1904 елда мин «Уралец» типографиясенә эшкә кердем. Типографиянең хуҗасы акционерное общество (купец Аржанов, судья Мелихов, адвокат Логашкин) иде. 1905 елны бу компания типографияне Камил Төхфәтуллинга сатты.
Мин наборщик өйрәнчеге булып эшләдем. Наборщиклыкка өйрәнчек булып Тукаев Апуш та керде. Ул гади трикодан тегелгән кара төстәге костюмда килде. Мин ул вакытта хәреф җыю эшен үзләштергән идем инде. Апушны миңа өйрәнергә беркеттеләр. Мин Тукайга рус кассасында хәрефләрнең ничек урнашуын һәм гомумән хәреф җыю эшенең техникасын өйрәттем.
Берникадәр эшләгәч, Тукай хәреф җыюны бөтенләй ташлады. Ләкин типография эшчеләре белән бәйләнешне ул үзенең Уральскида яшәү дәверендә бервакытта да өзмәде.
Типографиянең хуҗасы Төхфәтуллин Камилне без ул вакытта Апушның якын әшнәсе дип уйлый идек. Болай уйлауның сәбәбе шул иде: кайчагында ул Төхфәтуллиннарның өйләренә бара һәм миңе дә шунда чакыргалый иде.
Бервакыт ул миңа Н. В. Гогольнең рус телендәге әсәрләренең тулы җыелмасын бүләк итте һәм укып чыгарга кушты. «Бу яхшы язучы», — диде ул миңа. Некрасовны да ул ярата һәм миңа аны да укырга киңәш итә иде.
Типография ул вакытта хәзерге типография урынында иде. Камил Төхфәтуллин аны коммерческий банкның подвалына, аннан соң үз өенә күчерде.
Хәреф җыю эшендә мастер булып Саратовтан килгән Соловьев Леонид Ильич, шулай ук Коканов Александр Александрович хезмәт иттеләр. Мин соңгысының өйрәнчеге булып эшләдем. Татарча хәреф җыючы булып Казаннан килгән Насыйбуллин Сафи, печатник булып Кальтиев Гариф эшләделәр. Ул вакытта хәрефне кул белән җыялар иде.
Художник булып Калентьев эшли иде. Аңа 45 яшь булып, ул шәһәрдә скульптор да иде. Коммерческий банк йорты өстендәге арсланнар һәм казакларның сыннары аның кулы белән эшләнгән. Арсланнарны ул коммерческий банкның ишек алдында ясап торган чакта, без Апуш белән типография урнашкан подвалдан чыгабыз, һәм Апуш Калентьевның эшен бик . кызыксынып күзәтә иде. Бу арсланнар хәзерге көнгә кадәр сакланганнар: Өлкә Башкарма Комитеты йортларының ишеге алдында басып торалар.
1905 елның октябрендә типография эшчеләре демонстрациягә чыктылар. Безнең типографиядә манифест басылып чыкты, менә ул:
Отпустили крестьян на свободу
Девятнадцатого февраля,
Только землю не дали народу —
Вот вам милость дворян и царя!
Припев:
Вставай, подымайся, рабочий народ,
Вставай на борьбу люд голодный.
Раздайся клич мести народной —
Вперед, вперед, вперед!
Без земли мужики пропадают,
А дворяне и рады тому,
Что дешевле они нанимают
Мужиков на работу свою.
Припев.
Богачи, кулаки разной своры
Расхищают твой тягостный труд.
Твоим потом жиреют обжоры,
Твой последний кусок они рвут.
Припев.
Демонстрациядә Тукай аеруча рухланган һәм һаман революция турында миңа нидер сөйли, ләкин, дөресен әйткәндә, мин ул вакыт барысын да аңлап бетерми идем әле. Исемдә: эшчеләр өчен 8 сәгатьлек эш көне… Октябрь демонстрациясе шәһәр уртасындагы мәйданда ясалган митинг белән тәмамланды.
