Шагыйрьне күреп белүем 1911—1913 елларга туры килә. Ләкин бу күреп белү шагыйрь белән утырдаш, аңар якын булып йөргән кешенең күреп белүе түгел, бәлки, заманында яктыга, яңалыкка күз аткан, алга таба омтылган яшь бер егетнең шул хәрәкәтнең башында торган өлкән кешеләргә теләктәшлек күрсәтеп йөргән чагында күңеленә урнашып калган канвалар гына. Шулай булгач, истәлегем урын-урын фотосурәткә ошап калса, гаҗәп түгел.
Әйткән елларда күргәнем Тукай бер караганда — уйчан, гамьле, бер караганда — күзендә саркастик чаткы уйнаган Тукай иде. Тирән уйга талган чагында, анын акыл сирпеп торган күз карашы вакыт-вакыт бер ноктага текәлеп туктап кала. Шундый минутларда ул онытыламы иде, әллә иҗат итә идеме, билгеләве читен. Табигать аңар, ничек дип әйтим, бөек рәссам Рафаэльме, әллә юкса Микель Анджело рәсемнәреннән күчереп алынган төсле дөрес профильле антик борын һәм киң маңгай бүләк иткән. Киң маңгай ул — акыл билгесе, диләр. Көчле характер, авыр сабырлылык акыл ияләренә хас гүзәл сыйфатлар инде. Шагыйрьне төрле чолганышта очратырга туры килде, әмма мин аның үтә кабынып китеп, иләмсез чыгыш ясаганын, яисә каушап калган чагын очратмадым. Рухи барометры тигезлекне саклаучан иде дисәм, дөрес билгеләү булыр.
1912 нче елны шагыйрь, Троицкидан кымыздан кайткач, «Амур» мосафирханәсенең икенче катында 9 нчы бүлмәдә торды* (* 1912 нче елны чыга башлаган «Кояш» газеты редакциясе «Амур»га урнашты. Газетның секретаре (фактик редакторы дисәк тә була) Фатих Әмирхан белән редакция штатында торган Тукай да «Амур»га күчтеләр. Ф. Әмирхан Тукай янәшәсендә 11 нче бүлмәгә урнашты. И. Р.).
Шагыйрьнең «аппартаменты» буйга җиде, иңе биш адым булыр бер бүлмәдән тора. Ишек алдына караган ике тәрәзә. Анда күңелгә азык, күрер күзгә ял булырдай нәрсә күренми, тире-яры һәм йон-ябага складлары. Нафталинга манчылган һава. Бүлмә эчендә дә уют дигән нәрсә күренми. Ишектән кергәч тә, сул якта фанер ширма. Ширма артында карават, юынгыч, кием элгеч. Шуннан калган мәйдан «кунак бүлмәсе» — түрдә комод, зур түгел көзге, түгәрәк өстәл, венский диван, ике-өч урындык. Комод өстендә, тәрәзә алдында китап, газет, журнал, кәгазь өеме. Анда сыймаганы архивта. «Архив» исә идәндә — почмакта.
Шагыйрь бер үк өстәлдә ашый-эчә һәм яза да. Иҗат өчен уңайлы шартлар турында ул чагында сүз булдымы икән? Әлбәттә, юк.
Шагыйрьнең билгеле эш сәгатьләре бар иде дип әйтә алмыйм. Көн тәртибе кәефенә бәйле иде. Кайчакны ул, бигрәк тә 1912 нче елның көзендә, явым-чәчемле көннәрне авырсынып ята. Кышның үтә салкын мизгелендә җылыга туймый. Андый чакта ашны, чәйне бүлмәсенә китертә. Ятакта килеш укый, яза. Мосафирханә тынгач, төнге тынлыктан-файдаланып эшли иде. Төннең икенче ярымында да бүлмәсендә ут сүнми. Кайчакны ул хезмәттән тыш төнге сәгатьләрдә звонок шалтырата, чәй сорый. Төнен буфет эшләмәсә до, кухняда кайнар чәй өзелми. Каядыр (буш бүлмәләрнең берсенә) кереп йоклаган дежур официантны эзләп тормастан, шагыйрьгә чәй кертергә миңа туры килгәли ** (** Бу юлларны язучы ул чагында «Амур»да конторщик, хәзергечә әйтсәк — хисапчы, 1912 нче ел азагыннан «Сәйяр» драмтруппасында суфлер булып эшләде, һәр ике хәлдә шагыйрьне еш очратырга туры килде. И. Р.). Аны я язып утырган, я бүлмә буенча йөреп торган хәлдә очратасың. Уена баткан чагында, кергәндә-чыкканда эше юк. Уйдан бушаган чакта сүз кушып куя.
