Мин Габдулланы беренче ел мәктәптә укый башлаган вакыттан беләм. Ул авыл балаларына охшамаган, бик юка гәүдәле һәм чандыр иде. Укырга искиткеч зирәк иде. Ул вакытта безнең мәктәптә укырга зирәклекләре белән танылган Җаббар Гарифы белән Әһлине һәм аннан берәр ел элек укый башлаган башка малайларны узып китте. Хәтта язга таба ул вакытта безнең мәктәптә балалар укытучы Хәбри хәлфә белән каты гаен* турында бәхәсләшә башлады (*Иске гарәп әлифбасында каты һәм йомшак гаен дигән хәрефләр бар иде. Тукай нинди урында каты, нинди урында йомшак гаен язылу турында Хәбри хәлфә белән бәхәсләшкән була). Мин мәктәптә Габдулла белән ике кыш укыдым, һәрвакыт Габдулла, Әһли, Гариф, мин сабакны бергә укый идек, дөресен әйткәндә, Габдулла безне өйрәтә иде.
Бервакыт Габдулла белән бергәләп Сәгъди абзыйның базы тирәсендә куышып, шаярышып йөргәнебезне хәтерлим.
Язын алар Сәгъди абзый белән басуга чәчүгә бардылар. Без дә шуннан ерак түгел җирдә чәчү чәчә идек. Сәгъди картның арбасы янында коелып калган орлыгын чүпләргә бик күп күгәрчен җыелган. Шуны күргәч; Габдулла кул изәп, мине чакырып алды. Мин килгәч, шул орлык коелган җиргә чәчү тубалын авызы белән каплап, кырынайтып куйдык та артына бау бәйләдек. Икебез дә, бауның очын тотып, арба астына кереп яттык. Тубал астына күгәрченнәр җыелгач, Габдулла миңа: «Бауны җибәр, Ахун!» — дип кычкыра. Мин бауны ычкындыргач та, тубал җиргә капланып, астына күгәрченнәр кереп кала. Без аларны тотып, өйгә алып кайтабыз.
Сәгъди абзый Габдуллага йомшак, ә аның хатыны Зөһрә тәтәй корырак иде. Бервакыт без аларның ишек алларына кайтып, шул күгәрченнәрне очырып, шаярып йөргәнебезне күрде дә Зөһрә тәтәй, чыбык алып, безнең икебезне дә пешереп чыгарды. Шуннан соң мин Габдулладан: «Син әниеңнән ни өчен күбрәк кыен ашыйсың?» — дип сорадым. Ул: «Бервакыт әни катык биргән иде, шуны ашап утырганда, бер хәерче керде дә, мин ул катыкны аңар биргән идем, шуның өчен үземне әни бик каты кыйнады», — диде.
Габдулла Җаек каласына киткәч, берничә елдан соң мин дә Бакуга нефть промыселларына эшләргә киттем. Шунда эшләгәндә, кайдандыр минем адресны белеп, миңа хат язган иде. Мин дә аңар җавап яздым. Шуннан соң берничә мәртәбә без аның белән хат языштык. 1907 нче елны ул миңа: «Казанга кайттым, тиздән авылга призывка китәм, син дә кайт, бергәләп авылга кайтырбыз», — дип язды. Казанга кайткач, мине «Болгар» номерларына үз янына төшәргә чакырып язган иде. Шуннан соң мин дә призывка каралу өчен авылга кайтышлый Казанга тукталып, «Болгар» номерларына төштем. Ләкин мин башка номерга кергән идем. Ул, мине күргәч, үз номерына кермәвем өчен ачуланып, әйберләремне алып, мине үз номерына кунарга алып чыкты. Мине бик нык сыйлады, минем акчам күп булуга карамастан, миннән бер тиен түләтмәде. Шуннан соң төн буе сөйләшеп яттык. Ул Уральск хәлләрен сөйләде, мин Баку хәлләрен сөйләдем. Икенче көнне извозчик яллап, мине музейга, кинога алып барды, кичен циркка бардык., «Өч көнсез җибәрмим» дисә дә, икенче көнне мин ашыгып Кырлайга кайтып киттем, ул Кушлавычка кайтырга калды. Үзен көтми кайтып киткән өчен миңа үпкәләп калды.
Әһли белән мине солдатка алдылар, Габдулла котылып калды. Солдатка алынгач, ай ярымнан соң без Әһли белән, китү өчен, Казанга военный начальникка килдек. Безнең Казанга килгәнне белеп, Габдулла безне яңадан үз номерына чакырды. Озаклап сөйләшеп утырдык. Безне бик сыйлап җибәрде. Казаннан тиз китмәгәнгә, без тагын берничә тапкыр аның номерына барып сөйләшеп утырдык. Шул безнең Габдулла белән актык утырышу булды.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.).