ТАТ РУС ENG

Минһаҗева Ф. 5 сыйныфта Тукай — "Исемдә калганнар", "Шүрәле", "Сабыйга", "Эшкә өндәү" 

Г. Тукай әсәрләрен ныклап өйрәнү мәктәптә башлана. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда, дәреслекләр буенча гына да, укучылар аның егерме бишләп әсәре белән танышалар. Шулардан «Чыршы», «Безнең гаилә», «Гали белән Кәҗә», «Туган тел» кебек шигырьләр, «Шүрәле», «Су анасы» кебек зүр күләмле әкиятләр һәм поэмалар өйрәнелә.

Башлангыч сыйныфларда ук балалар Г. Тукайны яратып укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнәләр, аның сүзләренә язылган җырларны җырлыйлар.

Бишенче, җиденче һәм тугызынчы сыйныфларда инде Г. Тукайның аерым әсәрләре генә түгел, ә аның иҗаты һәм тормыш юлы эзлекле рәвештә өйрәнелә.

 

БИШЕНЧЕ СЫЙНЫФ

 

Бу класста Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар», «Шүрәле», «Сабыйга», «Эшкә өндәү» исемле әсәрләре өйрәнелә.

 

 

БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема:  «Исемдә калганнар»

 

Дәресне башлангыч сыйныфларда өйрәнелгән берничә шигырьне яттан сөйләтү белән башларга мөмкин. Чөнки өйрәнәсе материалны үткән елгы белемнәре белән бәйләү күздә тотыла.

Кереш сүзендә укытучы Г. Тукайның халык арасыннан чыккан шагыйрь булуын, аның ятимлектә үсүен, аңа «зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килүен» әйтеп үтә. Аның турында язылган күп кенә китаплар барлыгын әйтә һәм бу китапларны күрсәтә.

Проблемалы укытуның махсус үзенчәлеген искә алып, әсәрне укый башлаганчы ук, балалар алдына кызыксындырырлык, актив рәвештә фикер йөртү эшчәнлеген уятырлык, «Капитализм шартларында ятим балалар тормышы белән Советлар илендәге ятим балаларның тормышы арасында нинди аерма бар?» дигән кебек сораулар куярга кирәк.

Мондый сораулар куелганда, укучылар әсәрне тагын да кызыксынып тыңлый башлыйлар.

Аннан соң «Исемдә калганнар» әсәрнең беренче бүлеген укытучы үзе я берничә бала укый.

Шул өзекләрне укыганнан соң, Ә. Фәйзинең «Тукай» романы -буенча эшләнгән радиокомпозициядән «Хушлашу» исемле өзекне тыңларга мөмкин. Магнитофон булмаганда, бу романнан өзекне укытучы сәнгатьле итеп үзе укый ала:

Икенче көнне Мәмдүдәнең акбүзгә төрелгән һәм зур кабыкка салынган мәетен бик күп кеше күтәреп, капкадан алып чыгып киттеләр.

Габдулла да әбисе белән озатырга баскычка чыкты. Башта аңа йортта бик күп кешенең буталып йөрүе, әнисен кабыкка салып күтәреп алып чыгулары кызык кебек тоелды. Ләкин мәет артыннан зур рус капка ябылып, келәсе шалтырап төшкәч, һәм йортта ул әбисе белән ялгыз калгач, аңа кинәт куркыныч булып китте. Ул йөрәгендә нәрсәдер өзелеп киткәндәй авырту сизде: әйтерсең, әнисе белән үзен бәйләп торган җеп кинәт өзелде. Ул аны-моны белешмәстән, әбисеннән ычкынып, баскычтан йөгереп төште һәм капкага барып тотынды. Капканы ача алмагач, ул шунда ук җиргә ятты һәм капка астыннан урамга карап:

— Әнине кая алып киттегез?! — дип кычкырып елап җибәрде.

Гомер буена аның йөрәгенә киселеп калган ачы истәлекләрнең берсе менә шул булды.

Ә. Фәйзи.  Әсәрләр, I том, 1964 ел, 19 бит.

 

Өйдә дәфтәргә язучының рәсемен ябыштырып, рәсем астына туган һәм үлгән елларын язарга, беренче бүлек буенча план төзергә кушыла.

Дәфтәрдә язу үрнәге түбәндәгечә булырга мөмкин:

Тукай рәсеме.