1906 елның 1 нче маенда типография эшчеләре тагын демонстрациягә чыктылар. Кызлар гимназиясе янына җыелдылар. Безгә балта осталары һәм шәһәрдә яшәүчеләр кушылдылар. Без Апуш белән икәүләп киттек. Демонстрациягә тимер юл эшчесе Николай Покатилов җитәкчелек итте. Иске собор янында кызыл байрак күтәрделәр: таякка тагылган кызыл материя, байракта сүзләр: «Яшәсен Беренче май — хезмәт бәйрәме!» Часовнядан торып, Н. Покатилов Беренче майның әһәмияте турында сөйләде. Чаган елгасы буенда Ханская рощада безнең юлны атлы казаклар кистеләр. Аларның башында вице-губернатор Шидловский тора иде. Ул «английское право» дип ниләрдер сөйләнде, нәрсәдер вәгъдә итте. Без аның кыстауларына колак салмадык, шуннан соң казаклар безне кудылар. Бу иртә белән сәгать 10—11 ләрдә булды. Ә кич белән типография эшчеләре үзләре генә, студентка Шилова җитәкчелегендә, Бохара ягы дигән җирдә массовкага җыелдылар. Пристань янындагы күпердән чыктык. Шилова чыгыш ясаган вакытта кинәт казаклар һөҗүм иттеләр. Павел Воронцов дигән типография эшчесен бик каты кыйнап ташладылар. Аны больницага алып киттеләр. Шилова яшеренеп өлгерде.
Хәтеремдә калганча, шәһәрдә социал-демократлар оешмасы бар иде. Типографиядә большевиклар ячейкасы яшәде. Җыелышлар яшереп уздырыла, каядыр сугыш складлары районында оештырыла иде.
Өлкән иптәшләрнең кушуы буенча, мин һәм Апуш кәгазьләр, прокламацияләр, революцион җырлар таратып йөрдек («Карт вахмистр» дигән листовка, «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» җырлары).
Тукай бу җырларның һәммәсен белә һәм башкаларны өйрәтә иде. Безне җыелышларга да үткәрәләр, ләкин без анда тулы тавыш белән файдаланмый идек әле. Безгә укырга, китаплар бирәләр иде.
Прокламацияләр төнлә белән басылалар, бу куркынычсыз иде. 75—100 юлны җыеп, басып алу наборщиклар өчен гади эш иде.
Ячейканың идән асты типографиясе дә бар иде. Аңа безнең эшчеләр хезмәт күрсәтәләр иде. Без Тукай белән прокламацияләрне шәһәр уртасындагы Б. Михайловская урамында һәм башка җирләрдә ябыштырып йөрдек. Якшәмбе алдыннан без аның белән Анисимов күлләре дип аталган күлгә бара идек. Анда балык тотарга һәвәскәр кешеләр кармак салып утыралар иде. Слесарьлар, итекчеләр, гомумән мастеровой халкы була торган иде анда. Без шул листовкаларны ыргытабыз, полиция күренми, балыкчылар сизсәләр дә, куркыныч юк: эшче халык тотып бирмәс!
Эшчеләр һәм «мужиклар»ның листовка укуларын һәм аларны куеннарына яшерүләрен күреп, Тукай куана торган иде. Кайчагында без нәрсә таратканыбызны үзе. без дә белми идек. Без шулай РСДРП членнары Коканов, Сенькин, Хвостов, Шилов һәм Шиловалар кебек иптәшләрнең турыдан-туры үз кул асларында эшләдек.
Тукай мине «Шияпка» дип йөртә һәм моны ул русча «Сашка» дигән исем дип аңлата иде. Бик бердәм яшәдек без Тукай белән, ул мине аеруча якын күрә иде. Ул бик простой, культуралы, күп укыган булуы белән башкалардан аерылып тора иде!
Мин бу «интеллигент татар»ны (типографиядә аны эшчеләр шулай атыйлар иде) бервакытта да онытмам! Ул тыйнак, уйлап эш итә торган, намуслы егет иде. Эксплуататорларны дошман күрә иде ул.
Төхфәтуллин үзенең типографиясен чәй сәүдәгәре Гобәйдуллинга 1907 елны сатты. Эшчеләр эш ташладылар, таләпләр куйдылар: 8 сәгатьлек эш көне, ике атналык отпуск һ. б. Петицияне Төхфәтуллинга бирделәр, ә мине һәм өйрәнчек Григорий Сластинны отпускка җибәрделәр. Әйләнеп кайткач, безне дә урыннан кудылар.
Бу забастовка Винклер дигән немецның механика заводы һәм Наумов тимерлегенең тимерчеләре белән берлектә барды.
Бервакыт мин Апуш белән ат чабышында хәзерге эшче поселогы (вокзал арты) районында булдым. «Кайсы алдан килер?» —дип сорыйм. Апуш әйтә: «Кемнең акчасы күбрәк, шунысы», — ди. Хәтеремдә, Апуш тарта иде. «Дюшес» папиросы тарта иде ул.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"