ТАТ РУС ENG

"Мәктәп" журналы Казанда 4 нче апрель

Икенче апрель көне безне бөтен татар милләте өчен бер генә булган бөек шагыйребезнең рухыннан аерган иде.
Дүртенче апрель безне аның салкын тәненнән дә аера, явыз тәкъдир безнең яшьле күзләребез илә аның җансыз, хәрәкәтсез җәсәденә (Җәсәденә — тәненә,  гәүдәсенә.) карап егълавыбызны да күпсенә, ул бездән шуны да кызгана, ул аны бүген безнең арабыздан алып, караңгы салкын кабергә кертә, ул бүген күмелә, бездән мәңгегә аерыла, калын, очсыз-кырыйсыз бер пәрдә илә аерыла иде.
Бу аерылу, бу соң мәртәбә видаглашу (Видаглашу — саубуллашу.) тойгысы һәркемгә тәэсир иткән, һәркемнең йөрәгендә булган ачы кайгысы йөзенә чыккан; ул көн чыккан газета сәхифәләре кайгылы мәкаләләр, кара матәм рамкалары эченә язылган мөәссир (Мөәссир — тәэсирле.) сүзләр илә тулган; «Сабах», «Мәгариф», «Гасыр», «Юл» көтепханәләре ябык, аларның ишекләренә «Бүген шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаевны күмү мөнәсәбәте илә көтепханә бөтен көн ябык» дия плакатлар ябыштырылган; тәрәзәләренә кара рамка эчендә Габдулла әфәнденең матәм рәсемнәре куелган. Газета вә журнал идарәләре дә иртәдән үк ябык, алар да эшләми.
Габдулла әфәнденең җеназасы өйләдән соң сәгать бердә Клячкин шифаханәсеннән чыгачагы бөтен шәһәр халкына таралып өлгергән; һәркем диярлек аның илә соң мәртәбә видаглашып калырга хәзерләнә, еш-еш сәгатен карап, вакыт көтә.
Сәгать 10 җитә. Һәр тарафтан халык Клячкин шифаханәсенә агыла башлый; мәдрәсә шәкертләре төркем-төркем, урам тутырып кайгылы кыяфәттә вәкар (Вәкар — җитдилек, олысымак булып.) илә генә килә башлыйлар. Озак та үтми, урам халык илә тула. Укучы яшьләр, зыялылар, картлар, яшьләр, туташ вә ханымнар, рус, татар, һәр милләттән диярлек халык ябырылып ала.
Бу вакытта инде Габдулла әфәнде юылып кәфенләнгән, тирә-ягына тезелгән чәчәкләргә күмелер, үзенә махсус эскәмиядә ята.
Менә көтепханәләр, газета вә журнал идарәләре, дус вә аркадашлары, студентлар, урта мәктәп таләбәләре (Таләбәләре — укучылары.), «Сәйяр» труппасы артистлары, «Шәрык» клубы вә башкалар тарафыннан Габдулла әфәндегә соңгы бүләкләре итеп хәзерләнгән чәчәкләр килә башлый, һәркайсы чәчәкләргә ефәк ленталар бәйләп, үзләренең Габдулла әфәндегә әйтеп калачак соңгы сүзләрен язганнар. Озак үтми, Габдулла әфәнденең йөзе генә ачык кала, бөтен гәүдәсе өстенә кат-кат чәчәкләр өелә.
Җыелган халыктан Габдулла әфәндене күреп калырга теләүчеләргә кереп, күреп чыгарга рөхсәт бирелә. Халык берсе артыннан берсе керә, Габдулла әфәнде илә видаглашып, авыр сулап чыгып китә. Габдулла әфәнде чәчәк эчендә көлгән кыяфәттә, үзенә махсус булган бер голүвият (Голүвият — олылык, бөеклек.) илә ята, ул гүя дөньядан китүенә бер дә кайгырмый, ул аны көлеп кенә каршы ала төсле тоела.
Халык чыгып бетә, шул урында Габдулла әфәнденең йөзе ачык хәлдә ахыргы рәсеме, соңгы ядкаре алына. Берничә хәзрәт вә үзенә якын торган аркадашлары тарафыннан тәсбих тәһлил укыла. Урамдагы халык дүрт күз илә җеназа чыкканны көтә. Гакыйбәт (Гакыйбәт — ахырда.) сәгать 1 тулып 30 минутта Габдулла әфәнде табутка салына, табут өстенә ак ефәк лентага үзенең шигырьләреннән:
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм (И нәфсе мотмәиннәм — и минем ышанучы җаным.), бар, юнәл, кит тәңреңә!
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә!*
(* Шагыйрьнең бер мәҗмугасында «Васыятем» гонванында язылган шигыре.)
мисрагысы язылган, кырые укаланган кара хәтфә ябыла. Соңра ленталы чәчәкләр тезелә, табут бөтенләй чәчәк илә күмелә, ул табут түгел, гүя зур чәчәк букеты булып кала.