Кәефе әйбәт чагында һавага чыга. Гомеренең* соңгы көзендә йөреше-торышы авырайса да, көне килгән чагында һавага чыгарга тырышты. Ләкин шагыйрьгә’Печән базарының тузанга, тире-яры исенә манчылган һавасы, «Амур»ның куй мае, пәрәмәч исле һавасы түгел, үзе әйткәнчә, «ак күмәч белән ашарлык саф һава» —дала һавасы, курорт һавасы кирәк иде. Кымыз кирәк иде. Җан тынычлыгы кирәк иде. Моның өчен акча кирәк иде…
Акча кайда?
Шагыйрьгә тиешлесе китап нәширләре кулында. Шагыйрьдән алачагы булган нашир булмаса да, бирәчәксез нашир калмагандыр. Тукайның, бер генә тапкыр булсын, уч тутырып гонорар алганын кем күргән, кем әйтер. Ваклап-төякләп биш-ун сумлап ала килгәне билгеле. Ул даими акчасыз тора, рәтсез яши, кесәсе мөмкинлек биргән бердәнбер даруы да аспирин иде. Бу арзанлы байлык аның өстәленнән өзелми, янында йөртә. Ул аны капмый, ашый иде шикелле. Иптәшләреннән берсе (журналист 3. Нуркин):
— Әйләнәсең-тулганасың да аспирин кабасың, файдасы тияме соң? — дигәч:
— Ничек дип әйтим, Заһит, дару ул щетка кебек, тазарта да туздыра… — дип көлә иде.
Шагыйрьнең җырлап юанган чагын да ишетергә туры килде. Бусы да хәстә күңелне күтәрү өчен бер дару — җан азыгы иде. Югарыда әйткәнемчә, ул кышын җылыга туймый. Шундый чакларда салкыннан чымырдаган арканы эссе мичкә терәп тору рәхәтенә ни җитәр! Пар батареялары белән җылына торган «Амур»да арка терәрлек мич берәү генә, ул да булса гомуми юыну бүлмәсендә иде. һава алыштыру өчен ягыла. Көндезен анда кеше булмый. Кайчак шагыйрьне шунда мичкә сөялгән хәлендә очратасың.
— Башкорт баласы, — ди торган иде ул миңа; гәрчә Уфа ягы Урал буе типтәре булсам да, — «Ашказар»ны җырла әле.
Шагыйрь үзе дә җырга кушыла. Тик аның:
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм… —
дигән чагы иде шул…
йөргән чагында ялгыз минутларда иҗат итә иде шикелле. Танышлары дәшеп узганда, сискәнеп, уянып китә иде кебек. Беркөнне Московский (хәзерге Киров) урамы белән пристаньгә бара торган дамбага таба китеп барган Тукайга бер журналист очрый:
— Тукай, кайда киттең? — ди. Сискәнеп калган Тукай:
— Кайтып барам, — ди.
— Кайтырга «Амур» тегендә ич.
