ТАТ РУС ENG

Бихтеев И. Габдулла Тукай

Габдулла Тукай абый

Безнең иң яраткан шагыйрь.

Аңа бит бу елда

125 яшь тула.

Без аның шигырьләрен, әкиятләрен

Кечкенә вакыттан ук беләбез.

Әби, әни аның турында сөйләгәннәрен

Мәңгегә дә онытмабыз.

Габдулла Тукай дөньяда бик аз яшәгән,

Аның тормышы авыр һәм фаҗигале булган.

Кечкенә вакыттан ятим калып,

Ул үзе дә бездән бик тиз киткән.

Безгә ул зур мирас калдырган,

Тукай абый күп шигырьләр, әкиятләр язган.

Аның геройларын: "Су анасы", "Шүрәле"е барысы белә.

Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә – мәңгегә.

 

Измаил Бихтеев, Әстерхан өлкәсенең Кызан авылы урта мәктәбе укучысы

gabdullatukay.ru, 2011 ел


Комментарий язарга


*