Гомуми татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте никадәр зур булса, балалар әдәбияты бабында да шулай ук зур булды.
Тукай бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятның да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш.
Бөтен хәзерге татар шагыйрьләре азмы-күпме Тукайның шәкертләре һәм рухани балалары булганы шикелле, елдан-ел үсеп килә торган татар балалары да аның шәкертләредер.
Тукай — мөгаллим, Тукай — тәрбияче; ун елдан бирле һәрбер төрле яктан тәкъдир ителсә дә, әле моңар кадәр аның шушы җәһәтенә кирәгенчә игътибар ителгәне юк иде бугай.
Дөрес, Тукай һичбер вакытта рәсми бер мөгаллим, бер мәктәпкә багланган балалар укытучы булмады. Ләкин алай да аны тәгълим-тәрбия эшеннән тәмамән (бөтенләй ук) читтә торган кеше дип карап булмый. Бу юлда аның шәхси практикасы да юк түгел иде; моны күрү өчен аның Җаекта мәдрәсәдә укыган чагында хосусый рәвештә сабак укытуларын искә төшерү җитә. Бер дәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган иде.
Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан да бигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе иде.
Тукайның балалык дәвере ни рәвештә кичкәне һәркемгә мәгълүм. Үзенең «Исемдә калганнар»ында ул аны һәрбер тәрҗемәи хәлчедән матуррак итеп тасвир итеп калдырды. Чынлап та, бу ямьсез тормышны матур итеп тасвир, күңелсез тормышны күңелле формада язу иде. Бу ятим бала ни күреп үсте? Аның тормышта күргән рәхәте, хозуры нидән гыйбарәт иде? Ул «абыстай»лар кул астында, ысуле кадим мәктәбенең иң иске типтагыларында өстерәлеп йөрде. Укыган дәреслекләре «Иман шарты» белән «Бәдәвам»нан гыйбарәт иде.
Мәктәптә исә бала өчен шигъриятнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле нәрсә икәне билгеле. Яшь баланың күңеле хыялга бирелүчән була; һич юк кына әйберләрдән ул үзенә әллә нинди хыяллар, гаҗәеп галәмнәр ясап чыгара. Мәрхүм үзе әйтмешли: «Ике ат бер тиен, диңгез тубыктан» булган бу заманда әле бала чын күңеленнән ышанып атланган таягын ат, кулындагы курчагын бала итеп фараз итә ала. Менә шушы дәвердә, яңа мәктәпкә аяк баскан вакытта, баланың күңеле нәфасәткә (гүзәллеккә), һәрбер матурлыкка ифрат сизгер була. Ул кулындагы «Әлифба» яки «Уку китабы» эчендәге гади генә рәсемнәрне тәмам җанландырып күз алдына китерә; анда сулар, зәңгәр һавалар, яшел кырлар вә урманнар күрә. Рәсемнәр хакында бу шулай булса, әдәби парчалар хакында тагы да дөресрәк. Рәсем әле ул мәгълүм шәкелдә сызыклар белән чикләнгән булса, сүзләр аркылы тасвир ителгән манзара һәм вакыйгалар баланың хыялы өчен киң бер мәйдан ачалар. Анда инде аңар теләгәнчә хыял куәтен эшләтергә ирек бар. Шуның өчен дә, иң беренче укый белә башлаган көннәрдә дәрес китапларында укыган берничә генә юллы гына кыйтга (кыска шигырь) вә хикәяләре, садә генә шигырьләре һәрвакытта баланың күңеленә иң нык сеңеп калган әйберләр була. Моны һәркем үз тәҗрибәсеннән дә белә алыр. Шул ук сүзләрне, әлбәттә, баланың беренче мәртәбә үз ирке белән кулына тотып укыган китаплары, хикәяләр вә шигырьләр хакында да әйтергә мөмкин. Гадәттә, безнең күңелебездә иң тирән эзләр калдырган әсәрләр бала вакытыбызда укыган әйберләребез була. Шуңар күрә дә, гареп (Көнбатыш) халыкларының балалары «Робинзон»ны, «Дон Кихот»ны, «Том агай»ны үзләренең иң якын дустлары итеп хисаплыйлар.
