ТАТ РУС ENG

Хәлилерахман ГОБӘЙДУЛЛИН истәлеге (Тукай Кырлайда)

Хәзергә кадәр чыккан китапларда язылганча, Габдулла Кырлайга 1892 нче елда килмәде, ә 1894 нче елда килде һәм аннан 1895 нче елда китмәде, ә 1897 нче елда китте. Мин моны бик яхшы хәтерлим һәм, кирәк икән, аны документлар белән күрсәтә алам. Кырлайга килгәндә, ул бик кечкенә һәм чандыр гәүдәле булса да, 6 гына яшьтә түгел иде (1892 елда килсә шулай була), 8 яшьтә иде, һәм Кырлайга килгән елны ук ул укырга керде. Шулай ук Кырлайдан киткәндә дә, ул 9 яшьтә түгел, 11 яшьтә иде. Ул башта бер ел, минем әнигә йөреп, кыз балалар янында укыды, соңыннан ике ел мәктәптә укыды. Әгәр Кырлайдан 1895 елда китсә, ул 9 гына яшьтә киткән була. Никадәр зирәк булса да, ул яшьтә булганда, аның өч ел укуы мөмкин түгел.
Нәфисә  карчык белән Сафа карт әйткәнчә, аны Кырлайга Нәфисә абыстай белән Сәгъди абзый хатыны Зөһрә абыстай алып кайтмадылар, Габдулла үзе язып калдырганча, Сәгъди абзый алып кайтты. Сәгъди абзыйның арбага кашка ат җигеп, Габдулланы янына утыртып алып кайтканын бүгенгәчә хәтерлим. Мин Нәфисә абыстайны ялганлый торган карчык дип әйтәсем килми, картлык сәбәпле аның хәтере чуалган булырга мөмкин.
Мин Габдулланың Кырлайга килүе турында шуны хәтерлим:
Без урамда балалар белән уйнап йөри идек. Җәй көне көндезге сәгать 11 ләр чамасы иде. Балалар: «Әнә Сәгъди абзый бер малай алып кайтып килә», — дип кычкырып йөгерешә башладылар. Арбага кашка туры ат җиккән Сәгъди абзый, башына корама хәтфә кәләпүш кигән, чагыр күзле, маңгаенда аз гына шадралы, ябык кына бер малай утыртып, үзенең җил капкасы төбенә килеп туктады. Ат ишек алдына кергәнче үк, ул малай арбадан төшеп, безнең янга килде. Аның аягында искерәк читек белән кәвеш иде. Ул безнең белән сөйләшеп торырга өлгерә алмады, Сәгъди абзыйның хатыны чыгып, күтәреп, аны өйгә алып кереп китте. Шунда ук мин өебезгә йөгереп кайтып, әнкәйгә: «Сәгъди абзый Өчиледән бик шәп киенгән бер малай алып кайтты», — дип сөйләдем. Әткәй миңа: «Ул минем белән бергә Кышкарда укыган Гариф абзый улы булырга кирәк, атасы дус кеше иде, улын да күрергә кирәк»,—диде. Иртәгесен әти миңа Габдулланы өйгә алып кайтырга кушты. Мин аны барып алып кайттым. Ул бик шаян малай булып чыкты, юлда ук минем белән шаяра башлады. Бездә ул озаклап утырып, чәйләр эчеп китте. Әти белән дә яхшы гына сөйләшеп утырды. Шуннан соң ул безгә еш кына килгәләп йөри башлады. Мин дә аларга бик еш бара идем. Без аның белән бергә бик күп йөрдек. Шул елны булса кирәк, урак өстендә бик кисәк кенә авырып, вабадан аның Сабира апасы үлде. Көз көне Зөһрә тәтәй аны безнең әнигә укырга китерде. Аңарчы әле мин дә укымый идем. Шул елны без аның белән, безнең аш өебездә, кыз балалар янында бергәләп әнидән сабак укый башладык, һәр көн иртә белән аны безгә укырга таякка таянып йөри торган аксак Саҗидә апасы китерә торган   иде.
