Гөлзидә Гыйлемҗан кызы Йосыпова, Татарстанның Арча 2нче номерлы урта гомуми
белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дөньябызның бөек уллары төрле заманнарда, төрле илләрдә үзләренең сынын
кешелек алдында мәңгеләштерә алырлык сүзләр әйтеп калдырганнар.
“Эврика!” – “Таптым!” – дигән бөек галим үзенең иң шатлыклы hәм бәхетле
минутында. Ул сүз грек телендә әйтелгән, аның иясе – Архимед.
“Мәрхәмәтле тойгыларны уяттым мин лирам белән”, – дигән үзенең туган телендә бөек рус шагыйре Александр Пушкин.
Егерменче гасыр башларында башка бер бөек шагыйрь: “Очты дөнья
читлегеннән тарсынып күңлем кошы”, — дигән канатлы сүзләрне татар
телендә дөньяга очырткан. Билгеле, ул сүзләрне татар поэзиясенең йөзек
кашы булган бөек Тукай әйткән. Мин берничә бөек исемне генә атадым.
Алар бик күп, исемнәрен дисбе итеп тезсәң, бәяләп бетереп булмаслык
затлы тәсбих барлыкка килер иде. Ә Тукай – нурлар чәчеп торган
төймәләрнең берсе. Бу дисбедә Мәҗит Гафури да, hичшиксез, урын ала.
Г.Халит болай дип язды: “Габдулла Тукайдан соң татар әдәбиятында актив
иҗат иткән олы әдипләр арасында Гафури тормышчанлык, халыкчанлык hәм
гуманизм байрагын төшермичә, алга табан бертуктаусыз күтәреп барган
көрәшче ролен чын мәгънәсендә үтәүчеләрнең берсе булды”.
Охшаш язмышлы әдипләрне башка илләрдә, заманнарда hәм милләтләрдә
дә табарга мөмкиндер. Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури язмышларында да
күпмедер дәрәҗәдә охшашлык бар. Шуңа нигезләнеп, бу ике бөек шагыйрьнең
шигъриятендә уртак мотивларны күрсәтергә була. Алар икесе дә — шигырь
өчен туып, шигырьдә яшәп, шигырьдә үлгән җаннар. Ике шагыйрьнең дә
иҗатындагы темалар аларның язмышы мотивлары белән аралашып бара.
Исәпсез hәм хисапсыз кыллардан торган сихри hәм шигъри бер саз булган
Тукай үзенең “Дошманнар” шигырендә яза:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Шушы ике юлга сөекле шагыйребезнең биографиясе сыйган да беткән.
“Өзелгән өмид” шигырендә исә Тукай ана җылысы эзләп үткән вакытын исенә төшерә:
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң кадерле кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Шушы ук шигырьдәге юлларда да – шагыйрь язмышы:
Шат яратса да, җиhанга ят яраткан раббысы.
Дөньяга бәхетле булу өчен яратылган сабыйны тормыш арбасы шатлыгы да, кайгысы да булган озын юлдан алып китә.
Тау башына салынгандыр безнең авыл…
“Туган авыл” шигырендә Тукай туган авылын исенә төшергәндә
балачагын искә ала. Балачак, яшьлек – hәркемнең тормыш юлындагы
кабатланмас гүзәл бер мизгел. Шагыйрьнең үзенең яшьлеген матур итеп
кенә күрәсе килә. “Сөям җаным, тәнем белән” сүзләрендә туган авылга
булган мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә югары булуы күренә.
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Туган авыл, хәтта ямьсез булса да, hәркемгә туган як, яшәгән урын,
нәрсәләргәдер өйрәнгән урын буларак, ягъни кешенең үз гомере буларак
күзаллана. Аның чишмәсе дә башка авыл чишмәләре кебек, суының тәме дә
башка чишмәләр тәме кебек. Ләкин ул чишмә — күп мәртәбәләр күреп
күңелгә сеңдерелгән чишмә. Суы – күп тапкырлар эчеп шифа алган су.
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм.