Тукай исә шундый бер мохиттә тәрбияләнде ки, түгел балаларга махсус әдәбият, хәтта үз вакытына күрә аз-маз баланың рухына вә хыялына азык бирердәй хикәя вә кыйсса китаплары да аның кулына эләкмәгәндер. Әмма аның шигъри табигатендә, бай хыялында никадәр хыялый матурлыкка сусау булырга тиеш булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Шуның өчен дә ул бала чагында халык хыялыннан туган халык әдәбияты галәменә, шул шүрәлеләр, су аналары галәменә чумды. Китапка язылган әдәбиятның юклыгын ул халык әдәбияты белән каплады.
Соңыннан Җаекка күчеп, анда мәдрәсәдә үзлегеннән тырышып-тырышып урысча өйрәнгәндә дә кулында булган урыс «азбука»сын, урыс «хрестоматия»сен ул, шөбһәсез, үзенең татарча укырга өйрәнгәндә кулланган китаплары белән, «Иман шарт»лары вә «Бәдәвам»нар белән чагыштыргандыр. Урысча бераз аңлый башлагач та укырга ябышып, ахрысында чын күңеленнән гашыйк булганы Пушкинның да хыялаты (хыялыйлыгы) аның балаларча тәэсирчән күңеленә ифрат көчле тәэсир ясагандыр.
Тукай исә Казанга килгән вакытында дә әле, 21 яшендә булуына карамастан, рухан чын-чын бер бала иде. Дөресен әйткәндә, җитди вә уйчан бер кеше белән янәшә аның эчендә саф күңелле, садәдил (эчкерсез) бер бала да яши иде. Аның Казан урамнарында малайлар белән кузна уйнаулары, «Ташаяк»ка төшеп «тукта, үчемне алыйм әле» дип карусельдә әйләнүләре үзе шуңар аерым ачык дәлил түгелме? Хәтта, аны белгән кешеләр хәтерли торганнардыр, Тукайның кыяфәт вә төсе дә бик баласымак иде. Шуңар күрә дә Тукай балалар психологиясен бик яхшы аңлый, аларның рухларына керә белә иде. Аның балалар өчен язган яки сайлап тәрҗемә иткән шигырьләре безгә шуны аерымачык күрсәтәләр.
Тормышта да Тукай балаларны ифрат ярата иде. Үзенең әйтүенчә, «күңеленә бик якын булган» бер бала үлгәч, аның кабер ташына язарга дип язган шушы ягымлы дүрт мисрагы (шигъри юллары) аның балаларны никадәр яратуын ачык күрсәтә:
Мин хәзер оҗмах түрендә, бер матур хур иркәли,
Мин юанмыймын, елыймын, син түгелсең, дим, әни!
Ай төсендә нурлы Гыйльманнар (җәннәт хезмәтчеләре) миңа ташлый тәти,
Егълыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!
Ләкин явыз тормыш бичара шагыйрьнең үзенә гаилә почмагы төзеп, үз балаларын күрергә ирек бирмәде.
Менә шушы сәбәпләр һәммәсе бергә җыелып шагыйрьне балалар әдәбиятына бирелергә сәвекъ иттеләр (юнәлттеләр). Үзенең «Шүрәле»се белән үк инде ул балалар дөньясының дикъкатен җәлеп итеп, алар арасында үзенә киң бер даирә укучылар тәэмин иткән иде. Балалар әдәбияты Тукайның ахыр көннәренә чаклы сөеп эшләгән әйберләреннән булды. Балаларга хаслап багышланган әсәрләр аның әдәби мирасының шактый зур бер кыйсемен (өлешен) тәшкил итәләр. Балалар өчен ул үзлегеннән дә байтак нәрсәләр язды, урысчадан да күп әйберләр тәрҗемә кылды. Аның бу тәҗрибәләре дә, җитди тәрҗемә вә интихаблары (сайланмалары) шикелле үк, үз әсәрләреннән аергысыз шома була иде; чөнки Тукай оста бер нәзымчы (шигырь язучы) булуы өстенә Мөстәгыйд (булдыклы, оста) бер интихабчы (сайлап алучы) да иде.