Икенче кыш без Габдулла белән икебез дә мәктәпкә йөреп укый башладык, Ул кыш Габдулла өчен бераз күңелсезрәк кыш булды, Беренчедән, ул кыш (1895 нче елның кышында )  аны  карап, тәрбияләп йөртә торган Саҗидә апасы үлде, Икенчедән, Сәгъди абзый хатыны үзе малай тапты. Өченчедән, шул кыш Сәгъди абзыйны паралич сугып, аның бер кулы, бер аягы зәгыйфь булып калды. Шуннан соң Сәгъди  абзый семьясында Габдуллага караш үзгәреп китте. Үз улы булганлыктан, Зөһрә тәтәй аны кага башлады һәм шул кыш йортка килгән бәхетсезлекләрне   (Саҗидәнең үлүен   һәм  Сәгъди  абзыйның гарипләнүен) аннан күргән кебек итеп, «үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр» дип сөйләп йөри башлады. Шул елны минем әни дә бер ир малай табып, элеккечә мине иркәләми башлагач, без Габдулла белән икебез дә үзебезнең тормышыбыздан ризасызлык күрсәтеп, бер беребезгә зарланып сөйли башладык.   Зөһрә   тәтәй үзенең кечкенә баласын ике тәгәрмәчле   кабык   арбага салып, Габдуллага карарга бирә, әни минем кечкенә энемне читәннән үргән дүрт тәгәрмәчле арбага салып, миңа -бирә иде. Без җәй көне урам буенча Габдулла белән шул балаларны тартып йөри идек. Ул арбаны ташлап китеп, без иркенләп уйнап йөри алмый идек.
Габдулла безнең авылдан тик 1897 нче елда гына китте. Ләкин бик ашыгыч китеп барганлыктан, мин аны киткәндә күрә алмадым. Тик үзе киткәч, Зөһрә тәтәйнең әнигә килеп: «Бу ни булды инде, эшкә ярамаган вакытта үз балабыз кебек тәрбияләп үстердек тә, эшкә ярый башлагач кына, бездән Габдулланы килделәр дә алып киттеләр», — дип сөйләгәнен хәтерлим. Киткәч, бергә уйнап йөргән балалар белән без аны сагынып сөйләп йөрдек.
1907 нче елда призывка каралырга кайтканда, ул Кырлайга килгән. Ул вакытта әткәй мине призывка каралу өчен Арчага алып киткән иде. Габдулла Әтнәдә каралган булган. Ул әни янына кереп, чәй эчеп чыккан. Өстенә яхшы пальто, башына кепка, аягына штиблет кигән булган. Үзе бик таза иде, ди. Әни аны ул кыяфәттә күреп аптырап калган. Кайткач, әнинең безгә: «Габдулла килгән иде, баштанаяк урысча киенгән, хәзер китаплар язып торам, дип сөйләде, басылган китапларымны сезгә дә җибәрермен, диде, — дип сөйләгәне әле хәзер дә хәтеремдә.
1913 нче елда, авырып ятканда, әткәй Казанда Габдулланың номерына барган. Әткәй аның белән күрешү турында түбәндәгечә сөйләде:
«Мин номерына кергәндә, ул, пальто ябынып, караватында ята иде. Мин кергәч, ул урыныннан сикереп торды да, җиткән чәчләрен төзәтеп, ике куллап минем белән килеп күреште. Звонок биреп, официанткага чәй һәм пәрәмәч китерергә кушты. Үзе белән бик озаклап сөйләшеп, чәй эчтек. Минем кергәнемне бик яратты», — диде.
Үләр елларында ул Өчилегә, анасы белән бертуган абзасы Кәбир муллага кайтып, озаклап ятса да, мин аны анда барып та күрә алмадым. Ләкин ул вакытта Кәбир мулланың тормышы яхшы түгел иде, шунлыктан ул аны яхшы тәрбияли алмаган булыр дип уйлыйм.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*