ТАТ РУС ENG

Фәхрелислам АГИЕВ Ул үлде… Ә без? – без ятим калдык! (Тукай турында тәнкыйть)

I

Халкыбызның иң сөекле шагыйре һәм халкыбызны — картыбызны, яшебезне һәм сабыйларыбызны — чын күңелдән сөйгән, шул халкыбыз өчен чын күңеленнән кайгырган, әрнегән Габдулла үлде!.. Ул яшь иде. Ләкин аның яшьлеге: яшь сабыйларыбызның һәм аксакал картларыбызның, тормышның гасырлар белән калыная килгән тәгассып (фанатиклык) диварлары артында үскән карчык аналарыбызның, һәр көне үзенә махсус бер кайгы белән үтә торган яшь туташларыбызның рухани атасы булуга каршы килгән бер хакыйкать түгел. Ул милләт адәмнәре өчен милләт атасы иде. Милләткә хезмәт итү аның өчен бар эштән дә артык, бар эштән дә ләззәтле, бар эштән дә изгерәк иде. Бер «сихерле шешәдән әбелхәят (тереклек,мәңгелек суы) эчү», яки «бер эшкә вә я бер кавемгә баш булу», яки «мөгътәбәр бер шаһ булып, әтрафка фаш булу» кеби, дөньяда шәхси бәхет бирерлек нәрсәләрне ул» күрми һәм күрәсе дә килми иде. Аның карашында болар барысы да бер буш, бер зәгыйфь, кызганыч адәмнәр өчен хәят тарафыннан корылган алдашлар иде. Мондый эшләргә карап, Габдулла:

Бәнчә, бу дөньяда һич чын төс тә юктыр, ямь дә юк;

Һичберендә бонларың ләззәт тә юктыр, тәм дә  юк.

Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар,

Бәнчә,  бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!* —

дия иде (*Г.Тукайның «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» шигыреннән).
Милләткә, димәк, татар халкына башка булган эшләргә нисбәтән (чагыштырганда), шундый бер фикердә булган шагыйребезнең, әдәбияте шигъриябездә иң гүзәл нигез салган шагыйребезнең, кувәи шигърия канатлары бөтенләй катып, җәелеп өлгерә алмаган дәкыйкадә (минутта) үлеп китүе милләтебез вә әдәбиятыбыз өчен нихәтле зур кайгы, нихәтле зур югалтыш икәнлеге хәтергә алынса, чын күңелдән әдәбиятыбызның вә үзебезнең ятим калуыбызны икърар итәргә тугры килә! Бөек шагыйребез үлде. Әдәбияте шигъриябезгә гүзәл нигез салып үлде, ана телебезгә, халкыбызга армый-талмый хезмәтләр итеп үлде. Ләкин халкыбызга ишетергә вә милли әдәбиятыбызга мөнәүвәр (нурланырга) булырга насыйп булмаган, шагыйребезнең фәкать күкрәгендә генә кайнап калган бөек әсәрләре дә, димәк, үлделәр!

II

Шагыйребез Габдулла Тукаев үлде. Үлүе белән безне вә үсеп килә торган әдәбиятыбызны ятим калдырды. Шимали төрекләр өчен бу югалтышны тасвир кылудан хәзерге дәкыйкадә каләм гаҗиз булганы төсле, бөек әдип тугрысында мондый зәгыйфь сүзләрне язудан һәм күңел, һәм кул разый түгелләр! Ләкин шундый дәһшәтле бер дәкыйкадә язылган, күңел кайгырган дәкыйкадә язылган, йөрәк әрнегән дәкыйкадә язылган, күзләрдән яшь агылып торганда язылган сәтырларда (юлларда) очраган бәгъзы хаталар кичерелә белер дип ышаныла… Халык угылы улан Габдулла тугрысында берничә зәгыйфь сүзләрне әйтү дә үзенә бөек бәхет күрү белән бәрабәр. Үзенең зәгыйфь сүзләре өчен күңеле нихәтле сызланса да, бу сәтырларны язучы ул «сызланган күңелен» бераз юатыр өчен шагыйрьнең үк бөек сәтырларын укый.

