ТАТ РУС ENG

Борһанова Ф. Ислам һәм Тукай (Факультатив дәрес үрнәге)


Фирдәвес Борһанова, Казанның 23 нче татар-рус мәктәбе укытучысы


Татарстан Республикасы — төрле милләт вәкилләренең үзара дус, тыныч, бер-берсенең мәдәниятен, динен ихтирам итеп яшәүгә нигезләнгән милли түземлелек үзәге. Тик шул ук вакытта яш ун гаиләнең сигезе таркалу, картлар йортында балалы ата-аналарның, урамда үз көнен үзе күреп яшәүче ташландык яшүсмерләрнең, чат саен хәер сорашып утыручыларның саны арту, яшьләребезнең наркотик тартуы, кокаин иснәве — кыскасы, урамда «шприц законы» хөкем итү бик аянычлы күренеш. Балаларыбызның гаиләдә, мәктәптә тиешенчә тәрбияләнәме? «Шәфкатьлелек», «иманлы булу», «әхлаклылык» сүзләренә алар нинди мөнәсәбәттә? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу һәм балаларыбызда дин һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, Л.Харисованың «Ислам- тынычлылык һәм шәфкатьлелек дине» дигән китабы буенча факультатив дәресләр алып бардым. «Ислам һәм Тукай» дип аталган дәресебез дә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Максат. Дөнья диннәре арасында исламның тоткан урынын аңлату; Бөек Тукаебызның исламга мөнәсәбәтен һәм аның иҗатындда диннең чагылышын күзәтү; укучыларда әхлаклылык, толерантлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Тукай портреты, «Коръән» китаплары (татар, рус, гарәп телләрендә),  Г.Тукайның сайланма әсәрләре, мөселман календарьлары, Казандагы мәчет рәсемнәре, намазлык, дисбе, дөнья картасы, магнитафон тасмасында «Фатиха» сүрәсе, укучыларның рефератлары.

Дәрес барышы.

Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар һәм кунаклар! Бик үк гадәти булмаган дәресебезне бөек Тукаебызның Гадилек белән Галилекне үзендә туплаган сүзләре белән башлыйсым килә:

“… бөтен гомеремне вә гакылымны Аллаһы Тәгалә юлында фида иттем”.

Сөйләшүебезне диннәр – ислам – Коръән – Тукай – әдәбият дигән буыннардан торган чылбыр буенча алып барырбыз.

Сораулар. Нәрсә ул дин? Дөнядагы нинди диннәрне беләсез? Дин нинди вазыйфа башкара? Фән һәм дин үзара бәйләнештә торамы? (Укучылар әлеге сорауларга җавап бирә, рефератларын тыңлаучылар игътибарына тәкъдим итә.)

Укытучы. Динебез татар халкын иң авыр чакларда да исән-имин саклап калды, болганчык заманнарда да халкыбыз үз телен, гореф-гадәтләрен онытмады, иманын югалтмады. Дин – башка дөньяви фәннәр – химия, физика, математика кебек үк фән икән. Әмма алардан аермалы буларак, ул дөньяны бүтән яссылыкта танып белергә өйрәтә.

Сораулар. Буддизм, христиан диннәреннән ислам кайсы ягы белән аерыла? Бу динне кайсы илләрдә тоталар? Кайсы илләрдә ул дәүләт дине булып санала? (Укучылар исламның дөнья диннәре арасында иң  яшь дин булуы, аның килеп чыгу тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан илче итеп җибәрелүе турында сөйли; ислам динен җир йөзендә бер миллиардтан артык халык тотуын, күпчелек Африка-Азия илләрендә аның дәүләт дине булып саналуын һәм Коръәннең изге китап булуын аңлата, шул илләрне картадан күрсәтә.)

Укытучы. Укучылар, Коръән китабы-ул кешелеклелек китабы. Коръән – хәдисләр һәм догалар җыентыгы гына түгел, ә яшәү өчен кирәкле булган гыйлем, үгет-нәсихәт, һәр адәмгә туган көненнән алып, аны соңгы юлга озатканда да кирәкле фәлсәфи, юридик, әхлакый тәрбия китабы да.

