rn
rn rn
rn
rnВ данной статье основное внимание уделяется выяснению факта общения rnГ. Тукая со знаменитым композитором. этнографом, собирателем rnмузыкального фольклора народов Поволжья А.Эйхенвальдом. Приводятся rnвоспоминания А.Эйхенвальда о творческих встречах с Тукаем, на которых rnпоэт помогал композитору в гармонизации татарских народных напевов. rnВысказывается мнение о том, что общение с композитором А.Эйхенвальдом rnспособствовало появлению известной (сначала лекции) статьи «Халык rnәдәбияты».rn
rn
rnБөек шагыйребез Тукай тормышының күп кенә сәхифәләре инде билгеле. Елларrnагышы гасырлар аралыгын ерагайткан саен Тукайга бәйле мизгелләрне rnачыклау мөмкинлеге дә торган саен кими кебек. Ләкин әле «инде бар ак rnтаплар ачылып бетте» дигән чик ноктаны да куеп булмый. Ни өчен дигәндә, rnшагыйребезнең шәхес буларак куәте шулкадәр көчле ки, ул үзенә әллә rnкемнәрне тарткан, әллә кемнәр белән аралашкан, шуның бәрабәренә үзара rnүсеш, алга китеш, ниндидер иҗади бөеклекләрне күрү мөмкинлеге туган. rnБүген дә бөек шәхеснең эзләре калган сукмаклар әллә кай тарафлардан rnкилеп чыгып тора. Әлбәттә, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә җитдиrnкараш булып, күп еллар элек кузгатылган махсус энциклопедия эше rnбашланган булса, бик күп сукмаклар ачылып, ул юллардан Тукай белән rnатлаган тагын дистәләрчә персоналийларның исемнәре ачыкланган, шагыйрь rnиҗатына, тормышына бәйле бәяләре алынган булыр иде. Ләкин боларның rnбарысы да теләк фигыль формасыннан башкага үзгәрә алмады. Шулай да rnкиләчәккә өмет белән карау теләге өлегә күпләрдә сүнмәгән. Кем белә, rnбәлки мәсьәлә алга таба бераз Тукай файдасына борылыш ясар.
rnБу хезмәттә татар сәнгате тарихында бик якты эз калдырып та, лаексыз rnонытылган шәхес — композитор Антон Александрович Эйхенвальдның Габдулла rnТукай белән булган мөнәсәбәтләре урын алачак. Башлап, игътибарны әлеге rnике шәхескә бәйле нинди мәгълүмат җәлеп итүен ачыклап китү кирәктер.
rn1974 елда дөнья күргән «Габдулла Тукай. Библиографик күрсәткеч rn(1956-1970)» исемле хезмәтне, бөтенләй башка максатлардан чыгып, карап rnутырганда, күзем Л. Рубинштейнның «Шаляпин һәм Тукай» исемле мәкаләсенә rnтөште. Бу мәкалә «Социалистик Татарстан» газетасының 1970 елгы 26 апрельrnсанында Г. Рәхим тарафыннан «Дружба народов» журналының 1966 ел, 4 нче rnсаныннан тәрҗемә ителеп бастырылган. Мәкаләгә аңлатма язуында күрсәткеч rnавторлары — Ләлә Хәйдәрова һәм Наилә Әхмәтҗановалар: «Тукайның Шаляпин rnбелән очрашуы һәм композитор Эйхенвальдның «Су анасы» поэмасы мотивлары rnбуенча опера язуы турында» дип язып куйганнар (1, 86). Нәкъ менә шушы rnаңлатма язуы эзләнүләрнең башлануына этәргеч булды. Иң кызыксындырганы —rnмәкалә эчтәлегендә сөйләнгәнчә, Антон Эйхенвальдның Тукайның үзе белән rnтаныш булып, иҗаты белән кызыксынуы һәм шул турыда Л. Рубенштейнга rnсөйләве булды. Ни өчен дигәндә, Антон Александрович Эйхенвальд шәхесе, rnюгарыда әйтеп киткәнчә, татар профессиональ музыка сәнгате һәм татар