1886—1913

 «Исемдә  калганнар».

 

I

 

1.tТуган җире, ата-анасы.

2.tШәрифә карчыктагы тормышы.

3.tСаснадагы тормышы.

4.tӨчиледәге тормышы.

5.tКазанда яшәве.

6.tЯңадан Өчилегә кайтуы.

7.tКырлайга китүе.

 

Бу дәрестә түбәндәге күрсәтмә материаллар файдаланыла:

1. Г. Тукайның, Саҗидә апасының рәсеме, Кушлавыч авылы, Казанга бару, Казан күренешләре эпидиаскоп аша күрсәтелә. 

2.tМагнитофон.

3.tГ.  Тукай  китаплары.

4.tӘ. Фәйзи.    «Тукай»  (роман),    Әсәрләр,    I том, 1964 ел; «Кечкенә Апуш», 1958 ел.

5.tС.   Xәким.    «Шагыйрьнең    балачагы»,    поэма, 1949 ел.

 

ИКЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Исемдә калганнар»

 

Бу дәрестә икенче һәм өченче бүлек укыла.

Эпидиаскоп аша Кырлай авылы, Сәгъди абзый йорты, «Кырлай малайлары белән урамда», Кырлайдагы мәктәп, шәкертләрнең дәрестә утыруы, сабан туе күренешләре күрсәтелә. 

Бүләкләрне укыганнан соң, телдән план төзелә һәм дәфтәрләргә язу дәвам итә.

 

II.

 

1.tКырлайга Сәгъди абзый семьясына килү.

2.tКырлай малайлары белән танышу.

3.tСабира апасы үлү.

 

III.

 

1. Көз.

2.tБәрәңге алуда катнашу.

3.tАбыстайда укый башлау.

 

Художник Н. П. Богданов-Бельскийның «Мәктәп ишеге төбендә» исемле картинасы һәм хәзерге мәктәп рәсеме буенча берничә минутлык әңгәмә үткәрү максатка ирешүдә зур бер этәргеч булачак.

Өйдә IV бүлекне укып, план төзергә кушыла.

 

План:

 

IV.

 

1.tСабан  туена   хәзерлек.

2.tСабан  туе.

3.tЭш  белән  үткән  җәй.

 

ӨЧЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Исемдә калганнар»

 

Үткән дәресне кабатлау өчен Ә. Фәйзинең «Тукай» романыннан Габдулланың мәдрәсәгә йөри башлавы турындагы юллар һәм Тукайның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигыреннән өзекләр укыла. Менә алар:

Озак та үтми, мәктәп тормышы Габдулланы үз эченә бөтереп алып кереп китте.

Быел аны абыстайга түгел, мәдрәсәгә бирделәр. «Мәдрәсә» дигәне шул ук мулла йортының ишеге алдында инешкә төшә торган сөзәк яр өстенә нәзек кенә бүрәнәдән салган бер катлы иске өй иде. Монда Әфтияк иҗеге белән сүрәсен, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш» китапларын Хәбри хәлфә укыта, Әфтияктән узып Коръәнгә күчкән шәкертләргә дәресне мулла абзый үзе бирә иде.

Габдулла Хәбри хәлфәгә утырды.

Әфтиякнең иҗеген һәм сүрәсен тизрәк үтеп, Габдулланың олырак шәкертләр: Сафушлар, Әхтәриләр янына утырасы, «Бәдәвам» белән «Кисекбаш»ка тизрәк күчәсе килде. Ул китапларда аңлаешлы, кызыклы сүзләр бар, иҗек белән сүрә шикелле ялыктыргыч та түгел. Ай ярым эчендә ул, сабакташларын артта калдырып, Әфтиякне иҗекләре-ниләре белән укып бетерде. Хәлфә аның зирәклегенә бәя бирде һәм, сабакташлары белән тигезләнгәнче тик утырмасын дип, мәдрәсәгә яңа кергән берничә малайның сабакларын өйрәтүне аңа тапшырды.

Ә.  Фәйзи.   Әсәрләр, I том, 1964 ел, 228 б.

 

1.

Күп яттык без 

Мәдрәсәдә, 

Аңламадык 

Бернәрсә дә; 

Селкенмәдек, 

Таш төсле, без, 

Җилбер-җилбер 

Җил бәрсә дә.

 

7.

