ТАТ РУС ENG

Әхмәтгалиева З. Татар поэзиясендә Тукай образы


З.Әхмәтгалиева, Татарстанның Актаныш районы Качкын урта мәктәбе 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»

Г.Тукай

Гасырлар дәвамында тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл һәм рухи җегәре чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты әнә шул гомумкешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны булып тора. Шагыйрь иҗаты, шәхесе үзе яңадан-яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына.

Музыка өлкәсендә З.Яруллин тарафыннан Тукайга багышланган марш 1914 нче елда ук яңгырый. Соңгы елларда бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр арасында уңышлысы А.Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” дип исемләнгән вокаль циклы.

Рәссамнарыбыз да Тукай темасын игътибар үзәгендә тотканнар. Ю.Урманче, Б.Альменов кебек осталарның исемнәрен Тукай иҗатыннан аерып карау карау кыен. Ф.Әминевнең шагыйрь иҗатына багышланган полотнолары, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Әхмәдиевләрнең график рәсемнәре… Ихтимал, без белеп бетермәгән бүтән хезмәтләр дә бардыр.

Тукай хакында хәтсез күп мәкалә, китап, әдәби әсәрләр язылган һәм языла. Шагыйрь, образ буларак, әдәбиятның һәр жанрында киң чагыла.

Габдулла Тукай – тарихи шәхес. Ә тарихи шәхесләрне әдәбиятта гәүдәләндерү – аеруча зур җаваплы эш.

Лидия Гинзбург болай дип яза: “По Аристотелю, историк и поэт различаются тем, что один рассказывает о том, что было, другой – о том, что могло бы быть Эту классическую границу  позднейшая литература нередко так или иначе пыталась переступить особенно сознательными и последовательными становятся эти попытки в XX веке. Писатель XX века нередко стремится использовать  автобиографический и всякий другой жизненный опыт не для особых документальных жанров, не в качестве источника и прообраза художественных творений, но как непосредственный материал самой художественной структуры”. Тарихи шәхес образын уңышлы гәүдәләндерү күп дәрәҗәдә документальлек белән сәнгатьлелекнең үзара бәйләнешенә бәйле. Сәнгатьчә уйланмадан башка тарихи-биографик әсәрләр  юк һәм була да алмый. Чөнки язучы үзенең героен “терелтеп”, укучы күз алдында һәм вакыйгалар тезмәсендә сәхнәдәгедәй итеп күрсәтергә тиеш. Ә бит ул тарихи шәхеснең һәр сүзен, һәр гамәлен теркәп баручы секретаре булмаган кебек, магнитофон тотып артыннан да йөрмәгәннәр. Димәк, җанлы картина тудыруга хезмәт итә торган детальләрне, күп кенә эпизодларны, вакыйга һәм кайбер шәхес-персонажларны автор үзе уйлап чыгарырга тиеш.

Тукай турында бездә күп язылган һәм языла. Габдулла Тукай үз иҗаты белән күпләрне рухландыра. Күп кенә шагыйрьләр, Тукай үзе исән чакта ук аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр иҗат итәләр. Ш.Бабич, М.Фәйзи, С.Сүнчәләй, М.Гафури шагыйрьне халык белән бәйләп сүрәтлиләр.әмма бу чорда Тукай образын тасвирлауда романтик төсмерләр өстенлек итә.

Тукай, шагыйрь буларак, халык авыз иҗатында да чагыла: шагыйрьне шигырьләре аша гына белүчеләр аңа атап бәетләр чыгаралар.

Октябрь революциясеннән соң Тукай иҗаты белән кызыксыну арта, беренчеләрдән булып Ә.Фәйзи мөрәҗәгать итә. Халык шагыйрен олылап мәкаль, истәлек, шигырьләр язган Ф.Әмирхан, Г.Кариев, С.Рәмиев, Г.Рәхим, Ш.Бабич, М.Гафури авазлары, күп еллар аркылы үтеп, байтак әдипләребезнең тагын да көчлерәк, тирәнрәк авазларына килеп кушылалар. Язучы һәм галим И.Нуруллинның “Тукай турында хикәяләре”, “Атаклы кешеләр тормышы” сериясендә чыккан “Габдулла Тукай” китабы, С.Хәким поэмалары, Р.Ишморатның “И, мөкатдәс, моңлы сазым” драмасы, И.Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” исемле шигъри трагедиясе, Чиләбе шәһәрендә яшәүче Рөстәм Вәлиевнең Тукайга багышланган романы – Тукайның бөеклеген пропагандалауда зур роль уйныйлар.