Сорау. Бөек Тукаебызның шушы изге китапка, гомумән, дингә мөнәсәбәте нинди булган? (Шагыйрьнең балачагы ана назыннан мәхрүм булып, ачлык-ялангачлыкта үтсә дә, аның нечкә күңелен юатучы, рухын, киң күңел хыялын туендыручысы Аллаһы Тәгалә була. Гарәп, фарсы, төрек, татар телләрен камил үзләштерү белән бергә, Тукай дин гыйлемен (бу очракта – исламны) энциклопедик дәрәҗәдә белгән. Үз иҗатында дини әдәби китапларны, риваятьләрне, хәтта Коръән аятьләрен мул кулланган.)

(Коръән китаплары, дини гореф-гадәтләргә кагылышлы намазлык, дисбе, һ.б. әйберләр, мәчет рәсемнәре күрсәтелә.)

Укытучы. Балалар, шагыйрьнең дингә уңай мөнәсәбәте кайсы шигырьләрендә ачык чагыла? Укучылар “Туган тел” шигыренең дүртенче строфасын, “Туган авыл” шигыренең түбәндәге юлларын укыйлар:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

(Шулай ук шагыйрьнең “Васыятем” (1909), “Мигъраҗ” (1910), “Кадер кич”, “Киңәш” һәм башка шигырьләре укыла һәм укучылар тарафыннан яттан сөйләнә.)

Укытучы. Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Тукай иҗатыннан дингә багышланган, аның асылын ачкан шигырьләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Сабыйның йокларга ятар алдыннан теләк теләп, тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган “Йокы алдыннан”(1908), кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык, ярдәм сорарга өндәгән “Киңәш” шигыре һәм башкалар әнә шундыйлардан. Тукай өчен дин – яшь буынна тәрбияләү, гыйлем һәм мәдәният чарасы икәнлеге бик ачык чагыла. Шуңа күрә дә ул динне пычратучы, диннән бары тик файда-керем эзләүче рухани-түрәләр белән аяусыз көрәше, халкына хезмәт итүче дин әһеле, акыл иясе, эшлекле мәгърифәтче, милли рухлы зат Шиһабетдин Мәрҗәнине олылап, “Шиһаб Хәзрәт” исемле шигырен иҗат итә. (“Шиһаб Хәзрәт” шигыре яттан сөйләнә.)

Сораулар. Укучылар, сезнең дингә мөнәсәбәтегез ничек? “Динле булу – иманлы булу” дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз? Милли рухлы зат булу, сезнеңчә, нидән гыйбарәт?” (укучылар әлеге сорауларга җавап бирә. “Динсезлек – бәхетсезлек” дигән темага реферат тыңлана.)

Укытучы. Димәк, Тукай исламга Коръән аша килгән, изге китапны яхшы белгән, гомере буена иманга тугрылыклы калган, ә иман – ул, беренчедән пакълек, изгелек, шәфкатьлелек, тәрбиялелек билгесе дә. Тукай шуны яхшы аңлаган, иманлы булып яшәгән, өметен югалтмыйча иҗат иткән.

Балалар, без XX гасырда Тукай белән бергә яшәдек, XXI гасырда да аның белән атлап кердек, татар дөньясы – яңарыш юлында. Шөкер, ислам диненә без дә йөз белән борыла башладык. “Ислам – тынычлык, шәфкатьлелек дине” дип аталаган дәресләребез шуның мисалы. Тукаебыз юкка гына “Дин – кешелек мәдәниятенең иң югарысында вә иң өстендә булган каймактыр”, дими, һәрдаим укучысын әхлаклылыкка, кешелеклелеккә өнди, милли рухлы булырга чакыра.

(Дәрес ахырында язмада “Фатиха” сүрәсе яңгырый.)

(Чыганак: Мәгърифәт, №1, 2003).


 

Комментарий язарга


*