III

Габдулла тугды ялгыз, үсте ялгыз. Ләкин бу ялгызлыгы аның озакка бармады: аның өстеннән шагыйрьлек илһамы канат кагып узды, һәм шул дәкыйкадан ул, сүзнең чын мәгънәсе белән, халык угылына әверелде һәм әдәбиятыбызның; мөкатдәс баскычына басты. Шул көннән ул:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү   тиеш,   әлбәт,   ачы   хәсрәт   көен,

Кирәк   түгел   мәгънәсе   юк   көлке-уен *, —

дия башлады (*Г.Тукайның «Сәрләүхәсез» шигыреннән. Ред.). Чөнки Габдулла Тукаевның тормышыннан бераз хәбәре булганнарга, Габдулла Тукаевның тәрҗемәи хәле илә аз гына таныш адәмнәргә аның шәхси тормышы нихәтле зур ачы хәсрәтләр белән тулган, нихәтле күңелсезлекләр белән капланганлыгы билгеле. Ләкин Габдулланың үз кайгылары, шәхси тормышының ямьсезлекләре, милләт өчен булган, халык угылларына, халык ятимнәренә булган кайгыларына нисбәтлә бөтенләй «юк!» дәрәҗәсенә төшәрлек. Габдулла үзенең шәхсе өчен тырышмый вә шәхси тормышындагы кысынкылыкларга игътибар итми иде. Юк, аның рухы андый «шәх-сият»не кайгыртудан олуграк, бөегрәк иде. Ул үзе халык угылы булганга, халык арасыннан, халыкның әллә нинди, гади күзләре күрә алмаслык җирләреннән атылып чыккан булганга, ул фәкать халык угылларын кайгырта иде. Халык угылларының күкрәкләрен көйдергән хәсрәтләр, халык угылларының башларына килгән кайгылар Габдулла өчен һәм хәсрәт, һәм кайгы иде. Шуңар күрә шагыйрьнең иң нечкә хиссиятләреннән туган сүзләре халык угылларына нисбәтән әйтелделәр. Чөнки ул:
Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы,

Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,

Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә

Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы! ** —

дия иде һәм шуңар үзе чын күңеленнән ышана иде (** Шуннан ук).

IV

Шагыйрьнең бу сүзләренең, бу аһларының бәһасын күрсәтүче, әсәрләренең асыл максатларын киң сурәттә халык алдында ачучы булмады; һәм шагыйрь «ашыгулык» белән мәгънәсез тәнкыйтьләргә ихтыяҗ күрсәтмәгән төсле, андый «ашыгулык» белән әйтелгән фикерләргә халык угылларының да ихтыяҗлары сизелмәде. Халык угыллары үз шагыйрьләрен үзләре танып алдылар. Габдулланың шигырьләре картлар кулында, хатын-кызлар кулында йөрү белән бәрабәр, милләт үсмерләренең дә кулларында иң кадерле сурәттә йөрделәр! Моны шагыйрь күрә иде. Ләкин аслан горурланмый иде, бәлки чын күңеленнән моңа шатлана иде. Ләкин бу шатлык аның халәте рухиясенә нихәтле көчле сурәттә тәэсир итсә дә, аның кайгысы бетә алмый иде һәм үлгәндә дә бетмәде. Чөнки ул халыкның рухын күтәрер өчен, халыкны әллә нинди хыялый бер йокыдан чыгарыр өчен, үзен һәм берничә каләм аркадашларын гына көчсез дип саный иде. Шул мөкатдәс юлда зыялыларыбызның да хезмәт итүләрен тели иде. Зыялыларыбызның халыкка тиешенчә хезмәт бирмәүләре аны сызландыра иде, аны көйдерә иде һәм ул:

Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,

Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас *, —

дия иде (*Г.Тукайның яшьләр шигыреннән). Яшь зыялыларыбызның эшсезлекләре, рухсызлыклары, күп вакытта үзләренең шәхсиятләрен генә күзәтеп йөрүләре шагыйребезне тормыш вә барышыбызга өметсез күз белән карарга мәҗбүр итә башлыйлар иде. Ул әрни, сызлана, рухан бөтенләй төшә (рухы төшә мәгънәсендә) һәм ихтыярсыз түбәндәге дәһшәтле сәтырларны язып ташлый иде:
Тотып милләт ливасын (әләмен, байрагын), юлга чыктык: «Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас!» Егылдык без, икөч ** (ике-өч) чакрым да китми, — Егетләр! Бездә көч юк, ахры, булмас!*** (***Г.Тукайның яшьләр шигыреннән)
Зыялыларыбызның милләт хәлен илтифатсызлыкларын күреп, алардагы рухның көннән-көн сүнеп торганын күреп, бөек шагыйребез үз тугрысында да шиккә килә башлый иде. Гүя үзендә дә әллә нинди яшерен бер көчсезлек хасил булганда, шагыйрьне изә, рухын кыса башлаган мондый минутлары хакында шагыйрь әллә нинди бер өметсезлек белән:

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә, Очмый  әүвәлге юләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы *, —
дия язарга мәҗбүр була иде (*Г.Тукайның   «Өзелгән   өмит»   шигыреннән). Шундый минутларда ул үзен барлык адәмнәрдән, үзенең чын күңеле белән сөйгән милләт угылларыннан да аерылганын сизә иде. Ул ялгыз кала иде. Аның белән сөйләрлек адәмнәр беткән төсле тоела иде. Шул дәкыйкада — аның каршында мөкатдәс саналган халык угылларыннан аерылган дәкыйкада — үзенең «моңлы сазы» белән дә аерыла башлауны хис итеп:

И Мокатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың,  мин  сүнәмен,  аерылабыз,  ахрысы! ** —

дип яза иде (**Г.Тукайның   «Өзелгән   өмит»   шигыреннән). Шундый дәкыйкаләрдән соң бөек шагыйребез үзенең хезмәтләренә карап, алар тәэсире астында күпме-азмы булган шәкертләренә карап, тагын әллә нинди зур кайгыны күңелендә хис итә иде. Гүя аның барлык әсәрләре, язылган моңлы вә утлы шигырьләре җилгә очканнар; гүя рухлары сүнгән милләт угыллары бөтенләй үләргә мәхкүмнәр, аларны тормышның ачы хакыйкате уйгата алмаган төсле, шагыйрьнең сүзләре дә гүя уйгата алмаганнар; шагыйрь хәсрәтләнә һәм шул хәсрәтле дәкыйкаләрдә генә була торган өметсезлек белән үзенең гүя милли рухны терелтә ала алмавыннан зарланып ва киләчәктә дә шулардай өметсезләнеп:
Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,

Барсы корган, бер генә юк җанлысы, яфраклысы ***,—

дип офтана иде (***Г.Тукайның «Өзелгән өмит» шигыреннән). Шулай шагыйребез безнең өчен яна иде, шулай ул халык угыллары өчен әрни иде, ләкин халык угылларының пислегендә, аларның рухларының сүнүендә ул тугры милләт угылларын гаепләми иде. Чөнки аларның дәһшәтле хәлләре өчен ул тугры милләт угылларын гына мәсьүл итеп тапмый иде, бәлки тормыш вә милләтебезнең бу барышында әллә нинди яшерен бер
хаканиятсезлек күрә иде. Бу хаканиятсезлек (хаксызлык) безне чолгап алып изгән төсле, бөтен инсаният галәмен дә чолгап алганын шагыйрь күрә иде.
Ул үлде… ләкин милләт өчен, безнең өчен иң мөкатдәс, иң изге эш белән үлде. Соңгы сулышын алганда, аның мөбарәк кулында әдәбият булганы төсле, соңгы сүзләре дә «әдәбият!» иде.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*