— Әй-й… чыннан да. Уемда бер әйбер яза идем. «Амур»ны үтеп киткәнмен алайса, — дип кире кайта…
Үз кешеләрдән (әдәбият, матбугат, сәхнә өлкәсендәге иптәшләреннән) тыш булган утырыш, мәҗлесләрдән Тукай кача. Корама халыктан торган, уртак мәнфәгате булмагачтан, уртак тел табалмастан телсез утырган, ясалма тәкәллефле мәҗлестә булырга яратмый. Әгәр очраклы рәвештә шундый мәҗлескә туры килеп калса, үзен чит бер чолганышта тоя, тартынып утыра. Аның байлар, муллалар, ягъни «өлкәннәр» мәҗлесенә йөрмәве гомумән билгеле. Аларның аш-су мәҗлесенә түгел, рәсми чакырылган утырышларына да катнашмый иде. Бәлкем, чакырмаганнардыр дигән сорау килүе мөмкин. Чакырмыйлар түгел, чакыралар иде. Хәтеремдә, «Амур»ның чәйханә залында (мин эшләгән чорда) бер-ике тапкыр Казан мөселманнарының (татар түгел!) җыелышы үтте. Берсе Романовлар нәселенең 300 еллык тәхет бәйрәменә хәзерлек мәсьәләсе буенча. Аннан элек «Амур» мосафирханәсе ачылу уңае белән дога һәм аш-су мәҗлесе үткәрелде. Дәгъватнамә (чакыру кәгазе) җибәрү исемлегендә «шагыйрь мәшһүр Габдулла әфәнде Тукаев җәнаплары» булса да, өндәү кәгазе тапшырылса да, гәрчә ул мәҗлес шагыйрь торган «Амур»ның түбәнге катында барса да, Габдулла әфәнде ник төшсен дә, ник бер күз салсын.
Шагыйрь дога мәҗлесенә бармаса да, үзенең «котлау» сүзен әйтми калмады:
— «Казанның бер хәрчәүнәче үзенең пәрәмәч сата торган номерларына «Амур» дип исем кушкан, вәхалән ки «камыр» дип атау тиеш иде, аның да тараканлысы»,— дип, «Ялт-йолт» журналына язды.
Шагыйрь «Болгар» белән «Амур»да торганда, кайда гына юл тотмасын, аңар Печән базары аркылы үтмичә булмый иде. Аның эше төшкән нашир-көтепханәләр, редакцияләр барысы да Печән базарында. Базарда нсә кайда бакма — сәүдәгәр. Магазины алдында бае, бае тирәсендә иярченнәре «Без беләбез» дәгъвасы саталар.
Тукай алар янына туктамый. Үзләре башлап дәшсә, исәнләшеп уза. Күрмәмешкә салынсалар, шагыйрь ләм-ялтәфит (илтифатсыз, әйләнеп тә карамыйча) үтеп китә. Алар кәефенә ярашу дигән нәрсә Тукайда юк. Бу инде аның һавалы яки тәрбиясе накыйс (ким,җитешсез) булганнан килеп туган хәл түгел. Тукай аларның яшьләргә, шулай ук үзенә карата нинди карашта торганнарын бик яхшы белә… Базар идеологлары каршында язучылык, бигрәк тә инде сәхнә эше — «эше-ашы булмаган» бәндәләргә хас түбән, хәләл булмаган кәсеп исәпләнә. Шагыйрь ул халык белән уртак мәнфәгате бар дип санамый.
Шул бер-ике мисал аның яшьләр хәрәкәтенә, мәдәни юнәлешкә каршы сафта торган катлауга мөнәсәбәттә бервакытта үзенең карашын үзгәртмәвен, ташлама ясамавын ачык күрсәтә. Гомумән байларның я муллаларның агы белән дә, карасы белән дә алыш-биреш итмәде. «Вакыт» газеты нәширләренең, шактый зур айлык тәкъдим итеп, Оренбургка эшкә өндәүләрен дә кире кагуы факт. Чөнки ул һичбер кемнән бәйсез яшәүне алда тота.
Бәлкем, шагыйрь ябылып, кешеләрдән читтәрәк торуны яраткандыр?
Алай дип уйларга урын юк. Редакцияләрдә, көтепханәләрдә, «Шәрык» клубында, үзенә якын торган яшьләр — иптәшләре җыелып кала торган урыннарда аны еш очратасың. Ләкин ул кайда булмасын аз сүзле, күбрәк тыңлый. Төптә шагыйрь яшьләр даирәсендә үзен бик гади, тыйнак тота. «Мин-минлек» дигән нәрсә аңарда юк.
