Тукай аз сүзле, шактый салмак, ачуланмый, ачуы килсә дә белдертми, һичбер вакыт сүз көрәштерми торган табигатьтә иде.
Кешеләр белән мөгамәләсендә тәкәллефсез, каршы-сындагы кешенең кем — шул заманның могътәбәреме, яисә гади бер кешесеме булуына карап, үзенең халәте рухиясен (рухи тотышын, психологиясен) үзгәртми, һәркем өчен бертөрле, шуның белән бергә салкынчарак прием; ул кешене бик тиз таный, аңлый: кем ничек, ни белән сулаганын хәзер төшенеп ала иде. Беркем белән дә тиз генә — беренче күрешүдән үк үзләшеп китми, ул гомумән күп халыклар белән якынлашуны яратмый иде. Бигрәк тә үзләрен «кибар» — өстен катлау дип йөрүчеләрне һәзм итә — сеңдерә алмый, ул аларга бик өстән карый, андый халык белән сөйләшми, сөйләшсә дә, сүз арасында ирония бар, аларны бик каты чәнчә торган бер сүз әйтеп куя да үз эше белән шөгыльләнә башлый иде.
Яз җитте! Бу җәйне Тукай Әстерханга китте, кышны авылда уздырып, язлыгын Петербург, Уфа, Троицкиларда йөреп, көзлектә яңадан Казанга кайтып тора башлады. Тик бу сәяхәтләрнең берсе дә Тукайга файда бирмәгәннәр, киресенчә, Тукайны таушалдыра төшкәннәр иде. Тукай инде бу көннәрдә җитди рәвештә авырый башлаган иде. Тик шуңа карамастан, ул әле һаман эшли, «Ялт-йолт»ны чыгара, «Кояш» газетында катнаша, «Аң» журналының һәр номерына берәр шигырь язып бирә иде. «Аң» журналының исеме дә Тукай кушкан исем, ул шул мөнәсәбәт белән «Аң» дигән шигырен язган иде.
Шул ук көннәрдә Тукай үзенең барлык шигырьләрен мәҗмуга итеп бастыру хокукын Г. Шәрәфкә биреп, аның белән договор ясады һәм шул мәҗмуганы төзү өстендә бик басылып эшкә кереште. Шәрәф нинди шартларда договор ясагандыр, мәгълүм булмады, тик Тукайга якынрак торган иптәшләре бу договорның Тукай өчен бик кабальный булуын сөйлиләр иде. һәм бер көнне 7—8 кешелек бер мәҗлес ясап, шунда Г. Шәрәфне чакыртып, договорны күрсәтүен, Тукай өчен уңайсыз матдәләр булса, аларны үзгәртүен үтенделәр. Г. Шәрәф моңа күнмәсә, бу мәсьәләне матбугат аркылы гамманың хөкем мохакәмәсенә куячакларын сөйләделәр. Тик Г. Шәрәф боларның барысына да көлеп кенә карады һәм: «Ул договор Бать (Казанның шул вакыттагы иң мәшһүр юристы) төзегән, аны тиз генә бозу авыр булыр», — дип куйды. Бу мәҗмуга Тукайның үзе исән вакытында басыла башлап, Тукай үлгәч, Жәмал Вәлиди тарафыннан язылган шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм мөләхазалар (төрле фикерләр, тикшеренүләр) белән дөньяга чыкты. Мәҗмуганың күп өлешен мәрхүм үз кулы белән төзеп калдырды. Ул үзенең ахыр көннәренә кадәр, хәтта шифаханәгә кергәч тә, шуның өстендә эшләвен туктатмады. Шулай итеп, бер яктан, Тукай мөбтәла булган күкрәк авыруына начар тәэсир итә торган яз башы һавасы, икенчедән, күп эшләү Тукайны көннән-көн бөгә бардылар. Ул инде бу көннәрдә бөтенләй бирешкән, бик үк зарур йомыш булмаса, бүлмәсеннән чыкмый, йөрми, өйдә генә утыра торган булып калды. Әнә шул хәлгә җиткәч, Тукайның халәте рухиясендә бер үзгәреш сизелде. Электә «ләкми чир, авырып та булмый ичмасам» дигән Тукай хәзер авыруына бик борчыла, тереләсе, дөньяда торасы килә, ул бирелгән киңәшләрне дә тыңлый, докторларга күренүдән дә тартынмый, аларның биргән даруларын вакытлы эчә башлады. Ул элекке тар, кечкенә бүлмәсеннән номер бинасының икенче катында булган зуррак, иркенрәк бүлмәгә күчеп, вакытлы ашап-эчеп, вакытлы йоклап тора башлады, ләкин соң иде инде. Тукай язгы кояш астында эрегән кар кебек эри бара иде. Ниһаять, Тукай тирәсендә йөрүче иптәшләре дә хәлнең җитди икәнен төшенделәр-аңладылар (ләкин бу да соң иде) һәм үзара сөйләшеп, докторлар белән киңәш иткәннән соң, аны, Тукайны, элек шифаханәгә урнаштырып, берәр ай дәвалаганнан соң Кырымга алып китәргә дигән карарга килеп, 1913 елның март башларына таба (хәтеремдә шулай калган) Клячкин шифаханәсенең аерым бер бүлмәсенә урнаштырдылар. Башта, шифаханәгә кергән көннәрендә, Тукай азрак күңелсез күренсә дә, соңга таба настроениесе яхшырган кебек булды, ул докторлар әйтүенә карамастан (докторлар эшләмәскә, йөрмәскә кушалар иде), яткан җиреннән генә булса да, үзенең басыла торган шигырьләренең соңгы корректураларын карау һәм кыска-кыска кыйтга шигырьләр язу кебек эшләр белән дә шөгыльләнә башлады.
