ТАТ РУС ENG

Каюм МОСТАКАЕВ Тукай турында исемдә калганнар (Тукай Казанда)

Тукайны күрмәкче булып, аның фатирына барып чыктым. Мин кергәндә, Тукай, тәрәзә катына утырган килеш, русча бер журнал укып утыра иде.

— Самовар соратсам, тагын шул хозяйкага барып терәлә… гаепләштән булмасын! — диде. Тукай бүген миңа борчулы, моңсу  булып  күренде.
— Афишаларга караганда, бүген «Аркадия» бакчасында татарча театр буласы икән, барырга уйламыйсызмы? — дип  соравыма:
– Театрга бармыйлармы, барырга туры килер, — диде  һәм:
— Сез соң үзегез моңарчы татарча театрны күргәнегез бармы? — дип сорады миннән. «Юк» җавабын алып, мөмкин булса, мине дә үзе белән бергә алып баруын үтенгәч,  елмайды  да:
– Була  ул, — диде.
… Сәхнәдә уен барганда, Тукай артистларның һәрбер хәрәкәтләрен зур дикъкать һәм җитдилек белән җентекләп утырды; уенның уңышлы якларын күргәндә, балаларча шатланып куя, аз гына бер кимчелек ясап ташласалар, бөтен төсләре бозылып китеп, башын аска таба ия иде. Карчыклар ролен коеп куйган татар карчыгы кебек итеп уйный алган артист Болгарскийга аерым бер зәвык, аерым бер соклану белән карап утырды. Шулай ук Г.Кари белән Гыйззәтуллиналарның уеннарына да аерым бер әһәмият биреп, аларның һәрбер хәрәкәтләрен җентекләп  барды…
Тукай гомумән уеннан канәгатьләнеп калган булып күренде, бу турыда аның фикерен сорагач:

— Хәзергә шулай булгач, ярап тора инде, бу юлы публиканың да гадәттәгедән күбрәк булып килүе ару булып чыккан, — диде…

***

 