Шифаханә ишек алдында, җеназа җирдән күтәрелгәч, тагы бер мәртәбә рәсеме чыгартыла. Гакыйбәт, җеназа урамга чыга, халык шылт итми, тын. Аларны җеназаның, Габдулла әфәнденең мәһабәте баса, җеназа узганчы беркем дә баскан урыныннан кузгалмый. Җеназа чыккач та уңга китеп, Проломный урамына* (Казанның иң зур урамнарыннан берсе) (* Хәзерге Бауман урамы.)  чыга, Габдулла әфәнденең шәэненә (Шәэненә — дәрәҗәсенә, бөеклегенә.) лаек бер вәкар вә мәһабәтлек илә, Проломный урам буенча бара; җеназа артыннан ияргән халык җеназадан 2—3 сажень арттан бара, һичкем алга чыкмый, беркем дә аңар җөрьәт итә алмый. Фәкать күмү комиссиясе әгъзаларыннан булган, тәртип саклар өчен куелган затлар гына халык алдыннан, җеназа янында баралар. Урамның ике тротуары вә юл өстендәге йорт вә кибетләрнең тәрәзәләре халык илә тулы, мөселман булган кибет хадимнәре берсе дә калмыенча урамга чыккан; алар, мәрасимгә (Мәрасимгә — күмү тантанасына.) катнаша алмаулары өчен, үзләрен бәхетсез саныйлар вә шунда катнашып, бердәнбер шагыйребезне озата барырга хуҗалары рөхсәт итмәүне бер золым, зур бер җәбер саныйлар төсле тоела. Алар, мәзюс булып, җеназа артыннан моңаеп карап калалар. Моннан соң җеназа Университет урамы илә борылып, Печән базарына чыга; монда халык һич урамга сыеша алмый. Өй түбәләре, кибет алдындагы күләгәлек өсләре халык вә тамашачылар илә тула.
Җеназа нәкъ Печән базары мәсҗеде каршысына килеп туктый, монда аның тагы рәсеме алына. Соңра Московский* (* Хәзерге Киров  урамы.)  урамы илә барып, Евангелистовский* (* Хәзерге   Татарстан  урамы.)  (иң киң урам) га чыга; бетен урам халык илә тулы.
Моннан соң Екатерининский* (* Хәзерге   Тукай  урамы.) урамга борылып, җеназа укыла торган площадька юнәлә. Анда шагыйрьнең җеназасын 5—6 меңләп халык каршы ала. Бөтен площадь халык илә тулы, ике якта кыз-хатын, һәркайсы бөек шагыйрь илә соң мәртәбә саубуллашырга тупланганнар.
Казанның имам вә мөәзиннәреннән берсе дә калмый җеназага хазир (Хазир — әзер.) булганнар. Зариф хәзрәт Әмирхани тарафыннан җеназа укыла. Җеназа соңында табутны имамнардан күтәртелә   вә шунда аның   янә дә рәсеме чыгартыла.
Җеназа намазыннан соң халыкның бер кыйсме кайтып китә. Меңләгән халык һаман да җеназа артыннан бара.
Аяк асты былчырак булуга карамый, җеназага ихтирамән, һәркем җәяү бара. Хатын-кызлардан да утыручы булмый. Алар да абына-абына җәяү баралар.
Бәгъзе бер ашыгучылар, зыярәттә кеше күп булачагын уйлап, башка урамнар илә алдан китәләр. Ләкин, алдан хәбәр бирүләренә күрә, җеназа барып җиткәнче, каберстанга беркем дә кертелми; җеназа барып җитәр алдыннан, күмү әгъзаларыннан берничәсе барып, каберстан эчендә бер цепь төзиләр (Цепь төзиләр — сафка тезеләләр.), җеназа кертелә, аның артыннан хәзрәтләр, аннан соңра ханым вә туташлар керәләр. Ясалган цепь эчендә фәкать муллалар, күмү комиссиясе, дөньяда вакытта үзенә якын торган дуслары, ханым вә туташлар вә күмүчеләр генә була. Табут җиргә куела, тәгаен кылынган (Тәгаен кылынган — билгеләнгән.) адәмнәр тарафыннан Габдулла әфәнде табуттан алына, кабергә иңдерелгән вакытта аның янә бер рәсеме чыгарыла. Гакыйбәт, кабергә тапшырыла, ләхеткә иңдерелә, кирпич илә каплана. Туфрак салына башлый, һәркем туфрак салырга ашкына, берсе кулы илә, икенчесе таягы илә туфрак ишә; озак үтми, кабер өскә калка, туфрак өелгәннән-өелә, халык шагыйрен халыктан ераклаштырганнан-ераклаштыра. Күмү тәмам була. Ханым вә туташлар тезелешеп чәчәкләр китерәләр, кабер өстенә тәртипләп тезәләр, кабернең туфрагы күренми. Ул хәзер кабер түгел, чәчәк өеме булып әверелә. Бу да тәмам була. Зариф хәзрәт «Табарәк» укый башлый. Шул вакытта һәркем югалткан кешеләренең кем идекен төшенә башлый, кызулык вә эш илә сизенмәгән якыннары да аңга киләләр, күп кешенең күзендә яшь тамчылары тәгәри башлый. «Табарәк» тәмам була. Дога кылына. Догадан соң Касыйм хәзрәт мәрхүмнең васыяте буенча:
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм, бар, юнәл, кит тәңреңә!
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә! —
шигырен укый.
Соңра берничә кеше тарафыннан нотыклар сөйләнә. Мәрасим тәмам була. Халык югалткан нәрсәсенең кыйммәтен тәкъдир итә-итә, уйланып, таралып китә.

Казанда 4 нче апрель. «Мәктәп» журналының 1913 елгы 4 нче санында редакция мәкаләсе рәвешендә, имзасыз басылган. Истәлек «Тукай турында замандашлары» исемле җыентыкка да кертелгән. Текст беренче чыганактан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)  


Комментарий язарга


*