Ашсыз-сусыз, 

Утын-шәмсез 

Тар җирләрдә 

Яттык сасып;

Гаетләрдә, 

Төш күргәндә 

Коендык без. 

Бозга басып.

Капчык ясап 

Җиләннәрдән, 

Байлар саен 

Теләндек без; 

Урам саен йөгергәләп, 

Капка саен 

Терәлдек без.

 «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?»

Бу урында Шәйхи Маннурның «Хуш килдегез!» дигән шигырен яки хәзерге мәктәп турында язылган башка берәр шигырь укып китү яхшы булачак.

Хуш килдегез!

Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез.

Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен.t

Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә, 

Нур балкысын сезнең күңелдә. 

Сез кадерле һәм иң сөеклеләр 

Безнең бөек Совет илендә.

Кояшның да бүген йомшак нуры 

Сезне бире сөеп китерде; 

Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен 

Һәм үсегез гөлләр шикелле!

Бу өзекләрне һәм шигырьләрне уку дәресне тагын да тулыландыра. Укучыларда үз мәктәпләренә һәм укытучыларына хөрмәт тәрбияли.

Бишенче бүлекне укый башлаганда авторның «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным…» дигән сүзләрен сез ничек аңларсыз икән? дигән проблемалы сорау куела.

Дәрестә бишенче бүлек укыла һәм план төзү дәвам иттерелә.

 

V.

 

1.tГабдулланың  мәдрәсәдә  укый  башлавы.

2.tКөтелмәгән кунак.

3.t«Кеше баласы безгә булмас…»

4.tКушлавычта Бәдри абзый өендә.

5.tТагын  Казанга  килү.

6.tҖаекка китү.

 

Төзелгән план буенча әңгәмә үткәрергә мөмкин.

 

ДҮРТЕНЧЕ ДӘРЕС

 

«Исемдә калганнар»   әсәре буенча йомгаклау  дәресе

 

Бу дәрестә проблемалы ситуация тудыру өчен, аларга Г. Тукайның балалык еллары үткән урыннар буенча дәфтәргә схема ясарга тәкъдим ителә.

Кушлавыч — Сасна — Өчиле  —  Казан 

                                            —   Кырлай — Уральск

Аннан соң шушы схема буенча әңгәмә үткәрелә. Без аның эчтәлеген язып тормыйбыз, чөнки аны һәр укытучы үзенчә оештыра.

Шушы ук дәрестә автобиография һәм биография сүзләренә аңлатма бирелә. Алар турында дәреслектә язылганнар укыла (41—42 битләр).

Өйдә һәр укучыга үзенең автобиографиясен язып килергә кушыла.

 

БИШЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Шүрәле»

 

Дәрес «Шүрәле» әкиятен уку белән башлана. Әкиятне укытучы үзе укып чыга яки берәр укучыдан укыттыра.

 

I вариант

 

Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:

tСин ни атлы? — дигән. Ул кеше:

tМин Былтыр атлы, — дигән. Шүрәле кешегә:

tӘйдә, кети-кети  уйныйк әле, — дигән.

tЯрар,   элгәре  менә  бу  тумранны  ярыйк  әле,   аннары  уйнарбыз, — дигән теге.

Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран азрак ярылган. Шуннан соң бу кеше шүрәлегә әйткән:

tМин икенче чапканчы,   син  шунда бармагыңны кыстырып торсана, — дигән. Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, ул шунда кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан. Шүрәле шыр-шыр кычкыра башлаган, ди.

tБармагымны   Былтыр   кысты,   Былтыр   кысты! — дип.

Менә аның янына бүтән шүрәлеләр җыелган, аннан:

tКем кысты? — дип сорыйлар икән. Ул:

tБылтыр   кысты, — дип   әйткән,  ди.  Алар   аңа  әйткәннәр,  ди:

tБыел кысса, табар    идек, былтыр  кыскач, каян табасың, —

дигәннәр,   ди. — Соң   син   былтырдан   бирле   ник   кычкырмый   тордың? — дигәннәр, ди. Шүрәле аларга авыртуыннан юньләп әйтә алмаган, ди.

Ул шүрәле, бармагы кысылган көе тумранын аркасына күтәреп, әле һаман да шулай кычкырып йөри, ди.

 

Г. Бәширов һ. б. (төзүчеләр). «Татар халык иҗаты», X. Ярми редакциясендә, 1954 ел, 571 бит.