Бу мәкаләдә Г.Тукай образының татар поэзиясендәге чагылышын күрсәтү – төп бурыч булып тора.

Тукайның үз иҗатында күп кабатланган символик образлар бар. Алар — ай, кояш, йолдыз, диңгез символлары. Шагыйр иҗатын нәкъ менә шуларга тиңли. Ә бүтәнәр бу символларны Тукайның үзенә күчерәләр. “Я ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!” (С.Сүнчәләй. “Иңеш”); “калыкты күктә бер йолдыз…”, “шушы ямсез кара төндә, матур йолдыз сүнеп китте” (Г.Сөнгати. “Сүнде йолдыз”); “бик белеп тор, якты нур ачылыр әле” (М.Укмаси. “Тукайны сагыну”); “сүнде йолдыз, сүнде ай…” (Ш.Фидаи. “Габдулла Тукай”) һәм башка шундый күп кенә мисаллар шул символларның төп мәгънәсен ачалар. (“Тукайга чәчәкләр”.- Казан. Тат. кит. нәшр., 1975.)

Шагыйрләр иҗат иткән “Тукай-сүнмәс йолдыз” образы үзеннән үк килүен раслаучы шигырләрдән “Ваксынмыйм”ны (1912 нче ел) санарга була:

… Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим”, — дип язды Тукай. (Тукай Г. Әсәрләр. 2 том. — Казан, 1976. — 232 бит).

1913 нче елда иҗат ителгән “Кыйтга” шигырендә дә Тукай үзе сокланган, табынган шагыйрләрен кояшка тиңли:

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,

Ай кеби, нурны алардан икътибас (алган) иткән бу баш. (Тукай Г. Әсәрләр. 2 том. — Казан, 1976.-289 бит).

Кояш – кешеләргә, гомумән, бөтен тереклек дөнясына тормыш бирүче табигый көч, нур чәчүче дә. Тукай бу мәгънәви охшашлыкны бик дөрес тотып алган кебек, аның образына мөрәҗәгать итүчеләр дә шагыйрне кояшка тиңләп, иҗатының бөеклегенә, әһәмиятенә басым ясыйлар.

1910-1917 нче еллар татар поэзиясендә Тукай образы әнә шул рәвештә чагылыш табып, хәзерге чор шагыйрләре тарафыннан тагын да гүзәлрәк, үлемсезрәк яклары белән ачыла бара.

1939-1940 нчы елларда Тукай образын гәүдәләндергән поэмалар әдәбият мәйданында күренә башлый. Беренче үрләрен Сибгат Хәким — “Пар ат” (1938-39) һәм “шагыйрнең бала чагы”н (1940) бирде. “Поэма өчен сайланган геройның олылыгы гына түгел, ә шул образ аша әйтергә теләгән фикернең олы булуы да зарури”, — дип яза Нил Юзиев.(Юзиев Н., Хәзерге татар поэтикасы. — Казан, 1973, — 269 б.).

С.Хәкимнең “Пар ат” поэмасында сюжет Тукайга бәйләнешле конкрет тарихи вакыйгалар белән генә чикләнми. Тукай һәм аның чоры турында уйлануларны да үз эченә ала. Шуңа күрә дә поэманың дүртенче бүлегендә генә Тукайның “унберенче елны авылга кайтуы”, “ямаулы өс-баш, чәч алдырган, моңсу карашы” турында укыла.

… Сөялгән дә мичкә, басып тора,

Тынып кала ютәл килгәндә.

Күкрәгенә тотынып кан төкерә,

Уйга талган карап идәнгә. (Хәким С. Җылы сүз. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1968, — 363 б.)