Тукайны күл буендагы фатирыннан күчереп алып килү артык кыен бер эш булмады: вак-төяк кулъязма материаллары белән бергә Пушкин, Лермонтов һәм Грибоедовларын эче бик үк тулы булмаган кечкенә күләмле чемоданына салдык, мендәре белән пальтосыман нәрсәсен шактый гына «хезмәт иткән» байковый одеялына төреп бәйләдек тә, ике төенчектән гыйбарәт булган багажларын ике кулга тотып, Болак буйлап «Москва» номерларына юл тоттык. «Күченү» шуның белән тәмам булды.
Ярыйсы гына чиста, иркен һәм бигрәк тә ирекле номерга күчеп урынлашкач, Тукайның күңеле күтәрелеп киткәндәй булды; шул араларда басылып чыгарга тиешле булган «Яшен» журналына материаллар хәзерли, аның корректурасын матбагадан алып кайтып карый, шул арада көлкеле сүзләр сөйләп шаяртуын да онытмый иде…
Болар арасында иң әһәмиятлесе: бу вакыт Тукай тирәнтен уйлану һәм зур рух күтәренкелеге белән үзенең «Исемдә калганнар»ын язарга кереште. Вакытлы-вакытсыз килеп борчучылар булмасын өчен, тиешле урыннарга үзенең адресын теләсә кемгә әйтмәүләрен дә сорап куйганлыгы   аңлашылды.
Шул рәвешле Тукай күңел биреп эшләп ятканда, беркөнне искәртмәстән Гыйльми Шәрәф килеп керде. Тукай өстәле янында ялагайланып сөйләнеп утырган арада «Исемдә калганнар» кулъязмасына күзе төшеп караштыра башлады…
— Тукай, син моны шактый күп эшли алгансың, — дип куйды.
—    Иң кыен җирен җырып чыгып киләм инде, аның бу ягы ул чаклы кыен булмас, анысын кызурак тотармын, — диде  Тукай.
Гыйльми  шуның  белән  чыгып  китте.
Ике көн үткәннән соң Гыйльми Шәрәф яңадан килеп керде һәм өстәл кырында язу өстендә утырган шагыйрьгә карап сүз башлады:
—    Тукай, беләсеңме, мин бу «Исемдә   калганнар»ны икегә бүлеп бастырырга уйладым; икегә бүлгәч, бәяләре дә арзанга килгәнлектән күбрәк таралыр, кәгазем бар, наборщикларга да эш  кирәк булып калды.
Гыйльминең бу сүзләрен тыңлап бетүгә, шагыйрь иң авырткан җиренә искәртмәстән килеп орынган бер кыяфәткә керде һәм  ачынган тавыш белән:
—    Булмый, Гыйльми, бу вакыт мин аның икенче кисәген кыямәткә кадәр яза алачак түгелмен!—диде дә, бераз тын алып:—Үзең дә беләсең ич, бүленеп калган әйберне мин соңынтын яза алмыйм… Табигатем шулай булгач, мин аңар каршы килә алмыйм, — дип өстәде… Тукай борчылып, идәннең бер башыннан бер башына
йөри иде.
Гыйльми, бернәрсә булмаган шикелле, Тукайны йөрүеннән туктатты да аны тагын үз фикеренә күндерү көен көйләргә тотынды. Ниһаять, талап алгандай, «Исемдә калганнар»ның кулъязма материалларын алып чыгып китте.
Икенче көнне, һичбер нәрсә булмаган бер кыяфәт белән елмаеп, тагын шул Гыйльми Шәрәф килеп керде.
— Тукай, я хәзерлән әле, хәзер фотографиягә барып килербез, — дип сүз башлады.
Тукай, шаяру сүзләре сөйли-сөйли, көзге каршына басып, «хәзинәдә бар» киемнәрен рәтләп киенгәч, өчәүләп Черек күл башындагы фотографиягә барып чыктык.
Фотограф, Тукайны скәмьягә утырткач, Гыйльми башындагы салам эшләпәсе эченнән татар кәләпүшен алып, шагыйрьнең башына киертте… Тукай:
— Мин яланбаш булуны теләр идем, — диюгә каршы:
— Юк, болай арурак булыр, — диде. Шуннан аппаратны рәтләп маташкан фотограф янына барып, аңар «нәрсәдер» сөйләнеп үтте. Бу вакыт скәмьягә утырган Тукай: «Гыйльми нәрсәдер шәрәфли», — дип куйды.
Рәсемнәрне алып кайтканнан соң, чынлап та, Гыйльминең монда да азрак «шәрәфләгәнлеге» аңлашылды.
Аның фотограф колак төбенә барып пышылдавы «син инде рәсемне тулырак — күперенкерәк итеп чыгар…» диюдән гыйбарәт булган икән.
Шулай да Тукай үзенең бу рәсемен яратты.
Шушы рәсеме кайту уңае белән Тукай үзенең Уральскида чагында өстенә татар бишмәте, башына кепка киеп, кулына «Мулла Насретдин» журналы тоткан килеш рәсемгә төшкәнлеген искә алды. Бик нык гарьләнгән кыяфәт белән кулын селкеп җибәреп:
—    Нинди дә булса бер дурагы минем шул рәсемне дөньяга чыгармаса  ярар  иде, — дип  куйды.
Беркөнне Тукай «Яшен»не чыгарышу теләге белән иртән үк чыгып киткән иде. Кичкә таба хәлсезләнгән, рухан арып, ватылган кыяфәт белән, күңелсезләнеп, «Яшен»нең цензурадан чыккан номерын күтәреп кайтып керде.
—    Ашмарин тагын «Яшен»не чукындырып бетергән, — дип, журналны өстәл өстенә ташлады.
Барып карасам, Г. Камалның шактый гына озын сатирик мәкаләсе, Тукайның бер-ике мәкаләсе белән бер-рәттән «Авыл халкына ни җитми» дигән шигыре аркылы-торкылы  сызылып ташланганнар иде…
Тукай, нинди генә мәсьәлә турында булмасын, шуны җентекләп өйрәнми, шуның төбе-нигезенә төшенми торып, үзенең кискен сүзен әйтүдән нык саклана торган иде. Шул чорларда яшьләрне тәнкыйть итеп, Ф. Сәйфинең «Безнең заман» исемле чиле-пешле бер нәрсәсе басылып чыга. Аны беренче буларак, Фатих Әмирхан «Әльислах»та каты тәнкыйть белән каршы ала. Шуннан күп тә үтми, Оренбургта чыга торган «Вакыт» газетында Борһан Шәрәф бу нәрсәне күкләргә күтәрә, хәтта аны Грибоедовның «Горе от ума»сына тиңләштерүгә кадәр барып җитә.
«Безнең заман» мәсьәләсе бу төскә кергәч, Тукай, «Горе от ума»ны кулга төшереп, бик нык өйрәнә, шуннан соң инде үзенең үткен сатиралары белән «Яшен»дә «Безнең заман»ны эштән чыгарып ташлый…
Ләкин ул аның белән генә дә канәгатьләнеп каласы килми, Борһан Шәрәфнең яңарак алган кәләше белән Казанга килгәнен ишетеп кайта. Ул, шуңардан файдаланмакчы  булып,  миңа:
– Каюм, Борһан Казанга килеп Колесниковлар номерына төшкән икән, иртәгә бергәләп шунда барып чыгыйк әле, — диде.
– Минем бит аның белән танышлыгым юк, хәзер инде ул «зур кеше» дә булгач, мин артык бер кеше булып табылмаммы? — диюемә каршы:
—    Әй, куйсана шул фәлсәфәңне, шәкерт ич ул, Кәримевләр кияве булса да, барыбер шәкерт инде. Минем аңар әйтәсе бер генә сүзем бар; янымда кеше булса, мин батырланыбрак сөйли  алам,— диде.
Борһан Шәрәф яхшы ук тәкәллефле һәм «олысымак» кыяфәт белән безне номерының «кабул бүлмәсе»нә алып керде. Өстән-өстән генә исәнлек-саулык сорашып, Тукайның никах белән котлау сүзен баш ию ишарәсе белән кабул иткәч, сүз җиңелчә генә әдәбият-язу тирәсенә күчте. Бу уңай белән Тукай, батырланып китеп, Борһанга күз  төшереп   алды  да:
— Борһан әфәнде, сез «Безнең заман» турында артыграк  увлекаться  итеп  язгансыз! — диде.
– Шулай кирәк булгандыр, — диде Борһан.
— «Горе от ума»ны игътибар белән укып чыкканыгыз бармы?— Борһан бу сүзгә җәберсенгән кыяфәт белән:
— Ник? — диде.
— Әгәр аны яхшылап өйрәнгән булсагыз, бөек бер әсәргә «Безнең заман» кебек бер чүпне тиңләштермәгән булыр  идегез.
— Чыннан да мин аны яраттым, — диде Борһан.
– Үзең генә яраткан һәрбер чүпне татар халкына да көчләп тагу хокукын безгә биргәннәре юк ич әле! — диде Тукай.
Бу сүздән соң, Борһан «кабул итү тәмам» дигән кыяфәт алгач,  саубуллашып  чыгып киттек.
Тукай үзенең бу чыгышыннан бик мәмнүн булып калган иде. Урамга чыккач та ул: «Әйттем бит, янымда бер иптәш булганда, мин батырланып та сөйләшә алам!» — дип куйды.
Соңынтын ул бу вакыйганы үзенә генә хас булган юмор белән Фатихка сөйләп, аның да «эчен катырган» иде.