rnмузыка фольклористикасы фәне үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнеңrnберсе. Ул, документлардан билгеле булганча, XIX гасыр ахырында һәм XX rnгасырның беренче чиреге аралыгында берничә мәртәбә татар авылларында үзеrnйөреп, татар халык көйләрен, җырларын җыя. Шуларны гармонизацияләп, rnКазанда (1923 еллар), Парижда (1926 ел, август) татар, башкорт һәм rnкөнчыгыш халыклары көйләреннән торган симфоник концертлар бирә. Шул rnчорның зыялылары композиторның халык көйләренең татарча яңгырашларын rnсаклап, европача эшкәртә алуына таң калалар. Парижда узган концертның даrnуңышы бик зур була. Европалылар берничә көн барган концертларны тулы rnзалларда көчле алкышлар белән кабул итәләр. Ул гына да түгел, Эйхенвальдrnбик күп татар көйләрен эшкәртеп, төрле жанр әсәрләре иҗат иткән кеше. rnУл татар халык көйләреннән торган «Дала», «Су анасы» опералары авторы даrn(2. 25-38). Югарыда китерелгән мәкалә-хатирәдә Л. Рубенштейнга А. rnЭйхенвальд Парижда Ф. И. Шаляпин белән очрашуы, очрашу барышында Тукай rnшәхесенә кагылышлы фикерләр әйтүләре турында сөйли. Ф. И. Шаляпин: rn«Казанда М. Ю. Лермонтовка охшаган бер шагыйрь бар иде. Ул егетнең күз rnкарашы бик акыллы, ләкин картларныкы кебек авыр иде. Лермонтов кебек бикrnиртә үлеп китте. «Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, гөл кеби rnсүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без» юллары да аныкы. Одессада rnакчарлакларны «мартынныр» диләр. Мин Тукайны читлеккә ябылган rnмартыннарга охшаттым. Үз диңгезеннән, дулкыннардан, иректән мәхрүм rnителгән мартыннарга. Күз алдына китерәсеңме?», — дигән сүзләр әйтә. rnАнтон Эйхенвальд Ф. И. Шаляпинга Тукай белән үзенең дә таныш булуын, rnаннан бераз өлкәнрәк (11 яшькә) булса да дустанә мөгамәләләрдә булуларынrnсөйли. Татар халык җырларын эшкәртү вакытында шагыйрь күрсәткән ярдәм rnтурында әйтә. Танышы Л. Рубенштейнга үзенең «Су анасы» операсын да. Ф. rnИ. Шаляпин кушуы буенча, Тукай әсәрләре мотивларына таянып язуын сөйли. rnТатар авылларына бергәләп чыккалаулары, ул авылларда Тукайның rnкрестьяннарга халык җырларын язу ни өчен кирәк икәнлеген төшендергәнлегеrnтурында хәбәр итә (3, 128).
rnӘлеге мәкаләдән соң эзләнүләр тагы да җанландырылды. А. Эйхенвальдның rnКазанга, беренче мәртәбә, башта 1893 елда Н. Ф.Катанов белән берлектә rnтатар, башкорт, чуваш авылларында экспедицияләрдә катнашуы өчен һәм rnкабат 1915 елда гына килүе турында мәгълүмат бар иде инде. Бу rnмәгълүматларга таянган очракта, Тукай берничек тә Эйхенвальд белән rnочраша алырга тиеш түгел иде. Ләкин шунысы да ачык — очрашмаган булса, rnЛ. Рубенштейнга бу турыда сөйләнмәгән булыр иде. Шушы сорауга җавап rnюллау барышында шактый озак эзләнүләр алып барырга турыы килде. Ниһаять,rnбу сорауга җавап бирерлек материалга юлыгу мөмкинлеге килеп чыкты. rnМондый мәгълүматка Эйхенвальд яшәгән чорларда (1875-1957) Тукайның rnтууына бәйле датаны билгеләп үтү
rnуңае белән дөнья күргән вакытлы матбугат битләрен актарганда юлыктык.
