rn rn
rn
rnПоэтическое творчество Габдуллы Тукая многотемно и многообразно. Проблемы человеческих отношений поэт передает посредством реалистических и символических образов, помещая их в реальные, мифологические и сказочные ситуации. Затрагивая темы человеческих отношений, общества и места человека в нем, Г. Тукай обращается к разным символам, в том числе и образам птиц. В статье рассматриваются орнитологические символы, их значения, отраженные в устном народном творчестве, в мифологии, религии, и прослеживается авторское использование указанных образов.rn
rn
rn
rnХалкыбызның элек-электән сүзгә сак каравы, аны, тәмен белеп һәм урынлы куллануы авыз иҗаты әсәрләрендә һәм бай әдәби мирасыбыз җәүһәрләрендә ачык чагыла. Язучы-шагыйрьләребез әлеге сүз-сәйләннәрне мифологик мотивлар, образлы сурәтләүләр, үзенчәлекле символлар белән баетып, тагын да мәгънәлерәк һәм тәэсирлерәк итә алганнар. Шагыйрьләрнең шагыйре, милли йөзек кашыбыз Г.Тукай шигърияте дә моңа ачык дәлил. Халыкка хас үзенчәлекле гыйбарәләрне, дини һәм мифологик мотивларны мул кулланган Тукай кош образларына аеруча еш мөрәҗәгать иткән. Җырчы дусларыбызның гүзәл атамалары исемнәрендә үк чагылган «Карга», «Фатыйма белән Сандугач», «Карлыгач», «Кошларга», «Кошчык», «Күгәрчен» һ. б. шигырьләрен искә алу үзе үк бу фикерне дәлилли кебек.
rnКош образларын яратып һәм аларга төрле мәгънә салып куллануы шагыйрьнең балачакта алган тәэсирләреннән, туган як табигатенең сихрилегенә, серлелегенә сокланудан ук килә сыман. Югыйсә, мәшһүр «Шүрәле»дә (1907):
rnНәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр;
rnҖырлаганда, көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр,
rnяисә:
rnБервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары;
rnКитә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары, —
rnдип, Кырлай табигатенең гүзәллегенә мәдхия җырламас иде. Һәрбер кешегә таныш булган әлеге шигырь юлларында Г. Тукайның кошларны яратуы, олылавы, аларны Ходай яраткан могҗиза итеп кабул итүе сизелә. Кошларга булган кайгыртучан мөнәсәбәт, ихлас хисләр Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын («Кошларга», 1910), Юк, сөекле сандугачым, уйнасам, дәресем кала («Эш беткәч уйнарга ярый», rn1910), Тәрәзәләр ачтым, гөлләр чәчтем, Асыл кошлар килеп чүпләсен («Җыр», 1912), И кошым, син мескенем, син чыпчыгым («Өч хакыйкать», 1912), Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач? Шат була күңлем минем, син сайрагач («Фатыйма белән Сандугач», 1910) һ. б. строфаларда ачык чагыла. Кошларны яраткан лирик геройның кош балаларына аеруча сакчыл мөнәсәбәте шик тудырмый, матур чагыштырулар аша үстерелә генә бара: Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, / Оядагы йоклап яткан кошчыклардай («Ай һәм Кояш», 1910); Салган Сабит ихласын, кош бәбкәседәй җимгә («Сабитның укырга өйрәнүе», 1912) һ. б.
rnШагыйрьнең кошлар дөньясы аша яшәешнең өзлексез агышын, табигать белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлый алуы сокландыра. Әйтерсең, аның өмет кыйбласын изге кош гел яктыртып бара сыман. «Өзелгән өмит» (1910) шигырендә фани дөнья белән хушлашучы җан, кошка әверелеп, киң җиһаннан үзенә ирек эзли. Бу, дини мифологиядән чыгып караганда да шулай. Җан, тәннән аерылып, кош булып оча, автор шуңа таяна булса кирәк:
rnОчты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы,
rnШат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.
rnӘ менә башка шигырендә («Фатыйма белән Сандугач», 1910) эчке мәгънә бераз үзгәрә төшә. Фатыйма, читлектән кошны азат иткәч, аннан изге дога сорый, ягъни кошчык, изге җан булып, мәгънә киңәеп китә:
rnЙә, алайса, мин ишек ачтым сиңа,
rnБар, азат бул, кыйл миңа изге дога…» (2, 5)
rnБу фикерне «Кошчык» (1910) шигыре тагын да үстерә:
rnКичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым,
rnКүңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.
