь полкы турында җыр»да ук инде шактый төрки-татар сүзләрен күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар, шул исәптән болгарлар да, славяннардан да күп кенә сүзләр алганнар. Мәсәлән: арыш, буразна, гөрәнкә, мүк, мич, уҗым, сохари, чиркәү, эскерт, әвен, өстәл һ. б.
rnРус теле элек тә һәм бүгенге көндә дә милләтара аралашу теле вазифасын башкара. Г. Тукай бу хакта болай яза:
rnРус белән тормыш кичердек сайрашып,
rnТел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып,
rnҺич бетәрме тарихи бу бергәлек:
rnБез туган бер җепкә бергә теркәлеп.
rnТикшеренүчеләр исәпләве буенча, рус алынмалары Г.Тукай иҗатында барлык алынмаларның 10 процентын тәшкил итә. Гомумән, Г. Тукай русча сөйләшә, аңлый гына түгел, ә яза һәм рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә торган булган. Әдип рус шагыйрьләрен үзенең остазлары дип билгели:
rnХәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
rnАй кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш.
rnАузын эт япмас, фәкать уйнар гариб сазым минем,
rnМокътәбислектә (ияреп язуда) Жуковский — зур остазым минем.
rnӘлбәттә, Г.Тукай рус лексикасын әсәрләрендә куллануга тиз кереп китми. Ләкин инде беренче шигырьләрендә үк ул укучысына таныш булган рус сүзләрен куллана башлый: мужик, запас, пар, клүбә, урыс һ. б. Тора-бара рус лексикасы аның иҗатында күбрәк кулланыла башлый. Андый сүзләргә духлары, закон, зипун, абразауный, студент, цензур, государъ, депутат, манифест, чиновник һ. б. карый.
rnГ. Тукай әсәрләренә рус сүзләренең килеп керүен һәм кулланылуын ике юнәлештә тикшерү максатка ярашлы: а) язма, китап теле аша кергән сүзләр; ә) сөйләм теле аша кергән сүзләр.
rnЯзма тел аша кергән алынмалар татар теленең үзенчәлекләренә аз гына дәрәҗәдә буйсындырылганнар яисә бөтенләй үзгәрмәгәннәр. Мәсәлән:
rnКата, чана табаннары ялт итәләр,
rnШылтыр — шылтыр юлдин арбалар китәләр.
rnТрантаслар, велосипид, кареталар
rnУрамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.
rn(«Яз галәмәтләре»)
rnИә самавыр яки чәйнек шелтәсе;
rnЛампа янмый — кыска икән филтәсе.
rn(«Кечкенә генә бер көйле хикәя»)
rnБездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
rnБу заманда гафилләргә дөнья тардыр;
rnБу хөррият — Манифесте государьдыр, —
rnКадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
rn(«Дустларга бер сүз»)
rnГ. Тукайның китап теле аша кергән бик күп сүзләре иҗтимагый-сәяси лексикага карый. Мәсәлән, капитал сүзе. Бу сүз Тукайның 1906 елда язылган «Шартлар» мәкаләсендә 10 тапкыр кабатлана: «Ләкин Исмәгыйль абзый үзенең торуы капитал өчен, ятуы капитал өчен, миллилек сатуы капитал, «Мөселман иттифакы» ни эшкә ярамаса да, мактавы капитал өчен, нәфсе заты вә мөхәррирлеге капитал өчен булуын, гомум тарафына киткәндә: ишаннар вә муллаларның мәсҗедләргә кереп, ап-ачык капиталга табынуын, Алланы онытуын, капитал шомлыгыннан һәм мөселманның исламияткә кире эшләр эшләргә мәҗбүр булуын, кызларның зинага, сәүдәгәрләрнең ялганга, мөхәррирләрнең алдауга, шагыйрьләрнең әллә нинди зарарлы кешеләрне мактауга көчләнүен, ике сәүдәгәр, ике эшче, ике мулланың, көндәш хатыннар шикелле, исламият кушмаган рәвештә мохасәдәсен I көнләшүен) вә капитал өчен исламиятне, инсаниятне бер якка ташлауларын күрсә, «Тәрҗеман»да андый сүзләрне язарга оялыр иде.
rnКапиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм». («Шартлар»)
rnШагыйрьнең әсәрләрендә бу өлкәгә караган дума, государь, указ, собранъя кебек сүзләр күп һәм еш кабатлана. Мәсәлән:
rnСобраньягә барыр бу,
rnУказ сорап алыр бу;
rnШулай итеп, бу җиргә
rnХәзрәт булып калыр бу.
rn(«Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре»)
rnРус телендәге мужик сүзе Тукайгача чорларда татар теленең фонетик закончалыкларына яраклаштырылып мажик формасында кулланылган Мәсәлән, Габделҗәббар Кандалыйда:
rnМажик ир булса юлдашың,
rnКүзеңдин китмәгәй яшең, — диелә.