II вариант

 

Бер авыл кешесе, төн буе ашасын өчен, урманга атын җибәрә икән. Иртә берлән, эшкә җигәргә дип, атны алырга барса, ни күзе белән күрсен: атын шабырма тиргә баткан, төн буе әллә ничә йөз чакрымнарны бер дә туктамастан чапкан кеби, тәмам хәлдән тайган көе таба. Бу кеше аткы алып кайтып, ничек кирәк алай эшләтә дә, кич булгач, тагы шул ук урманга җибәрә. Иртә берлән урманга барса, атны тагын шулай эштән чыккан килеш таба. Атның бу хәлгә төшүенә һичбер сәбәп тапмый гаҗәпләнә. Бичара кеше, атының шулай газапланып арыгаюыннан тәмам гаҗиз калгач, авылда бер ак сакаллы карттан бу тугрыда сораша башлый. Карт бу кешегә киңәш бирә: син, ди, бүген кич атыңны урманга җибәргәндә, аркасына сумала ябыштырып җибәр, ди. Теге кеше карт кушканча эшли.

Кеше иртә белән, атны алырга барыйм дип, капкасыннан чыкса, күрә ки, ат үзе кайтып килә. Өстенә ат аркасындагы сумалага чытырдап ябышып каткан шүрәле атланган. Беленә ки, атны төп буена чаптырып газаплаучы шушы шүрәле икән. Дәрхаль авыл халкын чакырып, шүрәлене ат өстеннән алалар. Шүрәлене күсәкләр белән бик каты кыйныйлар. Шүрәле үлми. Авыл халкы, бу усал шүрәлене ни рәвешчә, ничек итеп үтерү тугрысында күп киңәштән соңра, аны базга салып, өстенә керосин сибеп яндырып үтерергә карар бирәләр һәм шулай эшлиләр. Шүрәле бичара яна, кычкыра, фөрьят итә, ахырында янып көл була. Ләкин җаны чыкканчыга кадәр бу авылны каргый. Ярабби, бу авыл утыз өйдән артмаса иде, ди.

Менә Казан артында бер авыл бар, ул авылның салына башлаганына йөз елдан артык бер заман булса да, һаман да 25—30 өйдән артмый. Теге шүрәлене яндыручы авыл — шушы авыл, имеш Бу авылга шүрәленең үләр алдындагы каргышы төшкән, имеш.

 

Г. Тукай. Әсәрләр, дүрт томда, 2 том, 1955 ел, 259—260 битләр.

Дәресләрдә проблемалы ситуация булдыруны искә алып, әкиятне укыганнан соң, әкият белән поэма арасындагы охшашлыкны һәм аерманы күзәтә барырга кушыла.

Укытучы үзенең кереш сүзендә «Шүрәле» поэмасының халык әкиятеннән файдаланып язылуы, ямьсез, куркыныч көч итеп сурәтләнгән шүрәле белән гади бер авыл егетенең очрашуы һәм үзенең тапкырлыгы, акылы белән аны җиңүе сурәтләнүен, поэмада хезмәт ияләренә тирән мәхәббәт хисләре чагылуын аңлата.

Поэмада кеше аңындагы искелек калдыкларына нәфрәт тәрбияләү мәсьәләсе дә куелуын әйтә.

Поэманың беренче бүләге А. Арсланов башкаруында магнитофон язмасында тыңлана, калган өлешләре сәнгатьле итеп тулысынча укыла.

Уку барышында 1966 елда Татарстан китап нәшриятында Б. Альменов рәсемнәре белән чыккан «Шүрәле» поэмасын иллюстрация өчен файдаланырга мөмкин. Яки «Шүрәле» балетыннан аерым күренешләрне чагылдырган фоторәсемнәр күрсәтеп була.

Дәресне «Шүрәле» балетыннан берәр фрагментны магнитофон яки грампластинка язмасында тыңлау белән тәмамларга була.

Өй эше итеп, беренче бүлек ятларга бирелә.

 

Күрсәтмә материаллар:

1.tМагнитофон.

2.t«Шүрәле» поэмасы (Б. Альменов иллюстрацияләре белән), 1966 ел.

3.tФоторәсемнәр.

 

АЛТЫНЧЫ ДӘРЕС

 

Тема: «Шүрәле»

 

Дәресне поэманың беренче бүлеген берничә укучының яттан сөйләве белән башлап җибәрү уңайлы.