rnАңар бирдем азатлык мин, үзем дә шул вакыт күрдем:
rnТынычлап калды, никтер, һәм тәмам иркенләде куңлем.
rn…Очып киткәндә, ул шундый матурлап сайрады моңлы:
rnМиңа, санки, азат иткән өчен, изге дога кылды.
rnКошның очып киткәндә моңлы сайравы лирик герой өчен гүя изге дога булып яңгырый. Халыкта ут яктысы янында очып йөргән күбәләкне күргәч якын кешенең җаны кайткан, дию гадәте яши. Мифологиядә дә җанны күбәләк, кош итеп рәвешләгәннәр (2, 5)
rnГ.Тукай халкыбызның кошларга мөнәсәбәтен, мәҗүсилек чорыннан калган табыну, илаһилаштыру, изгеләштерү чаткыларын еш ассызыкларга тырыша. Иҗатында дини мотивларны мул кулланган шагыйрь бу очракта Тәңре, Ходай, оҗмах сүзләрен кулланудан курыкмый: Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын,/ Мылтыгым да юк янымда, юк, шулай ук, ауларым («Кошларга», 1910), Без оҗмах кошлары булдык бу җирдә,/ Бөтен бүлмә тулып китте сәвапка («Ысулы кадимче», 1908), Ходай кылган мине көчсез кошыннан («Күгәрчен», 1910), Миңа, санки, азат иткән өчен, изге дога кылды («Кошчык», 1910), Бервакыт чук-чук итеп сайрый ходайның кошлары («Шүрәле», 1907) һ.б.
rn«Кошчык» шигырендә лирик герой читлектәге кошны коткарып күңеленә рәхәтлек алган булса, «Кошларга» шигырендә аларның сайрауларын тыңлаудан ләззәт таба:
rnКуркмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын,
rnМин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
rn…Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим,
rnӘллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!
rnКурыкмагыз, яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам,
rnСайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
rnӘйләнә-тирәбезгә, кош-кортларга, җанварларга гына түгел, бер-беребезгә карата да матур мөнәсәбәтләр югала барган заманда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек, кайгыртучанлык кебек матур сыйфатларны үстерергә ярдәм итәрлек мондый әсәрләр балаларыбызга һәрдаим укылырга һәм мәктәп дәреслекләрендә һичшиксез булырга тиеш.
rnТукай шигырьләрендә иң киң таралган орнитологик образлар — карга, сандугач, чыпчык, тургай, күркә, әтәч, былбыл һ. б. булса, шулар арасыннан Тукай былбыл образын аеруча яратып кулланган.
rn«Былбыл — төрки-татар мифологиясендә һәм фольклор әсәрләрендә тирән, эчкерсез, саф мәхәббәт, кавышу-аерылышу, кайгы-хәсрәт, Үлем һәм Үлемсезлек символы, борынгы чорларда ук фольклорда да, язма әдәбиятта да киң таралган, вазифалары төгәл ачык һәм һәркемгә аңлаешлы шигъри образ. Чөнки ул иң элек халык иҗатының мәкаль һәм җыр кебек һәрвакыт актуаль, халык күңеленә якын төрләрендә кулланыла» (6, 247).
rnХалык былбылларда изгелек билгесе күргән, мифологиядә һәм халык иҗатында былбыл һәм сандугачлар изге хәбәр китерүчеләр буларак сурәтләнгәннәр. Бу фикерне куәтләп Тукай әлеге асыл кошларны «Ходай былбыллары» дип атый:
rnӘй кояш нурлы, ачылган бакчаларның гөлләре;
rnЯктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый Ходай былбыллары!
rn(«Кичә, бүген», 1910).
rnҖырларда, шигърияттә былбыл образы сагыну, саргаю, күрешү, өмет итү кебек мотивларны чагылдырганда ярдәмгә килгән. Былбыл — матурлык, мәхәббәт, ирек символы. «Бер татар шагыйренең сүзләре» (1907) шигырендә Очырмакчы булсаң былбыл күкрәгемнән, Әллә ничек, мыр-мыр итеп, мәче чыга, дип, былбыл образына Тукай да матурлык, нәфислек кебек символик мәгънәләр салган.