Беренче тапкыр очраган белән тиз генә үзләшеп китми. Башта кешене күзәтә, сыный, өйрәнә. Мактанчык (андый кеше яртылаш ялганчы була), әдәби нормадан тыш сөйләгәнне яратмый. Үзендә андый сыйфатлар юк. Шундый кешене очрата калса, шагыйрьнең күзендә саркастик чаткы пәйда була. Белеп тор, ул кешенең кикриген кисми калмый…
«Кояш» газетаның «Казан хәбәрләре» бүлегенә дип, редакциягә тапшырылган бер материалны Тукайга күрсәтәләр. Анда: «шәһәребездә мосафир шагыйрь… җәнаплары «Татар әдәбиятына карашым» дигән маузугта лекция укыячак» дип язылган була. Тукай, хәбәрне укыгач, бер ань (аз гына вакыт) уйланып утыра да, «Татар әдәбиятына карашым» дигән җөмләгә «сыңар күз белән» дип өстәп язып куя. Бу инде шагыйрьнең сыңар күзле булуыннан түгел, көче җитмәслек күсәк күтәрергә маташуыннан, тый-наксызлыгыннан көлү иде. Билгеле, бу хәбәр газетта чыкмаганы кебек, лекциясе дә булмый калды.
Тукай якын иптәшләре булган утырышларда экспромт тәртиптә эпиграммалар да яза. Шундыйлардан берсе хәтердә сакланган. «Сөембикә» журналының редакторы Якуб Хәлилинең, һәрвакыттагы гадәте буенча, кара сыра белән мавыгып утыруыннан көлеп:
– Һевал габде әкалле мин калили, Кара сыра эчеп исерә Хәлили, — дигән ике юлны папирос тартмасына язып куя. Эпиграмма кулдан-кулга күчә. Үзе шунда утырган Хәлилигә дә барып җитешә.
Эпиграмманың беренче юлы «Әмали» китабыннан, «Алланың бу колы кечкенәнең иң кечкенәсе», ягъни аз белән до канәгать мәгънәсендә…
Шагыйрь кием-салым мәсьәләсендә таләпчән түгел, гадирәк киенеп йөрүне ярата төшә иде. Үзенә үлчәп тегелгән, сынына сыланып ятып торган костюм кигәнен хәтерләмим. Кышын киез итек, тун, колаклы бүрек киеп йөргәнен күрмәдем. Ак яка, манжет, крахмаллаган сорочка кебекләр белән бөтенләй дус түгел иде. Яратып һәм даимән кигәне утырма яки кайтарма якалы күлмәк, ишелгән ефәк билбау (шнур). Кайтарма якалы күлмәк кигән чагында галстук тага иде. Бермәл (1911 нче елны) җәен-кышын зәңгәр кырпулы студентлар фуражкасы киеп йөрде. Ярым эчле көзге пальто өстенә җәйге пальтосы да була иде.
Яшь чагында шагыйрь шук булган, әдәп сызыгыннан чыкмаган мәзәкләр эшләүдән дә тартынмаган. Үзен ирекле тоткан. «Гөнаһ» шигырендә:
Аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып, Әллә кайдан син төшәсең шатлыгыма тап булып, —ди гөнаһ сүзенә каршы. 1908—1909 нчы елларда инде танылган шагыйрь булып җиткәч эшләгән бер шуклыгы турында сөйлиләр:
Яз башы. Җир-су кипкән чак. Урам күрергә, һава суларга чыккан шагыйрь Печән базары якынында урамда ашык (бабка) бәреп уйнаучы бала-чаганың уенын тамаша итеп тора. Яшьлек дәрте үзенекен итә ләбаса! Шагыйрь пальтосын салып куя да ашык уйнарга керешә. Шартына китереп уйный, хәрәмләшә, бирелеп уйный. Шулай да оттыра.
Танышлары:
— Габдулла әфәнде, өлкәннәрдән яхшы түгел, күрүләре бар, — диләр.
— Я ходай, күрсәләр ни булган.
— Күргәннең ихласы кайтуы бар.
— Кайтсын, андый ихласның булмаганы хәер, — дип, кул гына селки. Күңеле булганчы уйный да:
– Бала чакта ашык алырга бер тиенем булмагач, уеннан мәхрүм кала идем. Шуның үчен алдым, — ди.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"