Балаларны ул һичбер вакыт онытмады; берсеннән-берсе матур китапларны китап базарына ташлап кына торды. «Энҗе бөртекләре»ндә ул нәсер белән бик күп мәсәлләр тәрҗемә кылып бирде. «Балалар күңеле» дигән шигырь мәҗмугасендә ул урыс шагыйрьләреннән байтак шигырьләр интихаб итеп (сайлап), ахырына «Кәҗә белән Сарык» әкиятен өстәде. Иттифакый (очраклы) бер журналда күргән мәче хакындагы шигырьне ул «Мияубикә» исемле искиткеч күңелле татарча әсәргә әверелдереп, актыгына үзеннән бер мәрсия (мәрхум булган затка багышланган шигырь) дә кушты. Пушкинның «Алтын әтәч»ен ул беркадәр «үзләштереп» тәрҗемә итте. «Юаныч» исемле мәҗмугага (җыентыкка) аның мәшһүр «Су анасы» һәм «Таз малай»ы керделәр. «Күңелле сәхифәләр»дә ул урысчадан алынган әһәмиятсез генә парчаларны гүзәл алмас парәләренә (кисәкләренә) әйләндерде.
Тукайның каләме астына нәрсә генә эләкмәсен, асылташ шикелле ялтырый һәм нурлана башлый иде.
Соңгы өч китап нәфасәт һәм басу техникасы ягыннан заманасында гына түгел, хәтта хәзерге вакыт өчен дә үрнәк булырлык нәрсәләр иде. Алар чыгу белән татар телендәге балалар әдәбияты урысларда торган дәрәҗәсенә менеп җитә язган иде; ләкин тәәссефкә (үкенечкә) каршы шул алган юлы белән дәвам итеп бара алмады.
Югарыда саналган чын балалар әдәбияты булган алты китапка без тагын аның мәктәпләр өчен язган «Уку китабы» белән «Әдәбият дәресләре»н дә кушсак, Тукайның балалар дөньясына каратып язган әсәрләренең шактый озын тезмәсе тәмам була.
Тукайга кадәрле бездә балалар өчен атап язылган әдәбият юк хөкемендә иде. Садрый Максудиның юка гына «Робинзон»ына, Радловның «Белек»енә тагын берничә яраклы-яраксыз хикәя вә хикәя җыентыкларын кушсак, татар әдәбиятындагы бармак белән санарлык балаларга махсус китаплар менә шуннан гыйбарәт иде. Шуңар күрә бу юлда Тукайның хезмәте бик вакытлы һәм кирәкле хезмәт булды. Чынлап әйткәндә, татар телендәге балалар әдәбиятына нык нигезне салучы ул иде. Соңыннан шул нигез өстендә «Ак юл» журналы үсеп чыкты. Тукай һәм «Ак юл» — менә болар соңгы заманга кадәр бездәге балалар әдәбиятының бердәнбер ике терәге булып килделәр. Уку китаплары һәм хрестоматияләр үзләренең иң күп материалларын шул ике чишмәдән алдылар.
Тукай бигрәк тә мәктәпләр аркылы татар балалары арасында тәгъмим ителде (таралды). Ахырда безнең балаларның Тукай белән якынлыгы шул дәрәҗәгә барып җитте ки, хәзер инде татар баласы, теле ачыла башлау белән үк, сакаулана-сакаулана Тукай абыйның шигырьләрен көйләп йөри башлый, мәктәптә дә ул, аның әсәрләрен укый-укый, укырга, аның шигырьләрен җырлый-җырлый җырларга өйрәнә. Шуңар күрә инде ул аны олыгайгач та онытмый һәм оныта алмый, саф яшьлек тәэссорате белән күңеленә кереп урнашкан Тукайга мәхәббәт инде аның йөрәгендә мәңгегә утырып кала. Киләчәктә дә, шөбһәсез, бу шулай булачак.
Менә шуның өчен дә без Тукайны татар балалар әдәбиятының атасы һәм бөтен татар балаларының сөекле остазы дип атыйбыз.
(Текстны басмага әдәбият галиме Лена Гайнанова әзерләде).
(Чыганак: Гали Рәхим: тарихи- документаль, әдәби һәм биографик җыентык. – Казан: Җыен, 2008. – 480 б.).