rnШулай бер төрле кошларны мактаса, зурласа, икенчеләрен «тәнкыйть утына сала» әдип. Мәсәлән, карлыгачларны Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач, Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач… («Яз хәбәре», 1911) дип сурәтләсә, әлеге кошларга багышланган «Карлыгач» шигырендә «көне буе иренмичә күп эшләгән», «матур-матур балалар чыгарган» уңган кошларга мәдхия җырлый һ. б.
rnКошларга хас булган уңай яки тискәре сыйфатларны күпертеп күрсәтү максатыннан, автор еш кына кош образларын бер-берсенә каршы куеп та сурәтли. Мәсәлән, Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар, Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар! («Дин вә гавам», 1912) дигән юлларда каргаларны кимсетү, ә былбылларны, киресенчә, олылау төсмерләнә. Халкыбызның каргаларга тискәре мөнәсәбәтен «Асра карганы — күзеңне уйсын», «Асыл буяуга төшкән белән карга каргалыктан чыкмас», «Каргадан карга туар», «Карга каргануын белер» (4, 596) кебек мәкальләрдән дә беләбез. Бу фикерне куәтләп, «Мөтәшагыйрьгә» (1907) шигырендә каргалар бөтенләй кимсетүгә дучар ителәләр: Сиңа соң сандугачча сай-рамак мөмкинме, и карга!
rn«Күгәрчен» (1910) шигырендә исә автор «көчсез» күгәрчен белән «көчле» лачынны каршы куя:
rnБер урманда агач астында яшьрен,
rnКачып утра иде мискин күгәрчен.
rnЯкыннан шул вакыт узды лачын,
rnҖәеп, селкеп канат атлы колачын.
rnЭченнән сөйләде шунда күгәрчен:
rn«Бу лачын нинди көчле кош, күрәмсең?
rnКөче күп, тырнагы үткен, явыз ул,
rnЗәгыйфьләрне ашар, канлы авыз ул.
rnВәләкин мин ризамын язмышымнан,
rnХодай кылган мине көчсез кошыннан…
rnСаф хисләр, мәхәббәт, чисталык, аклык-пакьлык символы булган күгәрченнәрне автор биредә «ходай кылган көчсез кош» итеп сурәтли һәм «Зәгыйфь, корбан булу артык, ходаем, Булудан андый көчле һәм дә залим!» дигән фикер үткәрә.
rnКошларны Ходай могҗизасы дип кабул итеп, былбыл, сандугачларны илаһилаштырып тасвирласа да, карга, козгын кебек кошларның тискәре сыйфатларын «фаш итеп» кимсетеп алырга да жөрьәт иткән шагыйрь: Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар, Карга мескен җырлый белми, кычкыра тик: «Кар» да «Кар!» («Карга», 1909); Нигә курка бу татар, кузгалса дини мәсьәлә? Барсы кыркылдый тавыктай: «Дин кырак! Дәһри кырак!» («Ник? Нигә?» 1910); Ала карга, кара козгын әрсезләнә, тук була («Авыл җырлары. Дүртенче көлтә», 1910).
rnХалкыбызның козгыннарга тискәре мөнәсәбәте мәкаль-әйтемнәрдә дә чагыла («Козгын кычкырса — үз башына», «Үләксә янына козгын җыелыр», «Козгын яу башлар, яуга карга иярер»). Әлеге фикерләрне куәтләп Тукай мулла һәм суфыйларны чалмалы козгыннар дип атый:
rnНигә тулган чалмалы козгын зиярәт өстенә?
rnБер сыраның мичкәсе, бел, боз булып каткан бүген.
rnБайлар үлгәч, сәдака алу өчен, муллалар, суфыйлар, иске мәдрәсә шәкертләре, чалмалар киеп, зиратка җыела торган булганнар. Тукай бу шигырендә байларны «сыра мичкәсе» дип, мулла һәм суфыйларны «чалмалы козгын»нар дип атый («Нәрсәдән?» 1908).
rnКозгынны куркыныч кара көч итеп тасвирлавы түбәндәге строфаларда ачык чагыла:
rnЮк нәҗат, фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә;
rnКозгын — ислам гәүдәсендә. Кәгъбәсендә пот күрәм
rn(«Хәстә хәле», 1913).