Аннан соң укытучы поэма турында төшенчә бирә һәм шигырьне бүлекләп уку башлана (йөгерек һәм сәнгатьле уку күздә тотыла).

Соңыннан китап өстендә эшләү оештырыла.

Поэма — шигырь белән язылган повесть яки хикәя. Шагыйрь поэмада геройның эш-хәрәкәтләрен һәм эчке кичерешләрен, ул катнашкан вакыйгаларны һәм, лирик әсәрдәге кебек, поэмада чагылган тормыш күренешләренә бәйләнештә үз кичерешләрен дә бирә. Шагыйрь үзенең бу хисләрен һәм кичерешләрен поэмада лирик чигенүләр итеп сурәтли. Шуңа күрә поэмада катнашкан геройлар белән бергә лирик герой да була.

 

1. Балалар поэмадан туган ил табигате сурәтләнгән юлларны табып укыйлар. Мәсәлән:

Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде; 

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. 

Зурмы? — дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; 

Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. 

Анда бик салкын вә бик    эссе түгел, урта һава; 

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. 

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; 

Күз   ачып-йомганчы,  һичшиксез,  җыярсың  бер  чиләк.

2.tЧагыштыру турында укытучы төшенчә биргәч, китаптан чагыштыруга мисаллар табарга кушыла.

Чагыштыру — бер күренеш яки предметны аның белән уртак билгеләре булган икенче күренешкә яки предметка охшату 1аша ачыклау.

…Рәт-рәт тора, гаскәр кеби,   чыршы, нарат; 

Борны кәп-кәкре бөгелгәндер тәмам кармак кеби; 

Төз түгел куллар, аяклар да ботак-тармак кеби.

3.tӘсәрдән шүрәлене сурәтләгән юллар табып укыла.

Нәрсә бу?  Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу? 

Коточарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! 

Борны кәп-кәкре бөгелгәндер    тәмам кармак кеби; nbsp;

Төз түгел куллар, аяклар да ботак-тармак кеби. 

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре. 

Кот очар,  күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре. 

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе; 

Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе. 

Кәкре түгелдер моның, бармаклары — бик төз-төзен, 

Тик килешсез һәрбере дә ярты аршыннан озын.

4.tАвыл егетенең эшчәнлеген, батырлыгын, кыю һәм тапкырлыгын характерлый торган юллар таптырып укытыла.

Тиз  барып җиткән егет,  эшкә тотынган баргач ук, 

Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә, 

Алны, артны, уңны, сулны белмичә, утын кисә.

Бик озак торгач карашып,  күзне күзгә нык терәп, 

Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа  миннән  ни кирәк?»

tЯхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартыма күнмәссең, диеп мин уйлыймын.

tСөйләем шартымны  сиңа, яхшы тыңлап тор; әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч-ярдәм бирермен, әйдә, иптәш, кузгалыйк,

Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы! 

Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу, 

Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу. 

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп, 

Шүрәленең бармагы калды, кысылды шап итеп. 

Шул арада яшь егет өйгә китәргә маташа. 

Ат башыннан тоткан ул, бу шүрәлене белми дә, 

Ул моның фөрьятларын аслан колакка элми дә.

tӘйтсәм әйтим, син белеп кал, чын атым — «Былтыр» минем,

Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Яттан өйрәнергә бирелгән шигырьләрне дәресләрдә барлык укучылардан сөйләтеп чыгарга вакыт җитми. Шуңа күрә класс саен яхшы укучылардан берничә ассистент билгеләргә кирәк. Алар үз иптәшләренең сөйләүләрен тыңлыйлар һәм шул турыда укытучыга белдерәләр. Моның тәрбияви әһәмияте дә зур: укучыларны активлаштыра, яхшы укучыларның үз иптәшләре арасында дәрәҗәсен күтәрә.

Бу дәрестә өйгә эш итеп «Сабыйга» шигырен яттан өйрәнергә бирелә.

 

ҖИДЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Сабыйга»

 

V сыйныф программасында булмаса да, «Шүрәле» поэмасын өйрәнгәндә, «Су анасы»н да укып күрсәтергә кирәк. Чөнки бу әсәр дә халык әкиятләренә таянып язылган (Ә. Бакировның шушы поэма буенча язган «Алтын тарак» балетындагы күренешләрнең фоторәсемнәрен күрсәтү дәресне бик җанландыра).