Поэмадан күренгәнчә, С.Хәким Тукай тормышындагы авылга кайту вакыйгасын хикәяләүдән узмый әле. Алда тикшерелеп үткән шигырләрдәге “якты йолдыз” символын кабатлаудан башка, Тукай образына яңалык өстәми. Поэманың Рабига Әмирова- Әхмәтҗанова истәлегенә нигезләнеп язылуына тулы ышаныч бар. (Тукай турында замандашлары.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. — 156 бит).

Күргәнебезчә, “Шагыйрнең бала чагы” поэмасында С.Хәким шагыйрь истәлекләренә ныграк иярә әле. Тукай тормышында аерым вакыйгаларны истәлектәгечә тасвирларга омтылу сюжетның эчке мәйданын һәм мәгънәсен тарайта.

“Пар ат” һәм “Шагыйрьнең бала чагы” поэмаларында уртак бер күренешкә тап буласың: аларның икесендә дә Тукай хакында шагыйрь үзе түгел, ә авторның әнисе (“Пар ат”), я Тукайның Саҗидә апасы сөйли. Б күренеш поэманың мөмкинлекләрен күпкә чикли.

С.Хәким поэмаларыннан соң Тукай образына мөрәҗәгать итү көчәя. Ә.Фәйзи (“Тукай кабере янында”, 1946); Ә.Исхак (“Җырчы һәм үлем турында баллада,” 1946); Р.Гәрәй (“Тукайны калдыр диләр”1951); Х.Туфан (Тукай тавышын эзләгәндә” 1953); Ш.Галиев (“Туры Тукай” 1960) шигырьләрендә шагыйрь образын яңача ачарга омтылыш ясыйлар, шагыйрьнең халык белән бәйләнешен күрсәтүче шигъри сүрәтләрне Тукайның иң характерлы ягын тотып алган шагыйрь Ш.Галиев булды. Ул “Туры Тукай” шигырендә болай дип яза:

…Әйтерсең лә Тукай гомере буе

Арка туңып кына яшәгән.

Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең

Яшен булып шагыйрь яшьнәгән.

Җитмешенче елларда С.Хәким тавышы яңадан ишетелә, “Кырыгынчы бүлмә” поэмасында Тукай образын фәлсәфи уйланулар аша ачарга омтыла.

Бу елларда Гамил Афзалның Тукайны олылап язган “Йөрәгемдә йөртәм сине”, “Габдулла Тукайга”, “Ак юл”, “Якты йолдыз” шигырьләре дөнья күрде.

Сиксәненче елларда Р.Гобәй, Р.Фәйзуллин, Р.Гатауллин, Г.Рәхим, Ф.Сафиннар Тукай темасына мөрәҗәгать итәләр. Уртак темага мөнәсәбәтләрендә аларның һәркайсының кабатланмас үз йөзе булырга тиеш булса да, шагыйрьгә үз карашларын белдерүдән, Тукайны “Сүнмәс йолдыз”га тиңләүдән узучы булмады диярлек.

Тукайның тууына 100 ел тулуны билгеләп үткән чорда байтак кына шигъри әсәрләр языла. Алар арасында М.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасы игътибарга лаек. Хатларга мөрәҗәгать итүе, аларның поэмага кереш ролен үтәве белән әсәр уңышлы. М.Әгъләмов үзәккә шагыйрь һәм чор мәсьәләсен куйган.

Тукай турында, күргәнебезчә, безнең татар поэзиясендә аз язылмаган. Шулай да Г.Тукайның шагыйрьләр игътибар итмәгән яклары бар әле: аның, үзе әйткәнчә, “общественный деятель” икәнлеге күренми, социаль гаделсезлекләргә каршы көрәшен ачыклап язу әлегә җитеп бетми. Менә шунды Тукайны сүрәтләү – татар поэзиясе бурычларының берсе.

“Язган әйберләремнән эзләгез сез мине”. Бу сүзләрне Сент-Экзюпери әйтеп калдырган һәм алар теләсә кайсы иҗатчының язмышын танып-белүдә ачкыч булып тора.

(Чыганак: Фән һәм мәктәп, 2002 ел, №11).


 

Комментарий язарга


*