***

 

Тукай, кичләрен ятар алдыннан яки иртә белән уянгач, караваты өстенә тезләрен кочаклап утырып моңланырга, үзе яраткан шагыйрьләрнең кайбер шигырьләрен, өзекләрен, бала тирбәткәндәге кебек, йомшак-нәфис тавыш белән көйләп утыруны ярата торган иде. Мондый вакытларда күбрәк Габдулла Җәүдәтнең «Юлында бең хакыйкать вирдекем бер шанлы дөньядан…» дип башланган шигырен, Мәхмүт Әкрәмнең «Яд ит!» шигыреннән өзекләрне, Намикъ Кәмалның «Ватан манзумасы» һ. б.ларны, күңелсез хәлдә булганда, Сәгыйть* (*Сәгыйть Рәмиев) шигырьләреннән өзекләрне, мәсәлән: «Бигрәк артык изде дөнья…» һ. б.ларны көйли торган иде. Кайчагында көйләвеннән кинәт тукталып кала да, өстәл янына барып, берәр нәрсә  язып  ташлый  торган  иде.
Мондый вакытларда, настроениесе чибәррәк булганда, Тукай сүзгә дә юмартлык күрсәтүчән булып, күп кенә уен-көлкеле сүзләр дә сөйләп ала торган иде… Шушындый моментларның берсендә Тукайдан язылып тәмам була алмый калган «Күк сыер» поэмасының планы ни төслерәк булуын сорадым. Тукайның аңлатуына күрә, әлеге әби шаулап-кайнап торган Әтнә базарына барып керергә; базар һәм андагы агай-эне, аларның алыш-биреш итешүләре Тукай хыялында гына бизәлгән сурәтләр белән гәүдәләндерелергә, ниһаять, әби дә шулар эчендә кайнашып йөри торгач, нык кына сатулашып, сөттәй бер ак сыер сатып алырга; шуннан соң шул ук базардан алган ак күмәч, чәй, шикәр, йөзем һ. б. «базар күчтәнәчләре»н катомкасы белән аркасына асып, әлеге сыерны бау белән мөгезеннән әйдәп базардан алып чыгып, авылына кайтып китәргә тиешле була…
Әби шулай, әллә-нинди аллы-гөлле хыялларга чумып, сыерны әйдәп алып кайтканда, юлда шаяннар аның «сөттәй ак» сыерын кук төскә буйыйлар. Базардан аерылып, шактый күп җир киткәч, әби артына борылып караса, әйдәп бара торган сыеры ак төстән күк төскә әйләнгәнен күреп, бик куркуга төшә. Шатлык газапка әйләнә. Ниһаять, әби, бу бәладән котылу өчен, күк сыерны кулыннан ычкындырып кайтып керергә ирексез була. Гукай бу поэманың планын шул төсле итен аңлаткач, көрсенеп  бер  сулады да:
— Язылган кадәресен Фатихка күрсәткән идем, ул, аны яратып каршы алуы белән бергә, язылган кадәресен Әльислах»ка кертеп җибәрү кирәклеген әйтте. Билгеле инде, мин Фатихның теләгенә каршы килә алмадым. Шулай итеп, поэманың соңгы өлеше языла алмый калчы, — диде.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*