Бервакыт Тукаев хакында сөйләшеп утырганда, мәҗлестәшләребездән бер мулла:
— Ахры, бу Тукаев гыйльме гарузга (гарәптә шигырь төзелеше турындагы гыйлем) бик шәп булырга кирәк? — диде.
Аның әйтешеннән шагыйрьне тәкъдир өчен шуннан зур бер сүз әйтү мөмкин түгел дип белүе аңлашыла иде. Бервакыт «бик галим» булырга теләгән бер шәкерт тә: — «Голүме Диниядә (дини гыййлемнәрендә) фәлән кадәр, голүме фәниядә (фән гыйлемнәрендә) фәлән кадәр булсаң иде, дип теләгәч, иң соңында: «Гыйльме гарузда Мәҗит Гафури кадәр булсаң иде», — дигән иде.
Мин Мәҗит Гафури хакында сөйләмим һәм аны белмим дә. Әмма Тукаевны белә торган кешеләрдән: «Тукаев бер дә гаруз белми иде», — дип ишеткәләдем. Мин моңа бер дә тәгаҗҗеп итмим (гаҗәпләнмим). Билфигыль (фактта, чынлап та) шагыйрь булу өчен дә, билкуәһ (шагыйрьлек куәсе булу белән ) шагыйрь булу өчен дә гаруз белү шарт булмавы инде бик күпләргә мәгълүм. Ләкин мин Тукаевның бөтенләй гаруз белмәвенә бер дә ихтимал бирми идем. Моңа сәбәп тә Тукаевның шигырьләре бик мәүзун (вәзенле) вә сәлис (ачык, аңлаешлы) булуы түгел, шагыйрьлегенең беренче дәверендә үз сәнгатенә (шигырьгә) карашы иде. Тукаев башта да, соңыннан да шигырь вә шагыйрьлек мәсьәләсенә даир (карата) гыйльми вә назари (теоретик) нәрсәләр язмады, ләкин аның башта шигырьгә карашы вә шигъри тәмәйезе (аңлап аера белү, аерманы белү) ни мәртәбә дә булганлыгы аның шул вакытта язган шигырьләреннән күренеп тора. Ул бу вакытта гыйльме гаруз шагыйрьлекнең якянә (бердәнбер) шарты дип белмәсә дә, билфигыль шагыйрь булу өчен гыйльме гаруз белүнең беренче шарт булуына бик нык ышана иде.
Тукаев беренче дәверендәге шигырьләре илә назым вә эслүбтә (көйгә һәм үлчәмгә салуга) яңа бер юл ачмады, иске гаруз формасын бөтен ваклыклары белән кабул итте. Ул бер шигырендә гыйльме гарузга никадәр зур мәгънә биргәнлеген бик ачык аңлата:
Дәм-бә-дәм илһам итәр дәрдең бәңа гыйльме гаруз,
Нә кадәр яздымсә, яздым җөмлә илһамеңлә бән *.
(*Синең дәртең миңа һәр сулуда шигырь илһам итә;
Күпме язсам да, барын синең илһамың белән яздым.
Тукайның «Ифтирак соңында» исемле шигыреннән. Ред.)
Хакыйкатән дә Тукаев гаруз белән бервакытлар маташкан иде. Аның остазы Мотыйгулла хәзрәт безгә яздыгы бер мәктүбендә ушбу сүзләрне яза: «Шушы елларда (Кариевның риваятенә (хәбәр итүенә) күрә 1902—1903 нче елларда) мәдрәсәбездә Габделвәли намында Пер төрек шәкерте бер кыш, бер җәй торган иде. Тәсадефи (очраклы) уларак, Габделвәли әфәнде шагыйрь иде. Тукаев та берәр сәнә мокатдәм генә, үземнән «Мохтасарелкяфи фи кыйсмел гарузи вәл кавафи»** (**Шигырь төзелеше турында бер китап исеме) китабының кафия кыйсемен калдырып, фәкать гаруз кыйсемен генә укыган, гарәпнең уналты төрле шигырь вәзеннәрен, тәкътыйгларын кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә (шигырь яза башларга керешергә) юл тапкан иде». Мотыйгулла хәзрәт шул ук мәктүбендә шәкерте Тукаевка шигырьләрендә тәҗнис ясарга куштыгын вә шуннан соң Тукаевның тәҗнис ясарга (омоним (аваздаш сүзләр) кулланырга) булдыгын да яза.
Тукаевның иң элек телен ачкан шигырьләре форма ягыннан гына түгел, хис вә мәгънә игътибары илә дә шәркый бер характердадыр. Аның авызы мәдех (мактау шигыре, ода) белән ачылды.
