ТАТ РУС ENG

Сафина Г. Габдулла Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасы (5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Галия Хәйдәр кызы Сафина — Татарстанның Бөгелмә шәһәре 6 нчы урта мәктәбе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


5 нче сыйныфта әдәбият дәресе

Тема: Габдулла Тукай “Су анасы” (әкият-поэма).

Максат: 1. Укучыларның Тукай турында белемнәрен, нинди шигырьләрен хәтерләүләрен, нинди әкиятләрен белүләрен кабатлау, яттан уку күнекмәләрен камилләштерү.

2. Балаларны “Су анасы” әкиятен аңлап, сәнгатьле укырга өйрәтү, текст буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

3. Урлашу, алдашу кебек яман гадәтләрнең тәрбиясезлек һәм әхлаксызлык икәнен балаларга төшендерү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, “Су анасы” әкияте, “Туган тел” җыры язмасы, “Су анасы” балетыннан өзек – “ Су анасы белән Алмай” дуэты. Г. Тукай турында презентация.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

— Исәнмесез, укучылар!

— Исәнмесез, укытучы апа, исәнмесез, кунаклар!

— Дәресне башлыйбыз. Без бүген сөекле шагыйребез Г.Тукай турында белгәннәребезне искә төшерербез һәм аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

— Игътибар белән тыңлыйбыз.( И.Шакиров башкаруында “Туган тел” җыры яңгырый).

— Әйтегез әле, балалар, бу җырның сүзләрен кем язган? Үзегез дә җырлап күрсәтегез әле. (Г. Тукай сүзләре, халык җыры “Туган тел”.)

1. Презентация буенча Г.Тукай турында белгәннәрне искә төшерү.

Укучы чыгышы.

2. Әсәрләрен искә төшерү. Сәнгатьле уку минуты.

а). “Кызыклы шәкерт”;

б). “Бала белән Күбәләк”;

в). “Сабыйга”.

— Бик яхшы, балалар, шигырьләрне матур сөйләдегез. Иптәшләрегез бәяләсен.

II. Яңа материал.

— Без бүген Г.Тукайның “Су анасы” әкияте белән якыннанрак танышырбыз.

Кинәт ишектән малай йөгереп керә:

— Әй, чабам мин, әй чабам,

Әй чабам, мин, әй чабам!..

Су анасы да минем арттан чаба…

Укытучы:

— Ник чабасың? Су анасы ник синең артыңнан чаба?

— Әйдәгез, бу сорауга җавапны нәкъ шушы әкияттән эзлик.

а). Сүзлек эше.

— Кабатлыйбыз, истә калдырабыз.

Һавада (на небе), бервакыт (однажды), ахыры (конец), ахры (вводое слово- вероятно), шаять, шәт (наверно), берлән – белән (союз “и”), сачен – чәчен (волосы), кыйсса – хәл (событие), угълын – улын (сына).

б). Язмада “Су анасы” әкияте яңгырый. Укучылар дәреслектәге материал буенча карап баралар.

в). Әкиятне өлешләргә бүлеп уку.

— Авыл малаеның ялгызы су коенуы.

— Басмада Су анасы.

— Алтын таракны алып качу.

— Су анасы малайны куа.

— Авылга җитү һәм өйгә кайту.

— Кич белән.

— Ана һәм Су анасы.

— Алтын таракны Су анасына бирү.

Соңгы юлларны укытучы укып күрсәтә.

III. Белемнәрне ныгыту.

г). Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

— Малай ялгызы гына су коенганда нинди хәлгә очрый?

— Су анасын күрүгә, ул нинди хисләр кичерә?

— Алтын таракны алып качкач, нинди хәл була?

— Малай дөрес эшлиме?

— Малайның ике хатасы нинди? (урлашу, алдашу).

— Ул үзенең хатасын таныдымы? Сабак алдымы?

IV. Йомгаклау сүзе.

— Менә, балалар, бер начарлык эшләү, үзе артыннан икенче начарлык алып килә икән. Урлашу, алдашу турында халык нәрсә ди? (Татар халык мәкальләрен искә алу). Слайдларда:

“Бур булдың – хур булдың”.

“Каракның бүреге яна”.

“Без капчыкта ятмый”.

“Ялган сөйләгән — тотылыр, дөресен сөйләгән — котылыр .”

“Сүзе хакның, йөзе ак”.

V. Дәресебезне Ә.Бакировның “Су анасы” балетыннан алынган “Су анасы һәм Алабай” дуэты белән тәмамлыйсы килә. (Язмада тыңлау).

VI. Дәресне йомгаклау: билгеләр кую.

VII. Өй эше: Әсәрнең эчтәлеген белергә, үз фикереңне әйтергә әзерләнергә.

 
gabdullatukay.ru

 

Комментарий язарга


*