Шифаханәдә тәрбияче яшь докторлар бик дикъкать белән карыйлар, дәвалыйлар, Хадимәләр дә соң дәрәҗә саклык белән, ягымлылык белән мөгамәлә итәләр иде. Шифаханәгә кергән көненнән алып иптәшләреннән икешәр кеше нәүбәтләшеп дежурить иттеләр, кичә-көндез бер минутка да ялгызын гына калдырмадылар. 31 нче март көнендә көндез сәгать 1—2 ләр тирәсендә доктор Лурье килде, авыруны бик дикъкатьләп карап, сорашып, аны өметләндерә торган сүзләр белән юатты. Тукай яныннан чыккач, без: мин, Әмин Мостафин, Г. Кариев, Урманчиев Әхмәт, докторны чолгап алып, авыруның хәле ничегрәк дип сораша башладык. Ул тирә-янга карады да, чит кешеләр юк икәнен күргәч: «Сездән яшерүне кирәк тапмыйм, авыруның хәле яхшыдан түгел, бик күп торса, өч-дүрт көн торыр, авыруның үзенә белдермәгез, ялгызын гына калдырмагыз», — диде дә башын иеп чыгып китте. Без, дүртебез дүрт җиргә баскан килеш, бер-беребезгә бер сүз дә дәшә алмаенча, катып калдык. Арадагы тынычлыкны башлап Кариев бозды. Ул, стенага сөялгән килеш, кулларын күзенә куйды да үксеп-үксеп елый башлады: «Шулай ук Тукайны югалтабызмыни», — диде. Башкаларның да күзләре яшьләнде, һәркем үзенә иң кадерле, мөкатдәс булган бернәрсәсен төшереп югалткан кебек хис итеп таралыштык. Бу хәбәр киң бер катлауга фаш ителмәсә дә, Тукайга якын торган иптәшләреннән моны яшереп булмады. Алар бик саклык белән генә хәл белергә килгән булып, Тукайны соң мәртәбә күреп калырга, күңелләре белән генә булса да, Тукай белән соң мәртәбә саубуллашырга ашыктылар. Шул вакытта иптәшләр арасында Тукайның соңгы рәсемен алып калырга кирәк иде дигән фикер кузгалды. Ләкин моны ничек эшләргә? Тукайның үзенә белдерми моны эшләп булмый, ә белдерсәң, Тукайны шиккә төшерергә мөмкин, бу аңа начар тәэсир итәчәк. Озак киңәшкәннән соң, бу мәсьәләне Тукай белән җайлап сөйләшеп хәл итүне миңа тапшырдылар. Беренче апрельдә көндез сәгать 2 ләрдә Тукай белән икәү генә калып, мин тышта һаваларның матураеп килүен һәм тиздән моннан чыгып, Кырымга китәргә мөмкин булачагын бик саклык белән генә сөйләп, ахырдан иптәшләренең аның монда яткан вакытын истә калдыру өчен рәсемен алдырырга теләүләрен һәм моның үзе өчен дә бер хатирә булачагын сөйләп, шуңар рөхсәт сорадым. Тукай каршы килмәде: «Кирәк дип тапсагыз, эшләрсез», — диде. Шуннан аның белән тагын бераз сөйләшеп утыргач, мин чыгып, тиз генә Ленин (ул вакытта Воскресенский) урамындагы Рембрандт фотографиясенә барып, фотограф чакырдым. Сәгать 4 тә фотограф килде, ике позада: берсе караватта утырган, икенчесе аркасына мендәрләр куеп яткан хәлендә Тукайның рәсемнәре алдырылды. Бу рәсемнәр Тукайның үлүеннән; 28 сәгать кенә элек алынган соңгы хатирәләре булып, калдылар. Икенче көнне, 2 нче апрельдә, кич сәгать 8 дә 15 минутта Тукай үлде. Тукай җан биргәндә, мин янында була алмадым. Кич сәгать 6 да ашап-эчеп килергә дип кайтып, сәгать 9 да килдем. Мин килгәндә, Тукай үлгән иде, җан биргән минутында аның янында Әмин ага Мостафин булды.
Шул ук кичәдә Казанда һәм башка шәһәрләрдәге мәгариф мөәссәсәләренә (учреждениеләренә), шагыйрьнең бәгъзы җитди дусларына телефон-телеграмма аркылы бу бөек югалту хәбәр ителде. 3—4 нче апрельләрдә хәзерлекләр күрелеп, 4 нче апрельдә ул көнгә кадәр һич күрелмәгән зур озату белән озатылды. Мәрхүмнең җеназасендә 5—6 меңләп кеше катнашып, бик күпләре гаять тәртипле рәвештә каберстанга кадәр озата бардылар. Моннан башка җеназа узган урамнарның ике як тротуарлары, капка аслары, урам якка караган тәрәзәләр барысы да халык белән тулган, барысы да бөек шагыйрьне озатырга чыкканнар иде. Моңа кадәр татар дөньясы мондый бер озату күргәне булмагандыр…
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"