rnӘтәчләрнең сугышырга маһирлыгын күздә тотып, халкыбыз юк-бар сәбәптән кызып китәргә, тарткалашырга, сугышырга яраткан кешеләрне әтәчкә тиңли, аларга карата әтәч кебек, әтәчләнү сүзләрен куллана. «Борһан» һәм «Идел» газеталары арасында барган тарткалашуга ишарә ясап, Габдулла Тукай да әтәчне күчерелмә мәгънәдә кулланган:
rnПриемның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән;
rnӘчтерханда «Борһан», «Идел» — ике әтәч бар икән
rn(«Авыл җырлары. Беренче көлтә», 1908).
rnМасайган, эреләнгән, ачуы кабарган кешеләрне күркә белән тиңләп:
rnСафи — муен, Фатыйма апай — баш иде.
rnСафи абзыйны изәр, көрпә кеби,
rnКабарып үзе, ата күркә кеби, —
rnдигән шигырь юлларында да матур чагыштырулар кулланган («Кечкенә генә бер көйле хикәя», 1906).
rnКошлар белән бәйле төрле чагыштырулар, образлы сурәтләүләр Г.Тукайның башка күп кенә шигырьләрендә дә ачык чагыла: Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать куркене / Күктә аккошлардай ак, күчмә болытлар төркеме («Җәйге таң хатирәсе», 1910), Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби («Туган җиремә», 1907), Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак торыш, / Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош («… гә», 1908), Кача күр, кош кеби, мактауларыннан, / Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан («Киңәш», 1908), һаваларда кошлар оча болыт-болытrn(«Яз галәмәтләре», 1912), Тора хан кыз күзе алдында куркынган поши төсле, / Кояш алдында тын алмыйча каткан төн кошы төсле («Алтын әтәч», 1908) һ. б.
rnКош образлары янәшәсендә шагыйрь алар чыгарган тавышларга, аваз ияртемнәренә дә еш мөрәҗәгать итә: Әтәч тавышлана тагын да: «Кикрикүк!» тә «күк!» «күк!» ди; I Бәла күргәч тә сайрый, кычкырадыр: «Кикрикүккүк!» — ди («Алтын әтәч», 1908); Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр («Көз», 1906); Кошчыгым чиксез кыю, чыр-чыррр килә; /Син очып йөргәнче, кошчык, пррр да пррр! («Өч хакыйкать», 1912); Шул урындук, гөнаһ шомлыкка, бер чыпчык I Йөри иде азык эзләп пыр-пыр очып («Һәркемнең ашыйсы килә», 1910) һ. б.
rnТукай шигъриятендәге кош образлары монда китерелгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Орнитологик символикага бәйле бик күп кызыклы чагыштырулар китерергә, күзәтүләр белән уртаклашырга мөмкин әле. Биредә без шагыйрь аеруча яратып һәм еш кулланган кош образларына игътибар юнәлтеп, алар ярдәмендә тудырылган хыял очышы, сәнгати бизәкләр байлыгын күрә алдык, шагыйрьнең ихлас тасвири осталыгына тагын бер кат инандык.
rnМилли шигъриятебезнең гүзәл үрнәкләре булган «Карга», «Фатыйма белән Сандугач», «Карлыгач», «Кошларга», «Кошчык», «Күгәрчен» һ. б. шигырьләрдә кош символик образлары аша Габдулла Тукайның фикер тирәнлеге яңа төсмерләр белән баеган. Олуг шагыйрьнең кайгыртучанлык, шәфкатьлелек, киң күңеллелек кебек сыйфатларны оста һәм тәэсирле итеп балалар күңеленә, олылар аңына җиткерә алырлык шигъри җәүһәрләренең кыйммәте еллар үткән саен арта гына барыр әле!
rn
rn
rn rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Җәләлиева М. Җ. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре / М.Җ.Җәләлиева. — Казан: Мәгариф, 2001. — 200 б.
rn2. Җәләлиева М. Җ. Шагыйрьнең миф дөньясы / М. Җ. Җәләлиева // Мәгърифәт. — 1996. — 3 май.
rn3. Йосыпова Н. М. Тукай иҗатында символик образлар / Н.М.Йосыпова // Фәнни язмалар — 2008. — Казан, 2010. — Б. 128-133.
rn4. Татар халык мәкальләре: 3 томда. — I т. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1958, 913 б.
rn5. Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар / Г.Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 510 б.
rn6. Урманче Ф. И. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда / Ф. И. Урманче. — Казан: Мәгариф, 2008. — I т.
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn
rn rn
rn