rn1946 елда Г. Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән «Красная Башкирия» rnгазетасының 26 апрель санында «Страстный поклонник музыки» дигән мәкалә rnбастырыла. Бу мәкалә авторы — Антон Эйхенвальд. Биредә ул үзенең rn1907-1911 елларда Казан университетының эксперименталь фонотека rnкабинетында Н. Ф. Катанов белән бергә эшләве турында яза. Бу вакытта ул rnтатар һәм башкорт җырларын гармонизацияләү белән шөгыльләнә. Европа rnмузыкасыннан шактый хәбәрдар композиторга татар һәм башкорт халкы rnкөйләрендә гармоник үзенчәлекләрне тоемларга шактый катлаулы була. rnЭйхенвальд сүзләренә караганда, Тукай аңа бу эшендә бик зур ярдәм rnкүрсәтә. Бу турыда ул менә нәрсәләр яза: «Мои первые пробные шаги по rnзведению дисциплины в записи музыки и достижения ге развития через rnгармонизацию народных песень живо интересовали Тукая… Работая в rnКазанском университете в кабинете экспериментальной фонотеки… я часто rnвстречался с Тукаем… Не один час мы просидели с ним в дружеской rnбеседе. Тукай чутко прислушивался к той гармонии, которую я использовал вrnтатарской и башкирской музыке, и, несмотря на то, что он не был rnпрофессиональным музыкантом удивительно чувствовал, какая гармония была rnродственной татарской музыке и какая была ей чужда… Тукай далrnмне многое… Если бы Тукай изучил музыку, из него вышел бы прекрасный rnкомпозитор, так как неболыное число песень, пропетых им, оставляли оченьrnглубокое впечатление» (4, 3).
rnГ. Тукайның тормыш һәм иҗат биографиясен барлаганда бер җирдә дә аның rnтатар авылларында халык көйләрен язып йөрүе турындагы мәгълүматка тап rnбулырга туры килмәде. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә шактый ачыклык кертүне, rnҗентекле эзләнүләр алып баруны таләп итә. Шулай да Тукайның 1910 елның rnапрелендә «Шәрык клубында» сөйләгән атаклы «Халык әдәбияты» лекциясендә rnтатар халык музыкасына бәйле шактый җитди теоретик фикерләр әйтә алуы rnаның музыка белгече белән аралашкан булуына беркадәр ишарә ясый. Г. rnТукайга бу өлкәдә, киңәшче буларак, А. Эйхенвальдның йогынтысы (фактлар rnрасланган очракта) шик тудырмый. Әлбәттә, шагыйрь буларак та, халык rnязмышы, сәнгате өчен кайгыртучы шәхес буларак та масштабы гаять зур rnТукаебыз эзләренең берсе дә тарих төпкелләрендә җуелып кала алмый. Алар rnXX гасыр башының татар халкына бәйле йөзләгән сукмакларында хәзер дә rnбалкып яталар. Аларны күрә, бераз тузаннан арындыра белергә генә кирәк.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Габдулла Тукай. Библиографический указатель (1956-1970) / Сост. rnХайдарова Л., Ахметзянова Н. — Казань: Изд-во Казан ун-та, 1974. — 116 rnс.
rn2. Нигмедзянов М. Татарская народная песня в обработке композиторов / М. Нигмедзянов. — Казань, 1964. — 140 с.
rn3. Рубенштейн Л. Шаляпин и Тукай // Дружба народов. — 1966. — №4.
rn4. Эйхенвальд А. А. Страстный поклонник музыки // Красная Башкирия. — 1946. — 26 апреля.
rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn
rn rn
rn