Туган авылы матур булып шагыйрьнең хәтерендә калган, чишмә суының
тәме хәтерендә сакланган. Туган авыл туган җир булганга, беренче
мәртәбә белем алган урын булганга кадерле. Балачагында кызык итеп
уйнавы, эшләве дә хәтерендә. Димәк, Тукайга туган авылы балачагы,
яшьлеге белән тиңләшә. Авылын ул яшьлеген сагынган кебек сагына, аның
матурлыгы да яшьлек матурлыгы бизәгәнгә ямьле.
Үзе исән чакта ук шигырьләре белән бергә иң караңгы татар
авылларына кадәр үтеп кергән, иң зәвыклы язучы hәм тәнкыйтьчеләр
тарафыннан беренче шагыйрь итеп танылган Тукай үзен бәхетле хис итәргә
тиеш иде. Ә ул “Гомер юлына керүчеләргә” шигырендә ачына, зарлана:
Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чактан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?
Тик шулай да, минемчә, 27 яшьлек егет үз иҗатының нинди тарихи
әhәмияткә ия булачагын, үзенең нинди югарылыкка күтәреләчәген, үз
баласын халыкның ни дәрәҗәдә бәяләячәген алдан ук күргән. “Ваксынмыйм”
шигырендәге юллар шул хакта сөйлиләр:
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә, мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч hәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиргә мин кояш булмак телим!
Татар hәм башкорт халыкларының уртак шагыйре Мәҗит Гафури да үз гомерендә бик күп авырлыклар күргән.
“Мәкъсудка җитәмен!” – дип тырышканда,
Ата – ана вафат булып, сынды канат…”
– дип яза Мәҗит Гафури үзенең “Яшь гомерем” шигырендә. Авырлыкларны җиңеп чыгуы турында да әйтеп уза:
Ата-анадан мәхрүм булып, калдык ятим,
Шулай да башкалардан булмадык ким.
Бу дөнья ни күрсәтмәс ир кешегә!
Һич зыян юк, әгәр булса күкерәк киң.
Әйтерсең лә, Мәҗит Гафури, бу шигьри юлларны язганда, Тукай белән икесен күздә тоткан.
Мәҗит Гафури – бик талантлы шәхес. Аның шигырьләрен укыйсы hәм
укыйсы килеп тора, чөнки ул, Тукай кебек үк, чынбарлыкны яза. Күрү, тою
тойгысы анда бик көчле. Юккамы:
“Минем гомрем минутлары менә шул тамчылар төсле;
Ага шул су кебек яки эри яз көнге кар төсле”,
— ди ул үзенең “Үтә гомерем…” шигырендә. Әдип үзенең гомерен ,
тормышын тамчылар белән чагыштыра. Бу шигырь минем күңелемә ныграк
уелып керде.
Торам чишмә янында: чылтырап, шәпләп ага саф су;
Агалар, югалалар – мин калам ялгыз, ни эш соң бу?..
“Бу су тамчылары инде миңа мәңге күрешмәсләр”, —
Дип уйлап бетмәдем – шундук тама башлады күз яшьләр.
Шагыйрь гомернең узуы турында уйлана. Әйе, гомер уза, ул әйләнеп
кайтмый. Югала. Су шикелле агып китә. Кемнең генә бу матур дөньяны
ташлап китәсе килә икән? Ямь-яшел болыннарны, шау-шулы елгаларны,
кояшка елмаеп күз кысучы матур чәчәкләрне, зәп-зәңгәр күк йөзен!..
Шуның өчен дә шагыйрьнең дөньяны калдырып бакыйга күчәсе килмәгән; күз
яшьләрен тамчылар төсле агызса да, аның тормышы, гомере бушка узмаган.
Ул аны буыннан-буынга татлы тамчы итеп тапшыру өчен бәян итеп
калдырган.
Үтә гомрем, югала, кайтадан hич әйләнеп килмәс!..
Әйе, гомер үтә, әмма югалмый. Ул мәңгегә күңелдә… Гомеренең узуы
турында уйланган шагыйрьнең биографиясе аңарда еш кына иҗат
биографиясенә әверелеп китә. Беренче шигырьләрендә әле шагыйрь шәхесе
белән шигырь арасында аермалык зур булса, “Яшь гомерем” (1905) кебек
әсәрләрендә инде бу ара якыная төшә. Шагыйрь шигырьгә үз биографиясен,
үз буыны тәҗрибәсен алып керә. Шул хакта турыдан – туры үзе үк әйтеп
куя:
Һәр кеше үзе хәлен сөйләгәндә,
Бу фәкыйрь яшьтә күргән хәлен сөйләр.