rnГ. Тукай рус шагыйре А. В. Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?…» (1839) дигән шигырен ирекле тәрҗемә иткән. Тукай яшәгән чорда рус алынмалары шактый киң даирәдә һәм интинсив кулланыла башлый. Рус телен ярыйсы әйбәт үзләштергән шагыйрь бу лексик берәмлекне язма телдәгечә шигыренә кертеп җибәрә:
rnНик йоклыйсың, мужик?
rnЯз җитте, һәм үсте
rnЧирәмнәр йортыңда;
rnТор, уян, күтәрел!
rn(«Мужик йокысы»)
rnяки: «Ничек икмәкнең бәһасе күтәрелде, мужиклар теге, дөнья яратылганнан бирле килә торган ачы вә каты йөрәкле ачлыкны уйлый башладылар» («Петр бабайның хикәяте»).
rnШагыйрь әсәрләрендә рус теле аркылы шактый күп санда Көнбатыш Европа телләреннән дә алынмалар кулланылган. Алар арасында грек, латин, француз, инглиз, немец, испан, итальян һәм башка телләрдән кергән сүзләрне күрергә мөмкин. Бу сүзләр яшәешебезнең төрле сфераларына карыйлар: агент, адвокат, аристократ, бульвар, танцевалъня, цирк, оркестр, концерт, театр, танса, бухгалтер, бюрократия, гимназия, граммофон, депутат, журнал, закон, статья, идеал, император, интеллигент, кадриль, календарь, колония, автономия, конфетти, лекция, манжет, массаж, миллион, милъярдир, музыкант, музыка, ори-гиналъный, пассажир, полицейский, пьеса, пыртма-нит-портмоне, ресторан, социаллардай, студент, фамилия, фантазия, художник, цензурлык, шарыф (шарф), шкаф, шпион, эскрипкә (скрипка) һ. б.
rnСөйләм теле аша рус һәм рус теле аркылы Европа телләреннән дә шактый сүзләр телебезгә кергән. Алар татар теленең фонетик әйтелешенә, грамматик яктан көчле үзгәрешләргә дучар ителгәннәр.
rnТабигый, рус сүзләре һәм башка алынмалар татарчага кабул ителгәндә, иң беренче чиратта, аваз ягыннан үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус телендәге рожь сүзе бездә арыш формасын алган, чөнки татар теленең үз сүзләрендә р авазына башланган сүзләр булмый.
rnРус һәм башка Европа телләреннән алынмалар татар теленең сингармонизм законнарына буйсынып, йә калын, йә нечкә әйтелешле сүзләргә әйләнгәннәр; йә сүз алдына, йә сүз уртасына, ике тартык янәшә килгән җирдә, сузык авазлар өстәлә. Мәсәлән:
rnКитерттем эскрипкә, берлә гармун;
rnКызыклы барча нәрсә килде монда.
rnяки
rnКетердәп тәмле пешкән кәтлите бар,
rnЗакускага дәхи кошлар ите бар.
rn(«Осуле кадимче»).
rnГ. Тукай иҗатында алынма сүзләр күп булуга карамастан, ул «тел турында әйткәннәрендә, иң элек, шундый таләпне куя: әдәби әсәрләрнең һәм мәкаләләрнең теле чын-чыннан татарча яңгырарга тиеш».
rnТукайның рус әдәбиятын тәрҗемә итүе тәҗрибәсе шактый зур. Тәрҗемә иткәндә Тукай чит текстны татар зәвыкларына тулысынча буйсындырып, яңа милли тасвирлау чаралары табарга омтыла. Бу өлкәдә Тукай эшчәнлегенең әһәмияте турында Р. Бикмөхәммәт хаклы рәвештә болай дип билгели: «Рус һәм Көнбатыш Европаның бөек язучыларын белү шагыйрьгә катлаулы тел көрәшендә юл табарга, заманның яңа таләпләренә җавап бирергә, халыкның авыз иҗаты байлыкларын яхшырак күрергә, татар халык сөйләме белән әдәбиятның тыгыз бәйләнештә булуының күреклеген ныграк төшенергә мөмкинлек бирә» (2, 60-62).
rnЙомгаклап, шуны әйтергә кирәк: Г. Тукай, гарәп, фарсы, төрек телләре белән рәттән, рус телен дә шактый әйбәт үзләштергән. Шагыйрь рус язучыларының, рус теленә тәрҗемә ителгән көнбатыш әдипләренең әсәрләрен дә укып хозурланган, алардан оригиналь әсәрләр иҗат итәргә җирлек тапкан. Аның иҗатында рус һәм рус теле аша кергән Европа сүзләре 1600 дән артып китә.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Әгъзамов Ф. Тукай — журналист / Ф. Әгъзамов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.
rn2. Бикмөхәммәт Р. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре Р. Бикмөхәммәт. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.
rn3. Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. V том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1978.
rn4. Сафиуллина Ф. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология / Ф. Сафиуллина. — Казан: Хәтер, 1999.rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn