1908 нче елны шагыйремез Габдулла әфәнде Тукаев Галиәсгар әфәнде Камал җәнапләре берлә бергә икәү Мәкәрҗәгә килгәннәр иде. Алар Мәкәрҗәдә Тимерша әфәнде Соловьевның «Двухсветная» гостиницасына төшкәннәр икән. Безнең ул вакытларда спектакльләр сирәк куелганга, буш вакытларымыз күп була иде. Без, артистлар, спектакль булмаган кичләрне «Двухсветная» гостиницага барып, Тукай, Галиәсгар әфәнде вә башка фикердәш дуслар берлә бергә җыелып гәпләшеп, чәй эчәдер идек. Шулай йөри торгач, бер көнне, «Двухсветная» хуҗасы Тимерша әфәнде Соловьев (белмим, ни өчендер) бездән, кечкенә генә пианино куяр өчен ясалган сәхнәсенә чыгып, төрле милли шигырьләр укуымызны үтенде. Без, яшь күңелләр, һич игътиразсыз (Игътиразсыз — бәхәссез, каршылыксыз.) (мәрхүм шагыйремез Тукай да шунда) аның сүзен кабул итеп, мәгълүм сәхнәгә менеп, «Бәхилләшү» шигырен: «Караңгы икән көнемез, күрмәс икән күземез», дип вә башка шундый күңел уйгата торган шигырьләрне кайсын «Беренче садә (Садә — аваз, тавыш.)», бәгъзесен «Икенче садә» кәенә (ул вакытларда садәләр модада иде), җырлап төштек. Пәрәмәч ашаучы агай-энеләр безнең җырлавымызны бик яратып, кайсы: «Афәрин! Яшәгез!» дигән тавыш вә алкышлар берлә безне каршы алдылар. Кунакларның безнең җырлавыбызны шулкадәр яратып кул чабуларына Тимерша әфәнденең үзенең дә бик кәефе килгән иде. Ул, безнең янга килеп, барыбызның да кулларыбызны кысып, рәхмәт укып чыкты һәм барыбызны да зур бүлмәгә алып кереп, пилмән берлә безне кунак итте. Ул һаман безнең җырлавыбызның әллә нинди бер байның да һушына киткәнен сөйләп, безнең күңелне күтәрә һәм моннан берничә еллар мөкатдәм (Мөкатдәм — элек.) Галиәсгар әфәнде Камал җәнапләренең дә шул ук без җырлаган сәхнәдә әллә нинди халык җырлары җырлаганын, аны әллә нинди көлкеләр берлә болгатып, безнең кәефне табарга тырыша иде.
Тимерша әфәнде, безнең «Двухсветная»да җырлаганыбызны белсеннәр өчен, парадный тәрәзәсенә: «Милли шигырьләр укыла, халык җырлары җырлана» дип, бер кечкенә генә плакат та элеп куйды. Безнең эшләр шәбәйде. Икенче көнне инде ул безнең барыбыз өчен дә алты данә кызыл, бер данә зәңгәр фәсләр алдырган иде.
Укучылар, ихтимал, сезгә фәсләрнең алтысы кызыл булып, берсе генә зәңгәр булуы кызыграк тоелыр. Ул кызык та.
Чөнки Габдулла әфәнде Тукай, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер шикелле, куллары берлә болгап торадыр иде. Менә ул зәңгәр фәс капельмейстер Тукай өчен икән.
Без кызыл фәсләремезне, Тукай да үзенең зәңгәр фәсен киеп, һәркаюымыз тезелеп, Тукай халыкка арты белән алга чыгып, гадәтемезчә җырладык. Фәсләр безне мәһабәт күрсәтеп, үземездә әллә нинди бер төрлелек, үзгәреш булганча, кәеф күтәрелгән булырга кирәк. Фәс кигән көнне без тагы да шәбрәк җырлаган кебек булдык. Тукай да фәс кигән көнне тавышны күтәрә торган урыннарда кулларын югарырак күтәреп, төшерә торган урыннарда төшереп, безгә җырларга җиңеллек бирде. Ул көнне тәмам музыка капельмейстеры шикелле кулларын тиз-тиз болгаткалады. Фәс кигән көнне кул чабучылар әүвәлге көннәргә караганда да күбрәк булды. Кичә генә яланбаш җырлаган татар малайларының бүген һәммәсе башларына фәсләр киеп, тәмам төрекләр кыяфәтенә керүләре халыкка ошаган булырга кирәк. Икенчедән, официантларның һәммәсенә, җырлап беткәч үк башлап кул чабарсыз дип, алдан әйтелеп куелганга, аларның иштиракъ итүләре дә (Иштиракъ итүләре — катнашулары.) алкышларның куерак булуына сәбәп булгандыр.