Шушы тенденция – тормышта үзе күргәнне, үзе кичергәнне язу, иҗат
итү рәвешенә әйләнеп китә. “Милләтемә шатлык” (1905) шигыре дә,
“Юктырсың ла, алла!” (1915), “Кызыл байрак” (1917), “Матәм аhлары”
(1924) шигырләре дә, “Эшче” (1920) поэмасы да әнә шулай шагыйрьнең үз
күзәтүләре, үз кичерешләре буларак дөньяга килә.
Шагыйрь hәм шәхесе шигырьнең лирик эчтәлегенә генә түгел, аның
төзелешенә дә, аhәңенә дә билгеле бер эз сала. Әйтик, Гафуриның Троицк,
Уфа, Казан мәдрәсәләрендә белем алуы аның Көнчыгыш hәм иске татар
шигыре традицияләренә якынлыгына, шигъри юл башын шул өлгеләрдән
башлавына сәбәпче булган. Башкортстан туфрагында тууы hәм яшәве, яшьлек
елларында казакълар арасында мөгаллимлек итүе, алар белән якын аралашуы
аның шигырьләрендә хикмәтле сүз әйтү осталыгының көчле булуына
китергән. Туктаусыз иҗади эзләнүләр, халыкчан гадилеккә омтылу,
тормышка якын булу, замандаш шагыйрьләрнең тәҗрибәсен өйрәнү, уртаклашу
Гафуриның әдәби осталыгын яңа баскычларга күтәрә. Тукай белән иҗат
элемтәсе ныгу, аларның, 1912 ел язында Уфада очрашып, бер-берсен
якыннан аңлаулары да шагыйрьнең иҗади үсешенә тирән йогынты ясый. Мәҗит
Гафури болай дип искә ала: “Баштарак Тукай да, мин дә сүз таба алмаган
кебек, бер-беребезнең күзебезгә карашып, тик утыра идек. Бара торгач,
безнең мәҗлес бик күңелле булып китте. Күбрәк сүзләребез шигырь вә
шагыйрьләр, Казан hәм дә мохитымыз хакында иде”. Шулай булгач, ике бөек
шәхес hәм шагыйрь иҗатында уртак мотивларның булмавы мөмкин түгел.
Тукай эстетик карашларының нигезендә фән hәм мәгърифәтнең әhәмиятен
халыкка пропагандалау зур урын алып тора. Шигырьләрендә белем hәм
мәгърифәтнең халыклар тормышында гаять зур урын тотканы күрсәтелә. Бу
идея Тукайның балалар hәм яшүсмерләр өчен язган әсәрләрендә бигрәк тә
көчле гәүдәләнә.
Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс hич — кеше булган кеше.
Тукай дини хорафатлардан, юк-бар нәрсәләргә ышанудан котылуның
белем hәм мәгърифәт аркасында гына булачагын күрә, шул идеяне поэзиягә
сала. “Сабыйга” шигырендә:
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул,
— дип яза.
Тукай эстетик карашларында хезмәтне мактау идеясе шулай ук зур урын
ала. “Эш”, “Зур бәхетләр”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Иртә”, “Япон
хикәясе” кебек талантлы язылган әсәрләрендә Тукай яшәешнең нигезендә
хезмәт ятканын күрсәтә. Гомумән, Тукайның иң зур hәм кыйммәтле иҗат
катламы – шигырьләрендә, аеруча балалар өчен язылган әсәрләрендә.
Шагыйрь бала психологиясен hәм үзенчәлекләрен бик яхшы белә,
сабыйларның эчке дөньясын дөрес аңлый. “Ул балалар психологиясен
тирәнтен аңлый, аларның рухларына керә белә иде”, — дип яза Г. Рәхим.
Бу фикерне дәвам итеп, Х.Хәйри: “Тукай – бала аңының үзенчәлеген оста
аңлап, шигырьләре белән балага гаять дәрәҗәдә оста якын килә белүче
шагыйрь”, — ди. Ә инде Х.Хәйринең сөекле әдибебез турында әйтелгән:
“Тукай балаларга ирекле тәрбия бирергә, аларга фән укытырга, hәр яктан
үстерергә өндәде hәм балаларның культуралы, эшкә сәләтле, халыкны сөюче
булып үсүләрен теләде”, — дигән сүзләре Мәҗит Гафурига да бик туры
килә. Аның педагогик карашлары 1902–1905 еллардагы иҗатында, иҗтимагый
эшчәнлегендә киң чагыла башлый. Ул иҗатының беренче җимеше булган
“Гыйлем” дигән шигырендә үк ватандашларын укырга, аң-белемле булырга
чакыра. Шактый күләмле бу шигырьнең hәр юлында фән hәм мәгърифәтнең
әhәмияте пропагандалана.
Гыйлемнең кадерен бел – хасыйль булса,
Һәр нәрсә кыйммәт була, асыл булса.
Шагыйрь балага дөрес тәрбия бирергә, аларны йомшаклык белән, ягъни сабырлык белән укытырга өнди.
Йомшаклыклә балаңны укыт тәртип илә.
Дөрес тәрбия бирүнең кеше тормышында нинди зур роль уйнавы хакында әйтеп бирә.
Тәрбия лазем безнең татарларга,
Тәрбиялә гыйлем капусын ачалар да;
Тәрбия – гыйлемнең юлбашчысыдыр,
Тәрбиягә гыйлемне сачарлар да.
Әдип белем hәм тәрбия бирүдә туган телнең әhәмиятле роль уйнаганын
яхшы аңлый, шуның өчен дә укытуның үзәгендә туган тел торырга тиеш
дигән фикерне алга сөрә. Ул башлангыч класслар өчен язылган “Туган тел”
дәреслекләренең беренче китабына эпиграф итеп Г.Тукайның “Туган тел”
шигыреннән түбәндәге юлларны алган:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!
Габдулла Тукай кебек үк , туган теленә булган мәхәббәт хисен шигъри юллар аша әйтеп бирә.
Шул тел аркылы иман, уку-язуны үгрәнәм;
Шул тел аркылы укып — белеп булырмын чын адәм.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам hәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
( “Ана теле” )
Әдипнең әсәрләре, Тукай әсәрләре кебек үк, әхлак тәрбиясе өлкәсендә
файдаланырлык материалларга бай. Ул яшь буынның ата-аналарны,
өлкәннәрне хөрмәт итүен, уку өлкәсендәге тырышлыкны, хезмәткә намуслы
карашны хуплый, мактануны, минминлекне күралмый. Әдип кешеләрнең
тыйнаклыгын, киң күңеллелеген зурлый.
М.Гафури балалар өчен язган әсәрләрендә, тәрбиянең әhәмиятле чарасы
буларак, хезмәтне киң пропагандалый. “Эш hәм белем” , “Эш”, “Балалар
эше”, “Нәсихәт” дигән шигырьләрендә ул хезмәткә дан җырлый.
Эш hәм белем бергә җыелсалар
Гына тормыш матур була ала.
Уку-язу белән коралланган
Кеше аңлы тормыш кора ала.
“Эш” hәм “Эшкә өндәү” шигырьләрен чагыштырып карыйк.
Габдулла Тукай:
– Зур бәхетләр сызганыл эшкә бирелгәннән килә.
Мәҗит Гафури:
– Якты көннәр, зур бәхетләр эшләгәнлектән килә.
Габдулла Тукай:
– Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиhад.
Мәҗит Гафури:
– Бер минут та бушка ятма, алга атларга тырыш.
Габдулла Тукай:
– Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба.
Мәҗит Гафури:
– Тыршып эшләүләр кешеләрне югары мендерә.
Шушы ике шигырьгә нигезләнеп, бөек шәхесләр арасындагы диалогны
башкача да төзергә мөмкин. Ләкин ничек кенә төзесәк тә, шигырьләрдәге
охшашлык юкка чыкмас, иҗатларындагы уртак мотивлар ачык күренеп торыр.
Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай кебек үк, татар hәм башкорт балалар
әдәбиятына нигез салучыларның берсе була. Аның “Милли шигырьләр” дигән
җыентыгына кертелгән шигырьләре балалар әдәбиятының нигез ташын тәшкил
итә. Шагыйрь балалар әдәбиятына тормыш дөреслеге hәм яшь буынны
тәрбияләү чарасы итеп карый.
