ТАТ РУС ENG

Сәмирханова Гөлнур (Казан) Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасында тел-сурәтләү чарасы буларак кисәкчәләр

rn

rn В статье рассматриваются частицы татарского языка, использованные в поэме Г. Тукая «Шурале», как средства передачи эмоционально-экспрессивных оттенков.rn

rn

rnСүз белән сурәт ясау, образлар тудыру ул төрле төстәге буяулар белән рәсем ясау, ал кызыл, зәңгәр ефәк җепләр белән нәфис чигү чиккәндәге кебек зур осталык сорый. Иҗади эшнең камиллеге, матурлыгы тукыма-җепләрнең нәфислегенә, төсләрнең җетелегенә генә бәйле түгел, ә башкаручының осталыгына, зәвыгына, нечкә сиземләү сәләтенә, күңел җылысын салуга да бәйле ул. Тукыма җепләрдән аермалы буларак, сүз «тере материал» булып тора.
rnТуган телнең байлыгы белән дә шулай оста эш итү һәркемгә дә бирелми. Тел берәмлекләре һәркем өчен дә уртак ләкин һәр кеше дә аннан бер үк дәрәҗәдә файдалана алмый, әмма кайберәүләр һәркемне дә сокландырырлык шигырьләр яза, поэмалар тудыра… Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай шундыйларның берсе. Бу турыда Галимҗан Ибраһимов: «Кеше үзе тырышып, көчләнеп назыйм булырга мөмкин, әмма чын мәгънәсе белән шагыйрь булу өчен анаңнан шагыйрь булып туарга кирәк. Кеше үзе теләп шагыйрь була алмый, аны табигать ясый», — дип яза. Соң шигырь нәрсә? дигән сорауга, ул түбәндәгечә җавап бирә: «Безнең рух вә хыялымызга тәэсир итәчәк, хиссиятемезне, тәэсиратымызны кузгалтачак һәрбер нәрсә — шигырь. Шигырь телдән яки гакыл вә зиһеннән түгел, бәлки адәмнең рухыннан, күңеленнән, хыял вә хисеннән туа. Бер шигырьнең камил шигырь булып чыгуы өчен шагыйрьнең бер нәрсәдән тәэсире һәм шуны укучыга тәэсир итәчәк рәвештә шигъри сүзләр эченә салуы лязем» (2, 155-156).
rnБу мәкаләдә без халык шагыйре Г. Тукай иҗатына ниндидер бер бәя бирергә, анализ ясарга җыенмыйбыз. Бары тик аның телебезнең байлыгыннан, күп санлы мөмкинлекләреннән бик оста файдалануын тасвирларга телибез.
rnБилгеле булганча, сөйләм авазлары һәр телнең нигезен тәшкил итәләр. Телдә сузык һәм тартык авазлар каршылыгының берләшә алуы иҗекләрне барлыкка китерә. Авазлар бердәмлегеннән лексик мәгънә туса, сүзләр барлыкка килә. Ләкин гади сүзләр тезмәсе белән генә уй, фикерне җиткереп булмый әле. Сөйләүченең фикере тулысынча аңлашылсын өчен, предметлар, затлар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә тел чаралары ярдәмендә белдерергә кирәк. Нәкъ менә шул чаралар җөмләдә сүзләр арасындагы бәйләнешләрне тормышка ашыручы иң төп фактор булып торалар. Хис-тойгылар, эмоцияләр дә шул чаралар ярдәмендә белдереләләр. Шулар арасында кисәкчәләрнең татар телендә аеруча киң кулланылуы күренә.
rnТел материалы буларак, Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасын алыйк. Күләм ягыннан әллә ни зур булмаган бу әкияттә бик күп төрле тел чаралары кулланылган. Мәсәлән: 10 — ымлык; 11 — бәйлек; 9 — теркәгеч; 5 — модаль сүз; 3 — ияртем һәм ЮОләп кисәкчә табарга була.
rnТатар телендә эмоцияләр, нигездә, интонация, басым, сүз тәртибе һәм кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә, шулар арасында кисәкчәләр аеруча актив кулланыла. Бер «Шүрәле» поэмасында гына да йөзләп кисәкчәнең кулланылуы моны раслый.
rn«Шүрәле» поэмасы «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл…» дигән юллар белән башланып китә. Татар телендә нәкъ кисәкчәсе урынны, вакытны белдергән сүзләрдән алда килеп, «төп-төгәл», «шул урында», «шул вакытта» дигән мәгънәне аңлата. Исем, алмашлык һәм рәвешләр белән килеп, охшату-чагыштыру мәгънәсен көчәйтә, төгәл шундый булуны аңлата.