Тимерша әфәнде кул чабучыларның күбәюен күреп бик шатланып, үзен тәмам бер труппа башлыгы иттереп хис кылыр дәрәҗәгә җиткән иде. Ул безнең янга килеп, зуррак буйлыларымыз уртага, аннан кечкенәрәкләр һәркайсы үз буена муафыйк урында түгәрәкләнеп торуыбызны мәгъкуль (Мәгъкуль — лаек, дөрес.) күреп, икенче чыкканда шулай итәрсез, дип өйрәтеп куйды. Тимерша әфәнденең сүзләрен без һәммәсен тыңлый идек. Җырлый идек, ләкин ни өчен җырлаганлыгымызны хәзер дә белә алмыйм әле.
Шулай без шагыйремез Тукай капельмейстерлыгы тәхтендә бер атна чамасы җырладык, ашлар безнең өчен көннән-көн яхшыра бара, кадер көннән-көн арта бара.
Тимерша әфәнде ашны төрләткән шикелле, безнең капельмейстер Тукай да репертуарны үзгәртә, төрле яңа җырлар хәзерли, чуарлый иде.
Шулай эшләр яхшы гына барганда, гөнаһ шомлыгына каршы, әллә кайдан бер гармунчы мишәр килеп чыкты.
Ул гармунчы мишәр дә Тукайның капельмейстерлыгы тәхтендә без җырлаган сәхнәгә менеп, гармунны әйттерә, үзе уйнаганда, хатыннар тавышы берлә мишәрчә әллә нинди урам җырлары җырлый башлады. Бу мишәрнең һөнәре халыкка тагы да ошады булырга кирәк: халык шатлыгыннан урынында тора алмыйча, төрлечә үзенең шатланганын изһар итәргә (Изһар итәргә — белдерергә, күрсәтергә.) тотынды. Ни эшләргә белми кул чабулар кирәкме, урындыклар берлә дөбердәтүләр кирәкме, хасил (Хасил — бар булган.) бөтен «Двухсветная» ду куба иде. Бу мишәр гармунчы безгә караганда ун өлеш артык муафәккыять (Муаффәкыять — уңыш.) казанды. Бәгъзе танышлар безнең янга килеп, безне үртәгән сыман, шатлыкларын белгертеп: «Йөзе кара, шәп җырлый бит, ә?» — дип, сөаль биреп китәләр иде.
Бу гармунчыны халык шул кадәр яраткач, Тимерша әфәнде дә аны Мәкәрҗә буена җырларга алды.
Шуннан соң без үз-үземезгә онытылдык. Көндезләрен Тукай берлә самокатка йөрергә чыга идек. Ул анда, ике тиен биреп, балалар шикелле, карусель атларына атланып әйләнә торган иде. Тукайның карусель атларына атланып әйләнүе Уральскида да еш-еш кына була иде.
Шуннан берничә еллар үткәч, мин Тукайдан Мәкәрҗәдә капельмейстер булып куллар болгатуның мәгънәсен сорый идем. Ул аңар бер борчылып, бер кызарып, «калдыр әле шуларны», дип сүзен тиз генә икенчегә бора иде.
Мәрхүм Тукайның Мәкәрҗәдә булуы беренче һәм актыгы булды.
Гариф Латыйпов. Тукай турында истәлекләр. «Кызыл Татарстан» газетасының 1938 елгы 15 апрель саныннан кыскартып алынды.
(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)