Бу әсәрдә шагыйрьнең халык аңында күптән яшәп килгән шүрәле, су анасы кебек нәрсәләргә ышануның, алардан куркып йөрүнең юк нәрсә икәнен аңлатырга теләвенә басым ясала. Тукай дини хорафатлардан, юк-бар нәрсәләргә ышанудан котылуның белем һәм мәгърифәт аркасында гына булачагын күрә, шул идеяне поэзиягә сала һәм «Сабыйга» шигырендә:t

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; 

Барчасы юк сүз; аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән, дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; 

Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәнә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; 

Шүрәле асрап ята торган кара  урман да юк.

Син әле үс  һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Берничә укучының бу шигырьне яттан сөйләве белән дәресне тәмамларга була. Шуның белән «Шүрәле» поэмасын өйрәтү тәмам була.

Вакыт калса, «Алтын тарак» яки «Шүрәле» балетыннан аерым фрагментлар тыңлатырга мөмкин.

 

СИГЕЗЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Эшкә өндәү»

 

Тукай иҗатында хезмәтне мактау, яшәүнең максаты тырышып эшләү һәм халыкка хезмәт итү булырга тиеш дигән идеяләр зур урын алып тора. «Эшкә өндәү» шигыре шул темага багышланган.

Бу шигырьдә хезмәтне сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык изге һәм данлы исем бары тырышып, намуслы эшләү аркылы гына, кешеләргә бәхет һәм рәхәт бары хезмәт аркасында гына була, дигән фикер бирелгән.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, 

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, 

Тир белән тапсын ашарын, итсең, әлбәт, иҗтиһат.

Шигырьне тулысынча укып чыкканнан соң, укучыларның дәфтәрләренә шушы дүрт юлны яздырып кую урынлы булачак.

Дәреснең алдагы өлешен аңлата башлаганчыга кадәр, «Безнең илдә хезмәткә караш нинди?» дигән проблемалы сорау куярга кирәк.

Дәрестә «Аларның исемнәрен онытма» («Помни их имена») дигән В. Масленников эшләгән диафильм күрсәтелә.

Әңгәмә вакытында безнең илдә яхшы эшләүчеләргә Социалистик Хезмәт Герое, коммунистик хезмәт бригадасы члены исеме бирелү, орден һәм медальләр белән бүләкләү, газета-журналларга мактап язу турында сөйләшкәндә, алдынгы кешеләрнең рәсемнәрен күрсәтергә кирәк. Мәктәптә «Безнең отличниклар» тактасы барлыгын искә төшерү белән, тырыш укучылар да хөрмәткә лаеклы икәне аңлатыла. (Бу дәрескә хезмәт алдынгысы булган берәр ата-ананы чакырырга да мөмкин.)

Укуда В. И. Ленинны үрнәк итеп күрсәтү өчен. А. И. Ульянованың «Ильичның балалык һәм мәктәп еллары» дигән китабыннан өзекләр уку шактый уңышлы була.

Өйдә «Эшкә өндәү» шигыре яттан өйрәнергә кушыла.

 

Күрсәтмә материаллар: А. И. Ульянова. «Ильичның балалык һәм мәктәп еллары»,  1953  ел. Диафильм.

Алдынгыларның рәсемнәре. Мактау  тактасы.

 

***

 

Шушы ук дәрестә Тукай иҗатына кыскача гына йомгак ясала. Ул түбәндәгечә булырга мөмкин:

Йомгакны әңгәмә юлы белән үткәрергә мөмкин:

«Тукайның исеме үлемсез, ул халык йөрәгендә», дибез. Ни өчен шулай сөйлибез, бу сүзләрне раслый торган нинди дәлилләр китерә аласыз?

Бу сорауларга укучыларның җаваплары күп төрле була. Соңыннан укытучы үзе йомгаклап куя:

Г. Тукай авыр тормышта үсә, ятимлектә яши. Иске, начар гына мәктәпләрдә укый. Анда балаларга фәннәр укытылмаган, нигездә дин сабагы гына өйрәтелгән. Ләкин Тукай сәләтле, тырыш була. Ул Уральскида ун еллап укый, рус теле һәм әдәбиятын өйрәнә, анда эшли һәм яза башлый. Балалар өчен генә дә ул иллеләп әсәр яза. Әйе, аның исеме үлемсез, ул — халык йөрәгендә. Колхозлар, урамнар аның исеме белән йөртелә. Казанда Кабан күле буенда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында, М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында, Кушлавычта, Кырлайда аңа һәйкәлләр куелган.