rnПоэмада унбиш тапкыр бик кисәкчәсе кулланылган. Бу кисәкчә сыйфат һәм рәвешләр алдыннан килеп, «чиктән тыш», «гаять» кебек төсмерләр өсти. Г. Тукай «Шүрәле» поэмасында кисәкчәләрне мул файдаланып, туган як табигатенең гүзәллеген аеруча оста тасвирлый. Аларны Кырлайга булган мәхәббәтен чагылдыруда да бик уңышлы куллана. Мәсәлән,
rnАнда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
rnҖил дә вакытында исеп, яцгыр да вакытында ява.
rnЯки
rnБик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр…
rnҺич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;
rnТатар телендә бик кисәкчәсе сыйфатлар, рәвешләр белән генә түгел, фигыльләр алдыннан килеп тә аларның мәгънәләрен куәтли. Мәсәлән, бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар җибәр…
rnГ.Тукай телендә әле кисәкчәсе дә бик еш кабатлана. Бу кисәкчә мәгънә ягыннан да, кулланылыш урыны ягыннан да алдагы кисәкчәләрдән аерылып тора. Ул боерык фигыльләрдән соң килеп, аңа үтенү, теләк яки карар кылу төсмере өсти:
rnШул турыдан аз гына, биш — алты сүз сөйлим әле,
rnГадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле…
rnӘле кисәкчәсе сүзнең алдыннан да артыннан да кулланыла ала, вакытны белдергән рәвешләр алдында килеп, шул сүзнең мәгънәсен көчәйтә. Мәсәлән, әле кичә генә килгән иде.
rnТатар телендә да-дә, та-тә кисәкчәсенең калын һәм нечкә варианты яңгырау һәм саңгырау тартыкка башланган вариантлары да бар, бу ягы белән ул кушымчаларга охшаган. Ул үзе караган сүзгә басым ясауны, кайбер очракларда «хәтта», «нәкъ», «шулай ук» мәгънәләрен белдерә.
rnМонда бульварлар, клуб һәм танцевалъня, цирк та шул;
rn rnМонда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
rnГына — генә, кына — кенә кисәкчәләре төрле сүз төркемнәренә тагылып килеп, аеру — чикләүне, кимлек дәрәҗәсен белдерәләр, сүзләрнең мәгънәләрен көчәйтәләр:
rnЗурмы? — дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
rnХалкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
rnШул турыда аз гына, биш — алты сүз сөйлим әле;
rnПоэмада гына, генә кисәкчәләре кайбер урыннарда тартым кушымчасы белән дә кулланылып, ир-кәләү-кечерәйтеп әйтүне һәм шул ук вакытта бераз кимсетүне — түбәнсетүне аңлата:
rnНәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм! —
rnСин бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм.
rnМисаллардан күренгәнчә, башка ярдәмлекләрдән аермалы буларак, кисәкчәләр үзләренең кулланылыш урыннары ягыннан да, мәгънә төсмерләре белән дә, функцияләре белән дә төрле. Мөстәкыйль сүз белән ни рәвештә килүе, ягъни кулланылыш урыны буенча кисәкчәләрне ике зур төркемгә аерып карарга мөмкин: 1) ал кисәкчәләргә, 2) арт кисәкчәләргә. Ал һәм арт кисәкчәләр үз чиратында янә ике төркемчәгә бүленәләр. Мәсәлән:
rn1.    а) бик төз-төзен, һич гаҗәп юк; б) кып-кызыл, сап-сары, нәп-нәзек.
rn2.    а) матур түгел, языйм әле; б) аз гына, качкынмы, суккалыйдыр.
rnКайбер кисәкчәләрнең нинди төркемгә керүләрен ачыклавы да читен. «Шүрәле» поэмасында омоним буларак, -да/-дә, -та/-тә килеш кушымчасы да, шул формадагы кисәкчәләр дә, теркәгечләр дә кулланылган.
rnТел берәмлекләре шактый күп, да-дә кисәкчәсе дә шундыйлардан.
rnШулай итеп, Габдулла Тукай «Шүрәле» поэмасында кисәкчәләрдән бик киң файдаланган, шулар ярдәмендә төрле эмоцияләрне, модаль экспрессив төсмерләрне сурәтләгән.
rn 
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Тукай Г. Шүрәле // Г. Тукай Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — Б. 415-419.
rn2.    Ибраһимов Г. Сайланма хезмәтләр: Милләт. Тел. Әдәбият / Г. Ибраһимов. — Казан: Мәгариф, 2007. — 239 б.
rn3.    Татар грамматикасы: 3 томда. — М.: Инсан; Казан: Фикер, 2002. — II т. — 448 б.

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*