Бездә элек шигырь өчен иң мөнасип маузуг (яраклы тема) «мәдех» дип таныла иде. Безнең иң алдынгы куәи шигърияләребез үзләрен мәдхиядә, мәрсиядә (матәм, кайгы белдерү шигыре) күрсәттеләр. Акмулла үзенең иң яхшы мәгънәләрен Мәрҗанига мәрсия мөнәсабәте белән сөйләде. Чокрыйның матур-матур сүзләре янә шул вадида (рәвештә, формада) күренде. Безнең кебек гали хис вә гали фикердән, тәнкыйть куәтеннән мәхрүм халыкка «мәдех» — иң мөнасип вә әлвирешле (муафыйк, файдалы) бер матдә иде. Тукаевның иң элекке шигырьләреннән аның да кемне мактарга белми «мәдех»кә сусап торганлыгы аңлашыла. Ул инде хәзер фикере ачылган мөтәрәкъкый шәкерт. Аның каләме әллә нинди ишан вә хәзрәтләрне мактарга тәнәззел итми (түбәнләнми). Ләкин хәзер дә мактыйм дисәң, аптырарлык түгел: инде икенче төрле идоллар бар: мөхәррирләр, милләт Хадимнәре…
Ул башлап пайтәхетебездәге (башкалабызда (ул вакытта Петербург)) беренче ислам газеты «Нур»га бер назым җибәреп, аны нәфгыянә (файдалы) мәдехләр белән күмә. Ул тагы кемнәрне, кемнәрне мактагандыр, безгә мәгълүм түгел. Фәкать 1905 нче елда 11 нче гыйнварда Әхмәт Байтирәков нам, кем идекен белмәдегебез, бер мөгаллимгә язган мәдхиясе кулыбызга төште. Бу манзумә Тукаевның киткән саен киңәймәктә булган шигъри куәтенең нинди кечкенә бер ноктадан башланганлыгын күрсәтү җәһәтеннән дә мөһим вә характерный булганлыктан, бу урында күчерүне муафыйк күрдек:
Әхмәтсафа әфәнде — фазыйл әдиптер кәнди (үзе),
Каләме мөгыйне милләт (милләткә ярдәмче), мирьате хактыр (турылык көзгеседер) бәнди.
Фамилиясе Байтирәк, мисле дөньяда сирәк,
Мондый инсаннар вөҗүде безнең милләткә кирәк.
Чук яшәсен Сафамыз, шулдыр безнең хафамыз,
Ишаннарга кимертелде безнең калын кафамыз (җилкәбез).
Мондый әдипләр күбәйсә, сынар ишан тешләре,
Теш сынгач, онытылыр пылау һәм бәлешләре.
Ишан да милләт ди башлар, утка ягып тәсбихен,
Инсафына килеп ташлар мөрит җыйнау тәшвишен.
Җенсән бу зат мишәрдер, димәк, Хәйрелбәшәрдер (яхшы кеше),
Бу затны мәкруһ күрәннәр (кырын караучылар, яратмаучылар) барча шәррелбәшәрдер (әшәке, явыз кешеләрдер) мәгънәгә ярлылык
Бу Манзумәдә маузугта (темада) ачлык, бөтен куәтилә күренеп тора.
Тукаев эшен рәтли төшкәч вә шагыйрь булып танылгач та, бу «мәдехсәна»дән котылып бетми, бу җөмләдән иптәше һәм остазы Камил Мотыйгыйны, «Мөхәрриргә» исемле бер манзумә язып, бик баллы-шикәрле мәдехләр илә сыйлый.
Тукаевның куәи шигъриясе арту нисбәтендә башы айныды, күңеле үткенләнде, сизгечләнде һәм дөньяга карашы байтак үзгәрде. Әүвәлдә ул дөньяны өстенә кара нокталар сибелгән аклык итеп күрә иде. Инде ул хәзер аңа ак нокталар илә бизәлгән каралык итеп күренә башлады. Шуның өчен хәзер мәдехкә һәҗү галәбә итте (сатира өскә чыкты), ул әле генә мәдехләр илә күмдеге «Нур» мөхәрриреннән хәзер:
Җанкәй чәчең бер көлтә, җиккән атны өркетә, Баязитов «Нур» газетын ничек язып өлгертә, —
дип көләргә һәм баягы әбхаре гыйлемнең иң дәрин бәхрен (гыйлем дәрьяларының иң тирән дәрьясын) җыйган «Фикер» мөхәррире хакында да: «Бар иде бер хөр егет һәм көр егет Камил Мотыйг», — дип һәҗү кылырга башлады. «Инкыйраз» сахибе дә аның һәҗү вә көлү кармагыннан котылмады. Ул аның соңгы әсәрләре хакында «Ялт-йолт»ның бер номерында ушбу мазмүндә бернәрсә язган иде: «мәхәббәт хакында бернәрсә язган идем, гөнаһ шомлыгына каршы, язганым ушбу рәвешчә булды: «Бер заман үгез, сыеры бар бер агайның капка төбенә барып, авызын күтәрде дә, мәхәббәт һәм нәзек хиссият белән, ишек алдындагы бозауга хитабән (эндәшеп):
— Әниең өйдәмүүүһһһ! Әниең өйдәмүүүһһһ! — дип кычкырды. Бозау җавабында әкрен генә:
«Өйдәәәәмммм»,—диде. Шуннан соң гашыйкы садикъ (саф мәхәббәтле гашыйк) маңгай сөнгеләре белән капканы төртте дә эчкә тәшрифе кадәм боерды»* (*Г.Тукайның «Мәкаләи махсуса» дигән очеркыннан).
Холаса (ахырда, нәтиҗәдә) Тукаевны шигырь фәзасында берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, сөя торган ике канат очыра иде. Ул сине яки кысып-кысып кочаклый, үбә, яки борып чеметә, тырный иде. Аның шәхсе һичкемне куркытмый гына түгел, һичкемне үзенә илтифат иттерә алмый торган кебек, кечкенә бер гәүдә иде: аны шул ике канат күккә очырды, шулар аңа нам вә шөһрәт бирде. Ул инде китте. Ләкин аның кечкенә гәүдәсе генә китте. Аның ул бөек канатлары һаман калды. Алар һәнүз (хәзер дә) әүвәлге мәһабәт вә газамәтилә (олылыгы, бөеклеге белән) безнең әдәбият күгебездә кагынып йөриләр, берәүгә мәдех вә сәна (мактау) укыйлар, берәүләрдән һаман көләләр, җәрех (кире кагу) вә һөҗүм итәләр.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"