Габдулла Тукайга багышлап язучылар романнар, поэмалар, шигырьләр һәм драма әсәрләре язалар. (Ә. Фәйзинең «Тукай» романы, С. Хәкимнең «Шагыйрьнең балачагы» поэмасы, И. Нуруллинның «Тукай Петербургта» дигән пьесасы һәм башка бик күп әсәрләр.)

Художниклар аның әсәрләрен рәсемнәр белән бизиләр (Мусин, Урманчы, Альменов һ. б.).

Композиторлар балет, симфония, көйләр иҗат итәләр. Фәрит Яруллин «Шүрәле» балеты, Ә. Бакиров «Алтын тарак» балеты, Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балеты, Н. Җиһанов «Кырлай» сюитасы, Җ. Фәйзи һәм башка композиторлар күп көйләр иҗат иттеләр.

Г. Тукай истәлегенә багышлап, Заһидулла Яруллин «Тукай маршы»н язган. Дәрес шул маршны уйнату белән тәмамлана.

 

Дәрестә күрсәтмәлелек:

1.tМагнитофон яки грампластинка язмалары.

2.tЯзучыларның Тукай турында язган китаплары.

3.tТукай әсәрләре буенча язылган балетлар, симфонияләр, көйләрнең ноталары.

4.tТукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр.

5.tТукайның бала вакытында яшәгән урыннарын күрсәткән рәсемнәр һәм аерым өзекләр кертеп ясалган плакат.

6.tС. Исәнбаев   (төзүче). Габдулла Тукай, фотоальбом,  1966 ел.

 

Сыйныфтан тыш эшләр

 

Сыйныфтан тыш укылырга тиешле әдәбият исемлеге белән таныштыру ел башында ук эшләнә. (Бу исемлекне класс почмагына элеп кую файдалы.)

«Китапны ничек укырга» дигән темага беседа үткәрү укучыларны китап белән дәрес эш итәргә өйрәтә.

Г. Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрү аның иҗаты белән ныграк танышу һәм гомумән әдәбият белән кызыксынуны арттыру максаты белән эшләнә.

Кичәне хәзерләгәндә алдан түбәндәге эшләрне башкарырга кирәк:

Кичә үткәреләчәк урынны язучының зур портреты белән бизәү, аның китапларыннан, язучыга багышлап язылган шигырьләрдән, аның китаплары буенча ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештыру, Тукай сүзләре язылган плакатлар әзерләү.

Кичә башлану алдыннан 3. Яруллинның “Тукай маршы”н уйнату.

 

Кичәнең планы:

 

1.tГ. Тукай иҗатына    багышланган 7—10 минутлык доклад. (Аны укытучы я өлкән класс укучысы ясый.)

2.tШигырьләр сөйләү:    «Эшкә    өндәү»,    «Сабыйга», «Шүрәле» (беренче бүлеге), «Исемдә калганнар» (өзек), «Су анасы», «Туган тел», «Кызыклы шәкерт», «Арба, чана, ат», «Шаян песи» һ. б.

3.tЯзучы сүзләренә язылган җырлар башкару:

«Туган тел», «Карлыгач», «Бала белән Күбәләк» һ. б.

4.t«Шүрәле», «Алтын тармак», «Кисекбаш»    балетларыннан фрагментлар тыңлау.

5.tӘдәби викторина үткәрү.

Викторинада бирелергә мөмкин булган кайбер сораулар:

Бу өзек  кайсы  шигырьдән?

Бу шигырьнең дәвамын кем белә?

Бу герой кайсы әсәрдән?

Тукай язган нинди әкиятләрне беләсең?

Син Г. Тукайның кайсы әсәрләрен бигрәк тә яратасың? Берәрсен укып күрсәт, һ. б., һ. б.

6. Бүләкләүләр.

Г. Тукайның тормыш юлы укучыларның исләрендә ныграк калсын өчен, ул яшәгән урыннар буенча экскурсия үткәрергә кирәк. Экскурсияне өч этапка бүләргә була:

Кушлавыч — Кырлай.

Казан.

Уральск.

(Чыганак: Минһаҗева Фәүзия. Тукай мәктәптә. – Казан: Татар.кит.нәшр.- 1968. – 76 б.)


Комментарий язарга


*