Милләтебезнең бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай hәм Мәҗит Гафуриның
балалар өчен язган әсәрләре, яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә
кыйммәтле чыганак булып, бүген дә тәрбияви әhәмиятләрен югалтмыйлар.
“Гаделлек hәм мәгърифәт җырчысы” дигән сүзләр ике әдипне дә бик дөрес
характерлыйлар. Гаделлек өчен шигырьләре белән көрәш алып барган чорда
аларның икесенең дә иҗади кәефләрендә өметсезлек мотивлары да сизелә.
Әмма Тукайның тормыш hәм кеше сөючән оптимистик, горур образы реакция
караңгылыгына hәм капитал коллыгына каршы куелды. “Шагыйрь”
шигырендәге:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
“Без китәрбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә, —
кебек мотивлар реакция килү белән куерып киткән өметсезлек уйларын кире кагалар.
Мәҗит Гафури да реакция елларын авыр кичерә. Беренче рус
революциясенең җиңелүе, әлбәттә, аның көткән якты өметләрен, теләкләрен
шик астына куя. Шуңа күрә шагыйрь иҗатында төшенкелек мотивларының
әледән-әле сизелеп торуы да табигый. Аның алдына тормышның ачы бер
хакыйкате үзенең ялангач рәхимсезлеге, объектив чынлыгы белән килеп
басуын ул ачык аңлый:
Морадыңча тәгәрәмәс дөнья шары,
Нигә син хур булмыйсың моннан ары,
Дөньяның табигате таштан каты,
Тәэсир итмәс hич кешенең аhы-зары.
(“Тәэссеф”)
Гафуриның реакция чорындагы иҗаты шактый катлаулы. Аның шундый
каршылык hәм кимчелекләренә карата Г.Тукай кебек алдынгы замандашлары
туры, кыю тәнкыйть фикерләре әйтәләр.
Гафури — классик стиль, традицион шигырь тарафдары. Алай гына
түгел, ул үзе шушы XX гасыр башында яңарган шигъри стильне
тудыручыларның берсе. Яңа шигъри стиль турында сөйләгәндә ике шәхесне
дә күздә тотабыз. Атаклы француз язучысы Луи Арагон хаклы рәвештә болай
дип язды: “Тукай hәм Гафури поэзияләре татар совет язучыларына юл
әзерләде…”
Иҗат итү дәвере кыска булса да, Тукай үз гомерендә стиль ситуациясе
кичерергә, яңа чорның яңа әдәби стилен тудыру ярышына катнашырга
өлгерә. Иҗаты совет чорында да дәвам иткән Гафурига исә бер генә түгел,
ике стиль ситуациясе үткәрергә туры килә. Әдип яңа чорда да гади
кешенең йөрәгенә игътибарлы булып кала. 1902–1917 еллар арасында Мәҗит
Гафури зур тормыш hәм катлаулы иҗат юлы үтә. Бөек халык шагыйре Тукай
шигъри мәктәбе традицияләренә турылыклы булып иҗат итү аны чын
мәгънәсендә күренекле әдип итеп танытты.
Үзләренең соңгы сулышынача шагыйрьләр кулларыннан каләмне
төшермәделәр, илhамлы җырчы, көрәшче булып калдылар. Аларның иҗат
мирасы яши hәм яшәр.
Кулланган әдәбият:
Нуруллин И.З. XX йөз башы татар әдәбияты. [Урта мәктәп
укучылары, студентлар hәм югары класс укучылары өчен
дәреслек-кулланма]. – Казан: Тат. китап нәшр., 1982. — 286 б.
Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 -1989. – Т.3. – 600 б.
Гафури М. Шигырьләр hәм мәсәлләр//Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Тат. китап нәшр., 1980. — Т.1. – 536 б.
Нигъмәтҗанова А. Чит илдәге милләттәшләр hәм Тукайның иҗат мирасы.//Мәгариф. – 1993. — №8. – Б.25.
Тукай Г. Шигырьләр. Поэмалар.//Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Тат. китап нәшр., 1985. – Т.1. – 406 б.
Тукай турында хатирәләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 190 б.